|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2022 Бәйге
"Тәэсир" бәйгесенә эшләр кабул ителә. 10 көн вакытыгыз бар!Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырган «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесенең февраль аендагысы дәвам итә. Катнашырга теләүчеләр, эшләрегезне 20 февральгә кадәр җибәрергә ашыгыгыз. 10 көн вакытыгыз бар! Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында катнашучылар күп булу сәбәпле, «ТӘЭСИР» конкурсын оештыручылар тарафыннан аны гыйнвар, февраль һәм март аена да озайтырга дип карар кабул ителде. Катнашыгыз! Видеороликларыгызны сылтама итеп 20 февральгә кадәр bayge.tatar@mail.ru адресына җибәрегез. 1 урынга – 50 мең сум, 2 урынга – 30 мең сум, 3 урынга – 20 мең сум тапшырылачак. Бөтен шартлар Bayge.tatar сайтында. 12+ |
Иң күп укылган
|