|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2022 Җәмгыять
Хәлимә Искәндәрованың улы, Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясендә татарча сөйләп шаккаттырган Игорь Носов вафатКүңелсез хәбәр. Бүген "Иннополис"ның элеккеге генераль директоры, танылган актриса Хәлимә Искәндәрованың улы Игорь Носов вафат булган. 2018 елдан ул Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары, ә 2021 елда Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары иде. "Матбугат.ру"га "Бизнес Онлайн"нан билгеле булганча, кичә аңа инсульт булып, комага киткән. Бүген йөрәге туктаган. Апрельдә аңа нибары 44 яшь тулырга тиеш иде.
Хәтерләсәгез, Татарстанның халык артисты, Камал театры актрисасы Хәлимә Искәндәрова һәм Николай Носовның улы Игорь Носов 2015 елда Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе барышында менә дигән итеп татарча сөйләп шаккаттырды.
Бу видеоны кабатлап бирергә булдык. Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын...
--- |
Иң күп укылган
|