|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2022 Шоу-бизнес
"Мине дә чакыручылар күп булды": Чәчкә челтәрле бизнестагы сәхнәдәш дуслары турында үз фикерен әйттеҖырчы Чәчкә инстаграмда "сетевой бизнеска" кереп киткән сәхнәдәш дуслары турында фикерен әйтте. Аның сүзләрен "Матбугат.ру"да түкми-чәчми җиткерәбез: "Минемчә, акчаның исе юк! Миңа еш кына «Нигә челтәрле бизнес белән шөгыльләнмисез?» дип язалар. Мин бу төр бизнеска бик уңай карыйм. Аны әле бөтен кеше дә булдыра алмый. Булдырганнар — молодцы!
Минем хезмәттәшләрем арасында да әлеге бизнес белән шөгыльләнүчеләр шактый. Мине дә чакыручылар күп булды. Ләкин челтәрле бизнес минем өчен түгел. Эшнең яхшысы яки начары юк. Кайда эшләсәң дә, күңел биреп эшләсәң, нәтиҗәсе яхшы була. Аеруча бу пандемия вакытында. Кем кайда, ничек эшли ала — шулай эшли!" - ди җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|