|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2022 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдиновага "Человек года" исеме биргәннәрТатарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Уфада "Ел кешесе/Человек года" исеменә лаек булган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. “Бер уйламаганда Башкортостанда “Человек года” исеме бирделәр үземә. Бабайлардан калган “Күрше хакы - тәңре хакы” дигән сүз бар. Без, чынлап та, бик якын милләтләр. Без бергә булганда, бик көчле! Хөрмәтегез өчен, миңа күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, Башкортостан!” - дип уртаклаша Илсөя.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Илсөянең Баулыда планлаштырылган концертлары 3-4 нче майга күчерелә, дип язган идек.
Фото: җырчының социаль челтәрләреннән
--- |
Иң күп укылган
|