|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2022 Бәйге
Төркиядә яшәүче Алсу Нургатина: ""Блогер.Татар"да җиңүебезне белгәч, шатлыктан күккә сикердек!"Өченче «Блогер.Татар» бәйгесе гаилә темасына багышланган иде. Гаризаларны 2021 елның 31 декабренә кадәр кабул иттек. Бәйгегә 150гә якын катнашучыдан 320 эш килде. Ә җиңүчеләрне 15 гыйнварда игълан иттек. Авыллар темасына багышланган Икенче бәйге һәм гаилә темасына багышланган Өченче бәйге җиңүчеләрен Казанга чакырып тантаналы бәйрәм дә оештырдык. Бүләкләр, пермияләр тапшырдык, җырладык, биедек, рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утырдык, кем әйтмешли. Бу юлы үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр арасында Төркиядән Алсу Нургатина да бар иде. Үзенең конкурста җиңүе турында блогер болай дип уртаклаша: "Тормышымда бер көтү яңалык! Ике елдан артык яшәгән шәһәребездән диңгезгә якынрак күченеп йөргәндә блогер татар бәйгесенең нәтиҗәләре килеп төште! Җиңүчеләр арасында безнең гаилә дә бар! Оештыручыларга ихластан зуур рәхмәтләребезне белдерәбез! Әлхәмдулилилләхи раббил галәмин!
... Анталиядә яңа гына "снимать" иткән фатирның диварларын буяп яткан мәл. Кечкенә улым белән кызым безнең белән, зурлары исә Эскишәһәрдә.. "Әгәр дә бу конкурста ота калсак, бөтен гаилә белән бергә кафега барабыз" дип ычкындырган идем, бәйгедә отканчы ук кечкенә улым Рәмиз бу сүзләрне отып өлгерде..! Иртә торган саен нәтиҗәләр көтәбез. Язмышлар хәл ителгән көнне фатирыбызда мини ремонт бетеп бара иде инде.
Нәтиҗәләрне белеп алгач, шатлыктан күккә сикердек! Әле ышанмыйча кабат-кабат кереп укыдык. Яңа фатирыбыздагы беренче көннәр шундый зур бәхет алып килде. Хәбәрне ишетер-ишетмәс Рәмиз телефонны алып апаларына чылтырата: "Бер әйбер әйтимме, әйтим! Җиңдек бит без, малай! Без кайтканчы кафе сайлый торыгыз, яме...!" - дип хис-тәэсирләре белән уртаклаша үзенең блогында Алсу.
Моңа кадәр язган идек: "Блогер.Татар" җиңүчесе Руфия Мөхетдинова премиясен гаиләсенә, авылына һәм блогерлык буенча укуга тоткан
|
Иң күп укылган
|