|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2022 Фаҗига
Теләче районында ирле-хатынлы һәлак булган авариянең ВИДЕОСЫ чыктыБүген Казан — Шәмәрдән трассасының Теләче районына кергән өлешендә коточкыч юл һәлакәте булды. Шаһитлар әйтүенчә, монда Porsche автомобиле белән Ford җиңел машинасы бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында ике машина да юл читенә чыгып очкан. «Җиңел машинада ике кеше — ир-ат һәм хатын-кыз булган. Икесе дә вафат», — дип ачыклык керттеләр юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары.
Татар-информ язуынча, Ford автомобилендә һәлак булучылар — ирле-хатынлы бер гаилә әгъзалары. Аларның икесенә дә 50 яшьләр тирәсе булган.
--- |
Иң күп укылган
|