|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2022 Матбугат
"Ишегалды балалары аннан погода сорыйлар иде. "Будет тепло" дип әйтә иде ул. "С каждого по рублю!" дип өстәп куя иде шаярып""Эфир" телеканалында һава торышын әйтүче, Казан федераль университетында журналистларны укытучы Константин Курановның үлеме турындагы авыр хәбәр "Матбугат.ру" инстаграмында күпләрне тетрәндерде. Мәрхүмгә карата бик күп җылы сүзләр язалар. Шуларның берсе шоумен, тамада Фидәрис Мортазин Константин Николаевич белән бер йортта яшәгән. Алып баручы болай дип уртаклаша: "Константин Куранов - минем күршем, урыны оҗмахта булсын. Гадел Кутуй урамында бер йортта тордык, бик әйбәт кеше иде. Хәтерлим әле, ишек алды балалары аның каршысына йөгереп, кочаклап алалар иде үзен, иртәгә погода ничек була дип сорыйлар иде. "Будет тепло" дип әйтә иде ул. "С каждого по рублю!" дип өстәп куя иде шаярып...", - дип хатирәләрен яңарта Фидәрис Мортазин. Фидәрис Мортазинның соцчелтәрләреннән. Төп фото: https://art16.ru/gallery
--- |
Иң күп укылган
|