поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.02.2022 Киңәш-табыш

Хиҗама ясату файдалымы? Балаларга да ясыйлармы?

Хиҗама, ягъни кан чыгарып сихәтләнү, пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында ук кулланылган дәвалау ысулы. Әлеге процедура ярдәмендә организм зарарлы матдәләрдән чистарына, агу белән туенган каннан арына. Соңгы вакытларда аны ясатучылар саны артты. Моның сәбәпләре нидә? Бу хакта без хиҗама ясаучы тәҗрибәле шәфкать туташы Луиза Зиннурова белән сөйләшеп алдык.

– Луиза ханым, хиджама ясатып, нинди авыруларны дәвалап була?
 
– Дамаск медицина университетында үткәрелгән тикшеренүләр, хиджама ярдәмендә югары кан басымын дәвалап, кандагы шикәр микъдарын киметеп, һәм холестеринны нормага китереп булуын ачыклаган.  Шулай ук әлеге процедура эритроцитларның артуына һәм организмның шлаклардан арыныуына да сәбәпче булып тора. Француз галиме, медицина фәннәре докторы, профессор Кантель да хиджама ясаткан пациентларда лейкоцитларның интерферонны 10 тапкырга күбрәк җитештерүен әйтә. Бу исә кешенең иммунитеты ныгуына зур этәргеч бирә.
 
– Хиджама ясатыр алдыннан ниләр эшләргә кирәк?
 
– Кан чыгартыр алдыннан кан басымын тикшерергә һәм ким дигәндә 3 сәгать ашамаска кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә канны ач карынга чыгарттыра торган булган. Су яки соклар эчү тыелмый. Хәтта процедура вакытында да бер-ике йотым су эчеп куярга була. Кан чыгарттыручы табибка булган чирләр турында  әйтергә кирәк. Мәсәлән, йогышлы авырулар булса, табиб үзен саклау чаралары күрергә тиеш. Кан алдырганнан соң, кимендә бер тәүлек авыр физик эштән саклану зарур. Шулай ук бер тәүлек бик салкын яки бик кайнар эчемлекләр дә эчәргә ярамый. Кан чыгарткан урынны туңдыру да файдага түгел. Хиджамадан соң кимендә 3 сәгать тозлы ризыклардан тыелырга кирәк.
 
–  Аны кечкенәләргә дә ясыйлармы?
 
– Хиджаманы балаларга да ясатырга ярый. Адәм баласы дөньяга килде икән, чирләгәндә аны үләннәр, хиджама, сөлекләр белән дәваларга кирәк. Мин диатез белән интеккән 6 айлык балага хиджама  ясадым,  әлхәмдуллиләхи, чире  узган. Бер яшькә кадәрге балаларга – бер банка, ә ике яшьтән ике банка куела. 
 
– Бер ханым, хиджама ясаткач, авырга уздым дигән иде.  Мондый хәлнең булуы мөмкинме?
 
– Бу өлкәдә 15 ел эшләү дәверендә әллә нинди язмышлы кешеләр белән очрашырга туры килде. ЭКО һәм башка ысуллар белән дәваланып та, ана булу  бәхетенә ирешә алмаганнар миңа килә. Хиджама ясап, каннарын чистартканнан соң, мин аларны тагын чакырам. «Луиза апа килә алмыйм, ачуланмагыз инде. Тест белән тикшергән идем, балага узганымны белдем», – дип шалтыратып, шатлыклары белән уртаклашалар. Канны чистарткач, хатын-кызларның күпчелеге авырга уза.  

– Бу юлны сайлавыгызга нәрсә этәрде?
 
– Үзем, сөлек һәм хиджаманың файдасын күрдем һәм кешеләргә ярдәм итәсем килде. 2005 елда миңа кинәт кенә операция ясарга тиеш иделәр. Операциягә әзерләнә башлагач, мин куркып калдым һәм операциядән баш тарттым. Танышларым сөлек салып карарга киңәш иттеләр. Шуннан соң хәлем яхшырып китте. Һәм мин көн аралаш үземә-үзем сөлек куярга тиеш булдым. Шулай итеп мин әкрен генә кан белән эшләргә ияләштем. Кечкенә вакытымда каннан бик курка, кан күргән саен аңымны югалтып егыла идем. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, хисапчылыкка укыдым. Ә теләгем кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту иде. Хәлем яхшырып, сәламәтлегем ныгыгач, укып, кече шәфкать туташы белгечлеге алдым, хиджама ясарга өйрәндем. Бүгенге көндә сөлек һәм хиджама белән кешеләргә сәламәтлекләрен кайтарырга булышам. Теләгән кешеләргә дә бу эшне өйрәтәм, укытам. Сертификат та бирәбез.  Сәламәт булыгыз.
Чыганак Шәһри Чаллы
 

Зөлфия ФОАТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 09.02.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»