|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2022 Әдәбият
“Ярты миллион акча мени инде ул”Соңгы вакытларда ТНВ каналында татар телендәге тапшырулар саны көннән-көн арта. Сыйфат буенча да яхшырып килүче бу тапшыруларның һәрберсенең үз тамашачысы бардыр. Минем үземнең яратып карый торганнары — “Таяну ноктасы” һәм “Ком сәгате”. Ник дигәндә, алар әңгәмә һәм бәхәс рәвешендә бара, алып баручылар тарафыннан оста итеп формалаштырылган сораулар куела һәм төгәл җаваплар алына. Минем карашка, бернинди артык вакыт уздырулар, кирәкмәгән демагогия, кешегә кызыклы булмаган әйберләр юк боларда. Бүген дә “Таяну ноктасы” тапшыруын карап утырам. Сүз ел азагында узган әдәби конкурсның йомгаклары турында бара. Монда конкурсның комиссия әгъзалары белән беррәттән әдәбият белгечләре һәм шул конкурста җиңеп чыккан язучылар, шагыйрәләр дә катнаша. Моңа охшаш бәйгеләр еш үтеп торса да, бу юлы игътибарны призлы урыннарга билгеләнгән акчаның күләме шактый зур булуы җәлеп иткән икән. Татар әдәбиятының үсешен күтәрү, аны популярлаштыру һәм укучыларга тәкъдим итү максатыннан оештырылган әлеге конкурс өчен бирелгән андый зур чыгымнар әлбәттә уңай күренеш һәм дә мактауга лаек. Ә минем бу тапшыруны кызыксынып каравымның тагын бер сәбәбе бар.
Безнең районда эшләп килүче әдәби түгәрәкнең ватсап группасында бер белдерү барлыкка килде. Анда соңгы бер ай эчендә үткәрелергә тиешле татар телендәге әдәби конкурс турында әйтелгән. Тулысы белән урыс телендә берничә биттә язылган конкурс шартларын укып чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәклеген исәпләп, аның белән танышуны бүтән вакытка калдырсам да, азактагы призлы урыннарга биреләчәк акчаның күләменә барыбер дә күзем төште. Конкурс шартларын өстән-өстән генә карап чыкканда, анда җибәрергә тиешле әсәрне язу өчен куелган срокка да игътибар иттем. Шулай итеп, бу бәйгедә катнашырга тиешле кеше шигырь, хикәя, поэма, повесть яисә роман язып, шуларны кәгазь битләренә бастырып, почта аша җибәрергә, ә иң мөһиме — шушы вакыт кысаларына сыярга тиеш. Почтаның хәзер ничек эшләвен дә исәпкә алсаң, иҗат өлешенә нәкъ ике атна кала дигән сүз.
Гомумән реаль булмаган бу әйбергә вакытны уздыруны кирәк тапмыйча, инде аның турында онытып барганда, җәмәгатемнең дә күзе төшкән бит шушы конкурс турындагы игъланга. Минем аңлавымча, ул да аның шартларына игътибарны артык бирмичә генә, акчалата приз турындагы өлешен генә укыган булса кирәк. Галимнәрнең төрле өлкәләрдәге күп кенә ачышларының сәбәпләре аларның хатыннарының да моңа этәргеч бирүе икәнлеген искә алсак, минем дә шундыйрак хәл булды. “Кайчан карама вакыт уздырып шул ноутбугың каршында нидер язып утырасың, син дә язып җибәр берәр нәрсә. Анда да әллә нинди мөгезле кешеләр катнашмыйдыр әле, булган барлык язучылар монда комиссия членнарына кереп беткәннәр түгелме соң?” — диде бу миңа. Комиссиягә уннан артык кеше кергән булса да, укый-яза белүчеләр алар белән генә бетми бит. Тукай бабай әйткәндәй, “халык моңлы ул, әдип ул, шагырь ул”, бигрәк тә акча бирәбез дип торганда халыктан әллә нинди казанышлар көтәргә була. Шулай да җәмәгатем минем кара кысалы күзлегемә карап торганнан соң: “Туфаным минем”, — дип тә өстәп куйгач, каршы килергә мөмкинлек калмады. Ул мине электән үк, шул кара кысалы күзлекне кигән саен Туфан Миңнуллинга охшата, инде ун еллап бардыр. Ул вакытта ниндидер әдәби әсәр язу түгел, квитанцияләрдәге исем-фамилияне дә хатыннан гына яздыра идем. Тик нәкъ менә бүген үземне шул бөек язучы белән чагыштыру ни өчендер күңелемә сары май булып ятты. Алай берничә сәгать эчендә ниндидер роман язып атарга дәртләндермәсә дә, ничек тә җәмәгатемнең бу тәкъдименнән котылып калу юлларын уйларга этәргеч бирде.
Күптән язылып килгән бер җыентык бар иде, шуны тормыш күбәләгемнең флешкасына яздырдым да, кулына тоттырдым. “Боларны кәгазьгә бастырып чыгарырга кирәк башта, икешәр экземпляр булуы кирәк дип язылган”, — дип аңлатып бирдем. Бу бит хикәя генә түгел, ә тулысы белән бер җыентык, димәк, минем уйлавымча, аны кәгазьгә бастырып чыгару күпмегә төшәчәген белү белән җәмәгатем бу уеннан кире кайтачак. Ләкин сез минем хатынны бик белеп бетермисездер әле. Татар халкында “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән бик тә матур мәкаль бар бит. Менә шул мәкальдәгечә, мин тырыша-тырыша җиде кат үлчәгәндә, җәмәгатем инде күптән кисеп куйган була. Икенче көнне үк пачкасы белән принтердан чыккан кагәзьләр китереп тоттырды бу миңа. “Синең ул конкурс шартларында язылганча олы шрифт белән бастырсаң 189 бит чыга монда, хәрефләрен кечерәйтеп тә әллә никадәр булды әле бу. Язучыларның китапларындагы хәрефләре тагын да кечкенәрәк, укыйбыз бит әле, бер дә зарланмыйбыз, алар да укып чыгарлар”, — дип аңлатты. Әлбәттә, акчаны кызганып әйтүе түгел, ә язылган әйбернең күләме артык зур булуын күздә тотуы моның. Бернишләп булмый, тагын берничә мең сум түләп, тиешенчә бастырып алып кайттым боларны. Анкеталарны да тиешенчә тутырып, почта бүлегендә боларның барысын да посылкага сыйдырып, адресларын язып, Казанга озаттым. Ике көннән барып җитә дип аңлатсалар да, әле ун көн бар бит, димәк вакытына сыешабыз. Әлбәттә, электрон почта аркылы да, күрсәтелгән адресларга шартын туры китереп күптән җибәргән идем инде, анысы бит аның секундында ук барып җитә. Өстән бурыч төште, җәмәгатем алдында намусым чиста, ниндидер урыннар, акчалар турында уйлап та караган юк. Ләкин шулай да конкурс йомгакларын игълан итү көне якынлашкан саен күңелдә ниндидер бер өмет барлыкка килде. Язмамның конкурс шартларына бик туры килеп бетмәвен белсәм дә, әллә нинди максатлар куймасам да, өмет дигәнең шайтан белән бер икәнен беләсез бит инде. Лотерея уенында миллион сум оту турында хыяллану сыман, күңелнең әллә кайдагы бер почмагының түрдәге кечкенә генә тартмасында ниндидер өмет чаткылары шәйләнә башлады.
Кызык, әгәр дә һич көтмәгәндә бер-бер хәл булып куйса хәбәр итү бар микән ул? И-и, хәзер бит интернет заманы, электрон почтамның адресы бар, ике-өч сүз генә язып салу бернигә дә тормый. Элек кенә ул хатларны көтә-көтә күзләр күгәреп бетә иде. Ә хатларның да төрлесе була бит. Без мәктәптә укыганда балалар өчен “Яшь ленинчы” дигән газета чыга иде. Бервакыт, бишенче сыйныфта укыганда, классташыбыз Шакиров Илһам шул газетадан килгән хатны конверты белән алып килде. Кып-кызыл төстәге конвертның тышына “Яшь ленинчы” газетасы логотибы төшкән һәм быргы кычкыртып торучы пионер сурәтләнгән. Илһамның сөйләве буенча, ул газетага ниндидер мәкалә язып җибәргән дә, бастырып чыгармасалар да, редакция рәхмәт әйтеп, язмаларын тагын да көтеп калулары турында белгертеп, җавап хаты җибәргән. Әйткәнемчә, бу Илһамның сөйләве буенча, чөнки хатны да, язылган адресны да күрү безгә насыйп булмады, әле конвертны да кулга бирмичә читтән генә күрсәтте. Ис китмәгән кыяфәт чыгарырга тырышсак та, безнең ак көнләшү тулы янып торган күзләр, ачылып китеп ябылмыйча калган авызлар киресен сөйли иде. Миңа калса, шул көнне класстагы утыз бер баланың барысы да газета-журналларга ниндидер язма җибәреп, шундый матур конверт эчендәге җавап хаты алу хыялы белән яна башлады.
Конкурс тәмамланырга әле ике көн бар, ә мин инде бүген үк “Таяну ноктасы”нда шул бәйгенең комиссия членнары һәм анда җиңеп чыгучылар катнашында тапшыру карыйм. Катнашучыларның исемнәрен монда атап тормыйм, алар барысы да хөрмәткә лаеклы кешеләр. Бу тапшыруны караганнан соң туган фикерләремне генә язам. Конкурс татар әдәбиятын үстерү, татар телендә иҗат итүчеләрне активлаштыру, яңа авторларны ачыклау максатыннан оештырылган һәм премия өчен күп күләмдә акча бүлеп бирелгән (дөрес аңлаган булсам, беренче урын өчен ярты миллион сум турында сүз барды). Конкурска килгән язмалар саны меңнән артып киткән икән һәм аларның күбесенең сыйфатлары уртакулдан түбәнрәк булуын әйттеләр. Бу язмаларны укып чыгарга мәҗбүр булган жюри әгъзаларын тыңлаганда аларны хәтта кызганып та куясың. Чынлап та зур эш башкарылган, җиңүчеләр билгеләнеп, тиешле бүләкләрен алганнар. Һәркем ул мәсьәләдә үзенең фикерен әйтте, өч номинациядә дүрт премия алган, бер журнал редакциясендә эшләүче ханым, тыйнак кына итеп: “Ярты миллион акча мени инде ул”, — дип белгертте. Шулай итеп, конкурс уздырылды, шактый гына акча тотылды һәм шуның нәтиҗәсендә татар әдәбияты тагын бер баскычка югары күтәрелде.
Мин монда абруйлы кешеләр авызыннан уртакул язмалар татар әдәбиятын чүпләве турында белдем һәм үземне шул “чүпләүчеләр” рәтенә язып куйдым. Үзләре конкурсның вакытлары чикле булуын, бу кыска гына вакыт эчендә сыйфатлы әсәр язу мөмкин түгеллеген дә искәртеп киттеләр. Шулай да арабызда даһи язучылар һәм шагыйрьләр бар икән — моны берничә премия алучыларыбыз исбатлап тора һәм моңа шатланмыйча булмый. Тик минем, дөньяның ачысын да, төчесен дә татыган кеше буларак, бу мәсьәләдә үз фикерем бар. Конкурс оештыру турындагы карар ул бит бер көн эчендә генә барлыкка килми. Аның проектын төзү, комиссия әгъзаларын билгеләү, финанс мәсьәләсен хәл итү шактый гына вакытны ала дигән сүз. Димәк, конкурс уздырылуы һәм зур күләмдә премияләр билгеләнүе турындагы мәгълүмат күптән барлыкка килгән. Ә ике кеше белгән әйберне барысы да белә дигән хакыйкатькә таянсаң, әдәбият өлкәсендә кайнаучылар, бу конкурска бераз гына катнашы булганнарның таныш-белешләре алдан ук хәбәрдар булмый калмаганнардыр дип уйларга җирлек бар. Акча булган җирдә бөтен әйбер дә тоташ гаделлеккә корылган дип әйтә алмыйм, чөнки мин үзем дә адәм баласы, мөмкинлегем булса мин дә шулай эшләр идем.
Шулай ук егерме еллар элек Татарстан телевидениесендә барган бер тапшыру искә төште. Анда танылган артистлар, җырчылар һәм билгеле кешеләр тормыш иптәшләре белән бергәләп килеп, үзара ярыша иделәр. Шунда рәсем ясау конкурсы да бар иде. Менә кемнеңдер портретын ясыйлар, Тинчурин театры артисты шулкадәр оста итеп ясый, чын рәссам диярсең. Әмма монда вакыт бик кыска бирелгән, бер минутмы, әллә берничә секунд кынамы шунда. Катнашучыларның ясый башлаган портретларын тартып алдылар да, шуларны бәяли башладылар. Соң, шул кыска гына вакыт эчендә ничек портрет ясап җитешмәк кирәк ди, бер кашы булса икечесе юк, борынын ясаса колагын ясарга җитешмәгән. Булып узган әдәби конкурс турында уйлаганда нишләптер шул рәсем ясау ярышы искә төште. Кемдер инде алдан белеп, ярты ел эчендә әйбәтләп, буяулар белән ясаган искиткеч матур портретын җибәрсә, икенче кешенең берничә секунд эчендә ясалган кашсыз һәм колаксыз баш сурәте килеп чыга. Тик бу очракта рәсемнәр урынында әдәби әсәрләр дип күз алдыбызга китерик.
Мин үземнең язган әйберем ниндидер бүләк алыр дигән уйны башка да китермәдем һәм минем максатым да бүтән иде. Әле үземнең татар әдәбиятын “чүпләүче” язмамны укырга мәҗбүр иткәнем өчен комиссия әгъзаларыннан гафу үтенәсем дә килә. Ә бәлки гафу үтенеп тору кирәк тә түгелдер, минем берничә мең сум акча тотып, әзерләп җибәргән язмалар, гомумән, тиешле адреска барып та җитмәгәндер, әле һаман да почта бүлегендә ятадыр. Безнең балачактагы сыман пионер сурәте төшкән конверт җибәреп тора торган заман түгел хәзер. Тик шулай да конкурста катнашырга теләк белдергән кешенең әзме-күпме тырышлыгын исәпкә алып, электрон почтага өч сүз язып буладыр бит. “Әсәрегез конкурста катнашты” дигән мәгълүмат булса, бәлки синең белән дә бераз гына санлашулары булып кабул ителер иде.
Конкурс тәмам, куйган максатларга ирешелгәндер, финанс чыгымнары үзләрен аклагандыр дип уйлыйк. Мондый конкурслар тагын да уздырылып торсын дигән теләктә калабыз. Тик яңа авторлар гына ачыкланды микән, алар үзләренә булган мөнәсәбәтне дөрес аңлаганнармы — монысы бераз гына сораулар тудыра. Яңа әсәрләр туып торсын, аларны укып барыбызга да хозурланырга булсын. Ләкин алар газета-журналларда басылып чыгармы, әллә инде призлы урынны алып, күп акча иясе булыр өчен киләсе конкурсны көтәрме — анысын вакыт күрсәтер.
Фото: пиксабай
Марат ИСХАКОВ, Азнакай |
Иң күп укылган
|