|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2022 Спорт
Камилә Вәлиева допингка тест уза алмаган дигән хәбәр чыктыInsidethegames басмасы «Россия фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева допингка тест уза алмаган» дип хәбәр итте. Басма белешмәсе буенча, нәкъ менә 15 яшьлек Вәлиеваның тикшерү нәтиҗәсе Россия җыелмасын Пекиндагы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда турнирының алтын медальләре белән бүләкләү тантанасы тоткарлануга сәбәп булган. «Вәзгыять Бөтендөнья допингка каршы кодексы кагыйдәләре буенча аның „якланган зат“ булуы белән катлаулана. Ягъни допингка каршы кагыйдәләрне бозу вакытына ул уналты яшь тулмаган спортчы булып тора. Шуңа күрә Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле булса, рәсми рәвештә идентификацияләнә алмый», — дип китерә Insidethegames сүзләрен Татар-информ.
Шулай ук Вәлиеваны гаепле дип танысалар, 16 яшь булмау сәбәпле, аңа җиңелрәк җәза билгеләнә, диелгән хәбәрдә. Ә менә аның тренерлары һәм башка вәкилләре аерым тикшереләчәк.
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|