|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2022 Мәдәният
РСФСР халык артисткасы Зинаида Кириенконы 15 февральдә җирләячәкләрРСФСРның халык артисткасы Зинаида Кириенконы 15 февральдә Троекур зиратында җирлиячәкләр. Бу хакта Россия кинематографистлар берлегендә хәбәр иттеләр. "Тихий Дон" йолдызы белән хушлашу мәрәсиме Мәскәү вакыты белән 11:00 дә Кино йортының Зур залында узачак. Исегезгә төшерәбез, Кириенконың үлеме турында җәмәгатьчелек 12 февральдә белде. Үләр алдыннан ул хастаханәгә коронавирус белән эләккән.
Актриса 88 яшендә вафат булды. Хастаханәдә табиблар аңа ашказаны асты бизе яман шеше һәм геморрагик инсульт диагнозы куйганнар. Зинаида Кириенко өлешчә параличланган булган.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|