поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
10.02.2022 Ана теле

Тел һәм җыр. Сүз - умыртка күзәнәге. Асыл сыйфаты: мәгънәле һәм хисле (ДӘВАМЫ)

“Туган телем – иң ышанычлы мөлкәтем, аны миннән беркем тартып ала алмый, ә мин аны көн дә бушка диярлек өстәп тора алам”. Бу гыйбарә язмаларыбызга эпиграф була алмасмы?

Сөйләмебезгә көндәлек тәэсир итүче җырның телебез хәзинәсеннән файдалануның нинди мул мөмкинлекләрен ачуы шаһиты буларак һәркайсыбыз аның уңай һәм дә тискәре мисалларын туплый килә. Күзәтеп, уйлануларыбызны дәвам иттерик.  “Тел кытыршылыкларын” фәнни нигездә анализларга тырышып карарга ниятләгән идек. Бу кыйблада бездә нәзәри тәҗрибә бармы соң? Ә  моның белән фән нигә шөгыльләнергә тиеш? Телдән башка җыр булмавы болай да аңлашыла бит инде! Ә менә җырның телебезне яшәтүдәге урыны турында уйланабызмы, гәпләшәбезме?  Бу чыннан да сөйләшү, уйлану темасыдыр.  Фән нәкъ шуңа әһәмият бирергә тиештер дә. Бу юнәлештә бөтенләй үк хәрәкәтсез түгелбез икән. Менә архивымда  җыр темасына соңгы елларда якланган ике кандидатлык диссертациясе авторефераты сакланган.  Берсе әдәбият нәзариясенә (теориясенә) караган – Ким Миңнуллинның “Татар шигъриятендә җыр жанры” дигән темага, икенчесе, тел фәненә караганы – Айгөл Биктимерованың “Татар халык җырларында лингвистик һәм ономастик поэтика” дигән темага. Икесендә дә җырның телебезгә, телебезнең җырга уңай тәэсирен тарихи бай фактларга нигезләнеп дәлилләнә, бүген дә гамәли әһәмиятле нәтиҗәләр ясала. Җыр темасы белән фәннең дә шөгыльләнүен хупларга гына кала. Бүген безне башлыча фәнни фикерләүдә җыр+тел мөнәсәбәтенә караган  фикерләр кызыксындыра.
   
К.Миңнуллин мәгълүматы.  Җанр буларак җырны фәнни өйрәнү 60нчы еллар башында башлана. Н.Юзиев, И.Надиров, М.Мәһдиев, Т.Галиуллин күзәтүләре басыла. З.Сәйдәшева татар профессиональ җыры турында беренче монография яза. Театр һәм җыр темасы куертыла.
   
Хәзер килеп фәндә ниндиерәк тезисларны ачыклау ихтыяҗы бар?  дигәндә шәхсән үзем берничә мәсьәләне тәгаенләр идем.
     
Җырны җыр иткән, тел белән характерлана торган сыйфатлары бармы? дигән сорау куйсак, “Үзәге-умырткасы” дияр идем.  Үзәге бармы? дип аталган парча язганмын:
   
Җыр –  үзенә бер әсәр: эчтәлеге белән дә, төзелеше белән дә бербөтен. Бөтенлеге белән камил.
   Иң башта аның үзәге булу зарур. Җелеге дип тә атыйм. Шунсыз җыр була алмый. Әлбәттә, мәгънә үзәге: “әни турында”, “мәхәббәт турында”, “авылым турында” ... Тик бу әле бик гомуми, томанлырак. Үзәк ул күз алдына предмет буларак, аеруча  сурәт булып килеп басарга тиеш. Манзара булып: (“Бер кыр казы калды аерылып, үзе очып барган төркемнән”; “Мин борылып карадым: ул борылып карамады микән дип”; “Иңнәренә көянтәләр элеп / Ак каеннар юлга тезелгән (Айдар Фәйзрахманов җырлый); “Елмаеп чыгасың тирмәңнән / Чәчеңне җилләргә таратып үтәсең”;  Яисә җанга якын шигарь-нәсихәт булып: “Мин яратам сине Татарстан!”,“Елама, елама, елама, тикмәгә түгелдер кар ява; Тәрәзә янында кыз бала”). Яисә бик тәэсирле сурәт парча булып: ”Кошлар кайта безгә син һаман юк”; “Нигә, нигә синең шаян күзләр күзләремә болай багалар”; Яисә фәлсәфи бер уйлану мизгеле булып: “Һәр көнне төшемә керәсең”; “Елга ярын сагынып елый диңгезнең дулкыннары”; ”Үтте дә китте яшьлегем”; “Кайгыларым алып китим // Бүтәннәргә калмасын” (М.Шәмсетдинева, Харрас Әюпов, Айдар Фәйзрахманов); Бала җырлый: “Илләр турында уйлыйм мин / Нәни димәгез миңа!”; Яисә үзенә бер тасвирый яки хикәяти (вакыйгасы, сюжеты булган) әсәр сыйфатында: (“Казаннарга барасым бар әле”. Расих Ханнанов сүзләре дию генә җитми, хикәясе сорала кебек); Яисә “Утыр әле яннарыма”;  “Мин сине яратам, барыбер үземә каратам...”; Зөлфәт Хәким җырларын бер радиотыңлаучы “Миниспектакль”, дигән иде.
   
Исегезгә  төшерегез әле: Зилә Сөнгатуллина җырлаганда җырны үзенә бер әсәр итеп тоясың – аның техникасы сизелә, хәтта күренә дә кебек: ритм, төгәллек, рифма, авазларның, тын-сулышның төгәл бирелеше, аларның дөрес бәйләнешен тоя, шуны тоюдан, шуны тыңлаучыга да җиткерә алудан ләззәт, тәм табуы миңа да килеп җитә, аңлашыла, ләззәтләндерә. Моңа, чыннан да, үзенә бер сәләт, кодрәт-көч кирәктер! 
   
Менә үзегез тоемлагыз әле. Сагнам илкәйне, илкәй белән бергә сагнам яшьли сөйгән иркәмне; Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы (Гөлҗамал); Күзләреңне тутрып карарсыңмы // зәңгәр таудан яулык болгармын; Гомрем буе көтәм берәүне; Һәркемнең дә үз хәсрәте була торгандыр инде; Керим әле урманнарга / каеннар арасына /бәлки дәва табалырмын / Йөрәгем ярасына; Я суга сал, я утка сал / я кайгымнан арала; Жидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым... Сез каласыз инде, без китәбез... ерак  илләргә; Хәтерлә син иркәм аерылган таңнарны / һичбервакыт сөймәм дидең башка ярларны; Син гомер агышларым / син минем сагышларым / югалту, табышларым; Әллә нигә сине сагынам /әллә нигә сине яратам; Хыялыма китәр идем кыр казлары артыннан;
   
Җырга мондый “үзәк” нигә кирәк?  Тыңлаучының җырны тыңларга алынуының да сәбәбе ул аның төп максатын-умырткасын тоя алырмынмы, ул миңа ни дә булса бирерме дип уйлаңудан башлана.
   
Бу шактый катлаулы психологик, хәтта фәлсәфи күренеш булып, аны ачыклау өчен үзенә бер әңгәмә сорала булса кирәк. Бергәләп әзерләник әле.
                                                      Илдар Низамов,
                                филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 10.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы