|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2022 Сәясәт
Иннополиста Игорь Носов белән хушлаштылар
Иннополис шәһәрендәге Попов исемендәге технопаркта Игорь Носов (ул Татарстанда төрле вакытта төп вазифалар биләде, шул исәптән «Иннополис» махсус икътисади зонасын җитәкләде) белән хушлашу мәрасиме узды. Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов Игорь Носовның «якты, иҗади, профессиональ, бик ачык кеше, чын джентльмен» булуын билгеләп үтте.
«Бу кеше үз гомерендә берничә язмышка бүләргә мөмкин булган эш башкарды», - диде Шәйхетдинов.
Ул Носовның «Иннополис» махсус икътисади зонасының чишмә башында торуын искәртте, дип яза Татар-информ.
«Бер нәрсәне зур ышаныч белән әйтергә мөмкин: ул бу шәһәрнең дә, һичьюгы бер тапкыр очрашкан кешеләрнең дә күңелендә һәрвакыт калачак, чөнки әлеге кеше онытылмаслык уңай хис-кичерешләр генә калдырды», - дип искәртте вице-премьер һәм «бер үк вакытта татарча да, инглиз телендә дә искиткеч яхшы сөйләшкән кешене күргәнем юк иде әле» дип өстәде.
--- |
Иң күп укылган
|