поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.12.2010 Мәдәният

Яшәү мәгънәсен эзләү

Ике яңа сәхнә әсәре. Икесе дә югары дәрәҗәдә профессиональ язылган һәм сәхнәләштерелгән. Ләкин һәрберсенең үз эчтәлеге, үз проблемалары. Спектакльләрнең премьералары бер-бер артлы дөнья күрде: беренчесе – 7 нче, ә икенчесе 11 нче ноябрьдә.

Көлсәң – көл...

 

Марсель Сәлимҗанов вафат булганнан соң Камал театрында шундый традиция барлыкка килде: ел саен аның туган көнендә – 7 ноябрьдә остаз истәлегенә сәхнәгә премьера чыгару. Бу йола быел да үтәлде. Быелгы спектакльнең үзенчәлеге – аның ике дебютантның иҗат җимеше булуында. Пьеса авторы – танылган язучы, киносценарист һәм кино режиссеры, халык шагыйре Илдар Юзеевның улы – Салават Юзеев; режиссеры – Камал театры артисты, Марсель Сәлимҗанов җыйган соңгы курс студенты Радик Бариев.

 

Караңгы тамаша залында музыкаль чишмә челтерәве ишетелә. Акрын гына пәрдә ачыла. Сәхнәдә – урманга терәлеп торган дача кооперативының бер өлеше. Һәр бакча өенә беседкага охшаган керү юллары илтә (рәссам Сергей Скоморохов). Беренче мизгелдән үк барыбызга, шул исәптән артистларның үзләренә дә яхшы таныш, шау-шулы, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьле бакча тормышы башлана. Режиссер баштан ук спектакльне динамикалы, эмоцияләргә бай итә. Нәтиҗәдә, тамашачы сәхнәдә барган вакыйгалардан бер генә минутка да аерылмый.

 

Менә кыш буе табигатьтән аерылып торган, бакча йортын сагынып беткән актив, җитез, көр тавышлы, киң күңелле гап-гади бакчачы Айдар (Әсгать Хисмәтов) йөгереп диярлек үз кишәрлегенә килеп керә. Артист Айдарны бик ышандырып уйный. Тамашачыларның күбесе үзен җиңел таныгандыр. Айдарның хатыны Бикә (Раушания Юкачева) дә үзенә охшаган: тиктормас, чуар йөрәкле, ирен, кызын, бакчаны, бөтен йорт-җирне кайгыртып яшәүче хуҗабикә. Артистларның икесе дә сәхнәдә шундый гадәти, алар уйнамый, ә шушы рольләрдә яшиләр. Әлеге гади булып тоелган рольләрне, һич икеләнмичә, артистларның иң уңышлы эшләренә кертеп булыр иде. Ләкин аларның кызлары Сания (Ләйсән Фәйзуллина) бөтенләй башка төрле. Бераз кире, кыргый мәчегә охшаган, үзен бик иркен тотучы, өстенә әллә нинди асылынып-салынып торган киемнәр элгән замана кызы әти-әнисен «нигә һаман җирдә казынасыз соң», дип битәрли. Имеш, кибеттә бөтен нәрсә бар.

 

Бөтен нәрсә өчен борчылып йөрүче, озын буйлы, бераз сәеррәк киенгән Вәлиулла (Рәвил Шәрәфиев) сәхнәдә беренче тапкыр чыгуында ук тамашачыны елмаерга мәҗбүр итә. Яраткан актерын тамашачы, һәрвакыттагыча, алкышлап каршылый.

 

Әллә махсус, әллә бу исемнәр чыннан да татарларда популяр булганга инде, автор чираттагы бакчачыларны Марс белән Венера (Искәндәр Хәйруллин, Алсу Каюмова) дип, ягъни сугыш һәм мәхәббәт аллалары исемнәре белән атый. Чынлыкта исә киресенчә килеп чыга: Марс тынычлыкны, туган илен, үз кишәрлеген яратучы, саф һавага, чишмә тавышына, кошлар сайравына да сөенә торган кеше. Венера исә гел нәрсәдәндер канәгать түгел. Иренең шатлыгын һич кенә дә башына сыйдыра алмый ул. Марсны булдыксыз, акчасыз, лузер (киләчәге булмаган адәм), дип атый.

 

Тагын бакча кооперативы буенча акырып-бакырып йөрүче Зиич (Илдус Әхмәтҗанов) дигән адәм бар әле. Ул үзе турында мәгънәсез кеше, дигән фикер калдыра. Ә менә иң зур йортның хуҗасы Мурзаев (Минвәли Габдуллин) җирдә нык басып тора. Ул үзенең күпкатлы йортын гына түгел, ә чишмәне дә өч метрлы киртә белән әйләндереп алган. Өстәвенә, әле Марсның хатынын да сатып алырга тели.

 

Һәм менә берәр нәрсәне эләктереп китәргә генә торган мескен Карак (Илнур Закиров). Яшь актер аны үзенчә күңелгә якын, көләч, әмма намуссыз итеп уйный. Каракның һаман саен нәрсәдер эләктереп китүе, аны тота алмау бакчачыларны берләштерә. Алар спектакль дәвамында Каракны эзлиләр, әмма һич тә тота алмыйлар. Сүз уңаеннан, бакчачылар үзләре дә берәр нәрсә «сугарга» гына торалар: тамашачыларның көлүе астында әле кирпеч, әле башка берәр нәрсә эләктереп китәләр. Нәтиҗәдә, спектакль динамикалы, комик характерда килеп чыга.

 

Режиссер актерларны тормышчан образлар тудырырга гына түгел, ә ул каһарманнарны төгәл эчке ритм, темперамент белән баетырга да күндерә алган. Персонажлар берсе дә спектакльдә барган вакыйгаларга, бер-берсенә битараф түгел.

 

Әлеге табигать почмагында үзенчәлекле халәт тудыру өчен Бариев спектакльне төрле тавышлар белән тулыландыра – чишмә челтерәве, каргалар (әйе, әйе, нәкъ менә каргалар) каркылдавы, эт өрүе, Илһам Шакиров башкаруында барлык татарлар да яраткан җыр. Вакыйгалар барышында әле Айдар белән Бикә бии башлый, әле Марс белән Сания тамашачы алкышлары астында заманча, дәртле бию башкаралар. Иң кызыгы, берзаман Карак өстерәгән көрәккә атланып Вәлиулла чыга. Карак көрәкне урламакчы була, ә бакчачы соң чиккәчә аның белән тартыша. Мондый мизгелләр режиссерга спектакль дәвамында бакчаның күңелле, якты тормышын яктыртырга мөмкинлек бирә.

 

Шау-шулы, динамикалы картиналарны геройларның уйланулары алыштыра. Бигрәк тә Марсның уйланулары кызыклы. Актер бернинди пафоссыз, бик ышандырып, ихлас итеп үзенең бу җиргә – туган иленә булган мәхәббәте турында сөйли. Әйе, ул ниндидер карьера баскычлары буенча күтәрелә алмаган. Ләкин ул кеше булып кала алган, ә бу барыннан да мөһим. Шуңа күрә Марс бик ашкынып, җиң сызганып Каракны тоту эшенә кушыла. Нигә әле ул башкалардан аерылып торырга тиеш?! Әйе, ул башкалар шикелле үк. Хатыны гына һаман да битәрләп тора. Спектакль уртасында аның Мурзаев белән китеп баруын ишеткәч тә, Марс моны башына сыйдыра алмый. Шунысы игътибарга лаек: актер Марсның холкын төрле яклап ача.

 

Спектакльдә тагын бер кызыклы детальгә игътибар иттем: актерларның уйнау манерасы төрле. Өлкән буын артистлар дөреслеккә туры китереп, психологик манерада уйныйлар, тормышчан образлар тудыралар.

 

Нәтиҗәдә, шатлыкларга, кайгыларга, чишелмәс проблемаларга бай бүгенге көндәлек тормышыбыз турында дәртле, динамикалы спектакль барлыкка килгән. Спектакль ахырында Каракны тотып, кире җибәрүләре очраклы түгел. Шул ук вакытта Мурзаев киртәләп куйган чишмә дә башка урында бәреп чыга. Димәк, тормышта яхшылыкка да, начарлыкка да урын бар. Ә Р. Бариевның режиссерлык таланты барлыгын исә аерым билгеләп үтәргә кирәк.

 

... көлмәсәң – уйлан

 

Беренче спектакль драматург өчен дә, режиссер өчен дә дебют булса, Әлмәт Татар дәүләт драма театрында куелган «Баязит» спектакле танылган театр әһелләре тарафыннан тәкъдим ителде. Пьеса авторы – Данил Салихов, ә режиссеры – Фаил Ибраһимов.

 

«Баязит» бөтенләй башка эчтәлектәге, юнәлештәге, жанрдагы әсәр. «Ут күршеләр» комедия булса, «Баязит» – трагифарс. Автор һәм театр – 80 яшьлек язучының трагедиясе, аның тормыш мәгънәсе, яшәү рәвеше турында уйлана. Спектакльдә төп герой Баязит (Фоат Зарипов) янәшәсендә аның намусын символлаштырган Пәри (Рафик Таһиров) булуы бер дә очраклы түгел. Мондый алым Евгений Шварцның «Тень» пьесасын искә төшерде.

 

Режиссер һәм рәссам Булат Ибраһимов вакыйгаларны сәер, сюрреалистик мохиткә урнаштыралар. Баязит яшәгән бүлмә диварлары көрән төстәге биек такталардан ясалган. Ул такталарда нидидер йөзләр, сызыклар сурәтләнгән. Шулай ук бүлмәдә язучының басылган китаплары күп. Спектакль барышында Пәри аларны гел бер урыннан икенчесенә күчереп тора. Тагын бер бик яхшы образ – язучының яшәү мәгънәсе булган китаплар өстендә зур күз яктырып тора. Әйтерсең лә ул кешенең бөтен тормышын күзәтә. Баязит менә шушындый мохиттә яши.

 

Безнең алда олы яшьләрдәге кеше икәнлеген режиссер башта ук тормыштан алынган бик кызыклы мисал белән күрсәтә: Баязит лампа яктысында өстәл янында язу машинкасына карап уйланып утыра. Аяклары җылы сулы табакка тыгылган – картлар бит һәрвакыт туңалар. Өстәвенә, җитез, шаян Кәримә (Сәкинә Минханова) ул табакка вакыт-вакыт кайнар су өстәп тора. Әйтергә кирәк, Кәримә – язучыны кайгыртып торучы бердәнбер кеше.

 

Язучының тагын бер күңел юанычы – кайчандыр хатынының иңеннән төшмәгән, ә хәзер Баязитны җылытып, саклап торучы мамык шәл. Спектакль дәвамында Кәримә гел шәлне карттан алырга тели, әмма Баязит аяк терәп каршы тора. Ф.Зарипов үзенең героен бик эмоциональ итеп уйный. Ул үзенең дә җирдә барлыгын белдерергә теләп, әле бөтен көченә кычкыра, әле үзенең мәгънәсез тормышын исенә төшереп, сыкрый. Герой, тормышын тагын бер кат карап чыгу өчен, үзенең янына Намусын чакыра. Пәри башта әллә кайдан, китаплар өстеннән «Нигә чакырдың?» – дип кычкыра. Р.Таһиров Пәрине ирония белән, Баязитны гел тәнкыйтьли торган иттереп уйный. Ул төз, озын, өстенә – ачык төстәге плащ, башына ак эшләпә кигән. Режиссерның аны ни өчен ачык төскә киендерүе яхшы аңлашыла. Ул – Намус, ул үзенең игезәгеннән чистарак. Шуңа күрә Пәри һәрвакыт тәнкыйтьли, һәрвакыт Баязит янәшәсендә, авторның хатыны Хәтирә (Дилбәр Әбунәгыймова), уллары Ислам (Рамил Минханов) һәм Хисам (Нәфис Габдрахманов), иҗат иткән әсәрәренең геройлары Фарук (Камил Вәлиев), Миңнулла (Фикрәт Сибгатуллин), Мифтахетдин (Иван Горбатов), Лилия (Эльвира Һадиева) белән хыялдагы очрашуларын һәрвакыт игътибар белән күзәтеп тора.

 

Баязит Пәри белән бик нык бәхәсләшә, үзенең хаклы булуын расларга тырыша. Бәхәс вакытында ул әле өстәл тирәли зыр-зыр әйләнеп йөри, әле өстәл белән бергә үзе әйләнә. Әлеге метафора язучының гомер буе хезмәт итүен символлаштыра. Аны һәрвакыт бер генә сорау борчый: «Мин ничек яшәдем?» Уйларында Баязит хатыны Хәтирә белән сөйләшә, аннан бу сорауга җавап эзләтә. Хәтирә карт язучыны яклаучы бердәнбер кеше. Ул Баязитны: «Син язучы бит, халык җырчысы», – дип тынычландыра.

 

Баязит-Зарипов ике чынаякны кадерләп саклый. Алар – улларыннан калган истәлек. Аларга чәй ясаганда ул улы Исламны искә төшерә. Исламны Р.Минханов ниндидер йөгәнсез, үзәксез иттереп уйный. Ул атасы янына бик начар гына киенеп, исерек килеш кайта. Киткәндә исә малай ике чынаякны – Баязитның уллары турындагы кадерле истәлеген ватып китә. Моны эшләгәндә малай атасына «Безне башка чакырып борчыма!» – дип усал кисәтә. Атып үтерелгән икенче улы Хисам да атасын аңламый. «Ни өчен?» дигән сорау бирәсе килә. Ни өчен балалар әтиләрен кабул итми? Ни өчен аны хатыны һәм балалары үлемендә гаеплиләр? Димәк, ул хатыны һәм балалары түгел, ә эш турында күбрәк уйлаган.

 

Якыннары тарафыннан аңлау тапмаган язучы үзе язган китап геройларына мөрәҗәгать итә. Менә сәхнәгә Социалистик Хезмәт герое Миңнулла чыга. Карап торышка чын «батыр» инде. Ә нәрсә өчен ул батыр исемен алган соң? Бик көлке, әмма аңа бу исемне кукуруз үстерүне пропагандалаган өчен биргәннәр. Иң кызыгы, ул кукуруз үстерүнең кирәк булуына үзе дә ышанмаган. Бары тик генераль секретарь Хрущев кушканнарны сукырларча үтәгән генә. Менә хәзер үзенең шул вакыттагы хаталарын аңлаган «батыр» Баязитны ялганда гаепли. Язучыны, китапларың ялган, совет хөкүмәтенең күңелен күрер өчен язылган, дип, оялтырга тырыша.

 

Бәлки, язучыны Фарук яклар. К.Вәлиевнең әлеге каһарманы тыныч, якты, мөлаем. Ләкин ул да кайгылы кыяфәт белән: «Ни өчен син авылның бетүенә юл куйдың? Нигезен ташлап киткәннәрнең сандугачлары сайрамый. Нигә син мине асылынып үләргә мәҗбүр иттең?» – дип көрсенә. Кайдандыр өстән, китаплар арасыннан аны Мифтахетдиннең күләгәсе дә гаепли.

 

Гомеренең ахырында Баязит үзенең күпме хата ясаганын аңлый. «Кукуруз» сәясәтен яклап, персонажларын концлагерьларга, сөргенгә җибәреп, аннан соң аларны нәселсез калдырып, чишмәләр, авылларны бетерү белән килешеп, ул бик нык хаталанган икән. Бу урында, ирексездән, Александр Солженицын, Валентин Распутинның авыллар фаҗигасе турында язылган әсәрләре искә төшә.

 

Соңгы чиктә бөтен иҗатының тоташ ялгыш булуын аңлаган Баязит утырган тавыш белән «Җан ярасына бармы дәва?» – дип мөрәҗәгать итә. Әмма дәва юк. Ул бит язучы, барысы өчен дә җавап бирергә, гаделсезлеккә каршы көрәшергә тиешле зат. Әмма Баязит 1937 елдан соң куркып кала, намусын югалта. Куркыныч төштәге кебек, үз геройлары язучыны камап алып, аның китапларын ыргыта башлыйлар. Шул рәвешле автор һәм театр язучының куркаклыгын, намусын югалтуын тәнкыйтьли. Баязит, вафат була. Спектакльнең финалында Намус-Пәри өстәл янына килә. Лампа һәм язу машинкасы өстенә капланган ак тукыманы ала. Шул рәвешле ул яңа буын яшь язучыларга якты юл ача кебек.


Илтани ИЛЯЛОВА
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»