|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2022 Криминал
“Син моны карап торачаксың!”Омск өлкәсенең Юрьевка авылында 22 гыйнварда коточкыч вакыйга булган иде. Төнлә 17 яшьлек үсмер, йөргән кызы алдан ук ишеген ачык калдырган йортка кереп, йоклап яткан ир белән хатынны һәм аларның ДЦП авырулы кызларын терлекләрне чала торган пычак белән суеп үтерә. Үзенә һәм сөйгәненә шик төшмәсен өчен, йортка таныш булмаган ир килеп керде дип, укучы кыз, (аңа 14 яшь) 6 яшьлек энесен алып, күршеләргә чыгып йөгерә. Шушы ук версияне ул полицейскийларга да сөйли, әмма алар үсмер кызның күрсәтмәләрендә шикләнә. Кабат сорау алганда кыз барын да сөйләп бирә.
Омск өлкәсенең Тикшерү комитеты вәкиле Лариса Болдинова сүзләре буенча, укучы кыз әнисен һәм үги әтисен үтертерегә дип йөргән егетен үзе котырткан. Чөнки өлкәннәр аларның мөнәсәбәтләренә каршы булган. Ул гына түгел, 10 яшьлек инвалид сеңлесен карашасы килмәгәнгә күрә, аны да үтерергә кирәк дип тәкъдим иткән.
Әти-әнисен үтертергә “заказ” ясаган кыз бу вакыйганың кайсыбер детальләрен сөйләгән. Үтерүне башкарырга тиешле егет кыз янына төнлә килә һәм син әзерсеңме, дип сорый. Җиңенә яшергән пычагын күрсәтә. Һәм: “Син моны карап торачаксың”, – ди. Әмма коточкыч канкоешны кыз күрми. Ул күрше бүлмәдә була. Һәм барысын да ишетеп тора. Әнисе дә, үги әтисе дә уяналар. Үтерүче егетне таныйлар, ачыргаланып кычкыралар...
Бу кыз күрсәтмә биргән видеоны карадым. Сүзләрендә һичбер үкенү, гаебен тану булса... Гомер бүләк иткән әниеңә, бер гаепсез, ярдәмгә мохтаҗ авыру бертуганыңны үтертерсеңме? Каян килә үсмерләрдә мондый вәхшилек? 14 яшьлек үсмер бала-чага түгел, тотылачагын, барысы да ачыкланачагын аңларга тиеш бит?
Хәзер аңа сөйгәне дә кирәкми, әнисен дә, туганнарын да күрмәс. Бар күргәне рәшәткә аша булыр...
Фото:Омск өлкәсе буенча Тикшерү комитетыннан.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|