|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2022 Шоу-бизнес
"Озакка сузмаска булдык": җырчы Илназ Сафиуллин операция ясатканТатарстанның атказанган артисты Илназ Сафиуллин операция ясаткан. Бу хакта ул үзе хәбәр итте. - Операцияне көтмәгәндә генә ясатырга туры килде. Тикшерү максаты белән генә дәваханәгә килгән идем. Медицина хезмәткәрләре белән киңәшләшкәннән соң бу эшне озакка сузмаска булдык. Минем каш буенда куркыныч кына бер миңем бар иде. Аны операция юлы белән алдырдым менә! - дип уртаклаша җырчы.
Фото: җырчының соцчелтәрләреннән
--- |
Иң күп укылган
|