поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.02.2022 Язмыш

"Апамның иреннән бәби көтәм..."

Беренче мәхәббәтнең нинди тылсымлы һәм татлы хис икәнен аңлатып тору кирәкме икән? Тик кайчак беренче мәхәббәт саф һәм чиста булып кына калмый икән шул. Әминәнең беренче мәхәббәт тарихы – гомерлек яра булып калды. Бу вакыйгадан бәлкем кем дә булса сабак алыр.

Сания белән Әминә – бертуган апа белән сеңел. Һәрчак чын дуслар булдылар. Әминә кара чәчле, кара күзле нечкә билле сылу кыз. Ә апасы киресенчә, егетләрнең игътибарын бик җәлеп итми иде. Әминә 18 яшендә бер егетне ошатып йөри башлады. Мәхәббәт, ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта, ди шагыйрь – бу сүзләр белән килешмичә булмый. Әминә белән Маратның мәхәббәт тарихы шундый сихри, тылсымлы тоела иде. Мәктәп бетергән яшьләр, дөньяда чын мәхәббәт хисләренә күмелеп очраша башладылар. Ләкин көтмәгәндә Маратны армия сафларына алдылар. Әминә аны көтәргә вәгъдә биреп калды. Кыз ул арада медицина университетына укырга керде. Җәйге ялларда аларны Санкт-Петербургка эшкә җибәрделәр. Ул арада Марат армиядән кайта, ә Әминә икенче шәһәрдә кала. Бер дә уйламаган җирдән Марат
 
Сания белән очраша башлый. Санияның иптәш кызлары :
- Бу әллә синең сөйгән ярыңмы? Нишләп ул сине каршы ала соң? – дип сорыйлар.
- Юк, кызлар. Ул минем сеңлемнең сөйгән яры. Без аның белән дуслар гына, – дип җавап бирә Сания.
 
Әминә Петербургтан каникулларга кайтканда апасы белән сөйгән егетенең аралашуын белми дә кала. Шулай итеп, Әминә, Сания һәм Марат авыл урамнарын әйләнеп, җәйге кичләрне бергә үткәрәләр. Әминәнең кабат укырга китәр вакыты җитә. Озак та тормый туган яктан шаккатыргыч хәбәр килә: Сания белән Марат никах укыта. Никах?! Бу хәлне беркем дә көтмәгән була. Марат – Әминәнең егете бит.
 
Шулай да егет никах алдыннан Әминәне күреп, аңа барысын да аңлатырга карар кыла. Очрашкач, алар кабат мәхәббәт дулкынына чумалар. Егет Әминә янына ни өчен килгәнен дә оныта. Сания исә, юлда берәр хәвеф-хәтәр булмаганмы дип, тәмам кайгыга төшә. Марат Әминә янында озак юанганнан соң үзенә ак костюм сатып ала да юлга кузгала. Егетнең Сания белән никах укытасын, аның белән гаилә тормышын алып барырга җыенганын Әминә белми дә кала.
 
Яшьләр туйны декабрьга билгелиләр һәм туганнарга хәбәр итәләр. Тик туйда Әминә булмый. Соңыннан Сания сеңлесенә телефоннан шалтыратып, “Син ник туйга кайтмадың?”, дип сорый. Әминә бу минутларда нинди хисләр кичергәнен аңлатып бетерә алмас:
- Мин телефон тотып басып торам. Бу сүзләрне ишеткәч, бар дөнья туктап калды. Күзләремнән кайнар яшьләр агыла башлады. Марат яныма килгәч, авылда эшемне ташлыйм, сине генә яратам, күченеп киләм, дип әйткән иде. Мин бит аңа ышандым... Ә хәзер нишләргә? Мин бит аннан бәби көтәм...
 
Чит шәһәрдә бер якын кешесе дә булмаган Әминә үзен кирәксез итеп тоя башлый. Туачак баланы нишләтергә белми. Чарасызлыктан баланың гомерен өзә. Еллар үткәч, шушы ахмаклыгы өчен бик нык үкенә үкенүен. Ләкин вакытны кире борып булмый шул. Ул икенче егеткә кияүгә чыга, әмма аларның балалары булмый.
 
Биш елдан соң Әминәгә энесен җирләргә авылга кайтырга туры килә.  Бертуган апасы һәм беренче сөйгән ярын кабат күрү аның яраларын яңарта. Вакыт бар яраларны да төзәтә ала, диләр. Әмма кеше тормышында төзәлә алмастайлары да кала икән. Еллар узу белән Әминә аянычлы мәхәббәт тарихын онытса да, әмма Маратны кичерә алмый.
 
Язмыш – иң явыз укытучы, аннан качып булмый. Бу вакыйга мәхәббәт белән ялган янәшә тора алмавын исбат итә кебек...
 
Илгизә Галиуллина
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»