поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.02.2022 Авыл

"Ике мәчетле авылда дуңгыз асрау килешми"?

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия апа Бәйрәмова күптән түгел ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка Саба районының Олы Кибәче авылындагы дуңгыз комплексы турында ачык хат юллаган.

Узган ел азагында шушы авылга баргач, авыл кешеләре язучыны дуңгыз тизәге агып яткан кырга алып барган. “Без язып карадык, сүзебез үтмәде, сез әйтсәгез, ишетмәсләрме”, — дип, язучыдан ярдәм сораганнар. Авыл халкы фермадан килгән бик ачы искә зарлана икән һәм дин тотучылар да авылда дуңгыз асрауга каршы, ди.

“СУЛЫШ АЛЫРЛЫК ТҮГЕЛ, ТИЗӘК КЫРГА АГЫП ЯТА”

Фәүзия апа Бәйрәмова Олы Кибәче халкы белән аралашканнан соң һәм үз күзләре белән күргәннәрдән чыгып, дуңгыз комплексы авыл халкының тормышын агулый дип саный.
 
— Олы Кибәче авылы бай, матур яши, чөнки халкы бик булган, — дип сөйләде тарихчы. — Әмма шушы иманлы, булдыклы авыл халкының бәгыренә төшкән бер мәсьәлә бар, ул — авылга терәлеп торган дуңгыз комплексы. Аның сасысы бөтен авылны каплап киткән, сулыш алырлык түгел, тизәге кырда агып ята. Аны кырларга ашлама итеп чыгаралар, ул елга-суларны, бөтен тирә-юньне, авылларны, кешеләрне агулый. Дуңгызларны, зур машиналарга төяп, чината-чината Шәмәрдәнгә ташыйлар...
 
Авыл халкы бу шакшыдан, афәттән, тавыштан ничек котылырга белми, инде язмаган җирләре калмаган. Саба районы хакимият башлыгы Рәис Миңнеханов аларга: “Үзегез эш сорадыгыз бит”, — дип кенә җавап биргән.
 
“ИКЕ МӘЧЕТЛЕ АВЫЛДА ДУҢГЫЗ АСРАУ КИЛЕШМИ”
 
Олы Кибәчедә яшәүчеләрнең үзләре белән сөйләшкәч, авыл халкы икегә бүленгән кебек тоелды. Берәүләр шушы истән туеп һәм дини карашларга нигезләнеп, авылда дуңгыз асрауга каршы, икенчеләре — “Авыл халкы эшле бит әле, исенә генә чыдарбыз”, — ди.
 
— Дуңгыз комплексы авыл читендә генә урнашкан, — дип сөйләде шушы авылда яшәүче пенсионер апа. — Тәрәзәдән карап калам, дуңгызларны олы машиналарга төяп алып киләләр, алып китәләр. Ә урамга чыксаң, борынга ферма исе бәреп керә. Аеруча иртән һәм кичен нык сизелә. Ферма янындарак торучылар бик зарлана, чыдарлык түгел, диләр, хәтта киемнәренә дә шул ис сеңә икән. Аннары татар авылында дуңгыз асрауга каршы кешеләр дә очрый. Ике мәчетле, динле авылда дуңгыз асрау килешми, диләр.
 
Безнең якларда дуңгыз фермалары элек-электән бар. Үзем дә күрше авылдагысында эшләдем, яшьлегем шунда үтте. Анда да сасы иде, әмма бер ияләнгәч, исен сизми башлыйсың. Шул сасы исле фермада утырып ашыйсың, чәй эчәсең. Авыл җирендә башка эш булмады, бер тотынгач, эшләдек тә эшләдек.
 
— Дуңгыз фермасы берничә ел элек кенә салынса, ачу килер иде, — диде тагын бер пенсионер апа. — Әмма ул бит бездә күптәннән бар. Мәрхүм ирем шунда эшләп пенсиягә чыкты, үзем дә анда эшләп алдым. Әгәр фермадан сасы ис килә дип аны ябуны таләп итәбез икән, яшьләр кая барып эшли? Авыл кешесенең карап торган эш урыны бит ул! Читкә китеп эшлим дисәң, анда фатир ялларга йә кайтып-китеп йөрергә кирәк. Иң элек үземне кайгыртмыйм, яшьләрне уйлыйм. Эшсез калсалар, ничек яшәрләр? Үзем дә 5 вакыт намаз укучы буларак, динле авылда дуңгыз асрау яхшы түгел икәнен беләм, әмма халык эшсез калыр дип куркам. Ә исе гел килми, җил безнең якка искәндә генә урамга чыгарлык булмый.
 
“АКЧАСЫНЫҢ ИСЕ КИЛМИ”
 
Ферма тирәсендә яшәүче бер абзый да үз фикерен әйтте.
 
— Ферманың исе килә килүен, әмма акчасыннан ис килми бит, — диде ул, көлеп. — Сасы дип кенә ферманы бетереп, халык эшсез калса, ни була? Болай да эш юк. Эшчеләрнең хезмәт хакын да күтәрделәр, авыл кешесе эш булганда сөенә-сөенә эшли. Сасы ис бик салкын көннәрдә авылга таралды, әмма ферма булгач, иссез дә була алмый. Үзем дә шунда эшләп, пенсиягә чыктым.
 
Фермада эшләүче берничә кеше белән дә сөйләштем. “Карап торган эшебез бит, ансыз да калсак, кая барабыз? Балалар үстерәсе, тормышны алып барасы бар”, — диештеләр. Эшчеләр сүзләреннән аңлашылганча, фермада эш шактый җиңелләштерелгән, элекке кебек чиләк күтәреп йөрисе түгел икән. Хезмәт хакы — якынча 25 мең сум чамасы.
 
“ЧИСТАРТУ КОРЫЛМАЛАРЫ БУЛАЧАК”
 
Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин авыл халкының зарлануын да, табигатькә зыян килүен дә яшермәде. Җирлек башлыгы әйтүенчә, 31 гыйнварда җирлекнең исәп-хисап җыелышы булган һәм шушы ис мәсьәләсе дә күтәрелгән. “Татмит Агро”ның генераль директоры Виктор Сидорукның урынбасары үз чыгышында фермада чистарту корылмалары яңадан эшли башлаячагын хәбәр иткән.
 
Авылдагы дин әһелләренең дә фикерен беләсем килеп, авыл мулласы Рәис Газизуллин белән дә сөйләшергә теләгән идем. Әмма ул: “Бу мәсьәләне күтәрергә теләп күп йөрдем, файдасыз икәнен аңлап, туктадым, башка бу хакта сөйләмим”, — дип, сүзен кыска тотты. Дингә әйдәүче буларак, ул мөселман яшәгән җирдә дуңгыз асрарга ярамавын аңлатырга теләгәндер инде. Әмма әлегә бу авылда дуңгыз симертүләрен дәвам итәрләр кебек...
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 08.02.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»