|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2010 Могҗиза
Ел буена гөмбә ашамаска “куштылар”Иптәш кызым Айсылу белән Казан кафеларының берсендә очраштык. Университетны тәмамлаганнан бирле күрешкән юк, ичмасам бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, дип уйладым. Официантка заказ бирер вакыт җиткәч, ике дә уйлап тормыйча гөмбәле ашка тукталдым. Айсылуның гөмбә белән бәйле һәрбер ризыкны үлеп яратуын укыган вакытлардан бирле белә идем. Менә бүген дә ул минем кебек үк гөмбә сые сайлар дип уйладым, ләкин ул нигәдер гап-гади солянкага заказ бирде. Минем өчен бу шок белән тиң иде: “Нишләвең бу? Гөмбә сүзен ишеткәч тә, күзләрең яна башлый иде бит. Махсус шундый аш булган кафега чакырдым сине”, - дип әйтеп ташладым. “Инде бер елга якын гөмбә ашаганым юк, 26 декабрьдән соң гына авызыма кабачакмын”, - диде дустым һәм үзе белән булган шактый сәер бер хәлне сөйләде.
...2009 елның декабрь башларында була бу хәл. Кышның беренче көннәре. Айсылу эштән соң өйгә кайтып кергәч тә, шактый гына туңганлыгын сизеп ала. Тиз генә чәй кайната, суыткычта булган нәрсәләрдән авыз итә һәм ашарга әзерләүгә алына. “Барысы да гадәти иде ул көнне, суыткычтан ит алдым, аны турап кыздырдым, янына бәрәңге пешердем. Гөмбә турында уйлап та карамадым ул кичтә, дөрес кыздырган итнең исе генә бераз гөмбә исенә ошап киткәндәй булды”, - дип сөйләде Айсылу.
Сүз уңаенда, Айсылуның инде бик күптәннән гөмбә белән җенләнүе аның дәү әнисеннән килә. Авылда яшәүче дәү әнисе ел саен күп итеп гөмбә җыя аның. Ул аны тозлый, киптерә, туңдыра – барлык мөмкин булган ысуллар белән әзерли, кыскасы. Шуңа күрә Айсылуларга кунакка килгәндә, һичшиксез, гөмбәдән авыз итәчәгемне белә идем мин. Шунысы кызык – Айсылу үзе гөмбәне җыя да, агулысын ашарга яраклысыннан аера да белми.
Сүзем 2009 елның декабрь башы турында иде бит. Менә шул гадәти кичне Айсылу йокларга иртәрәк ята. Әллә суык булганга, әллә арыганга изелеп, изрәп йоклаганымны хәтерлим, ди ул. Һәм ул төш күрә. Айсылу төшен сөйләде:
...Ниндидер бер зур гына бүлмә. Бүлмә эче яктылык белән тулган. Яктылык шундый көчле ки, хәтта күзләрне камаштыра. Мин яктылыктан качырга җыенам кебек, тегендә барам – монда сугылам – кача алмыйм. Нәтиҗәдә, бирелеп, шул яктылыкны кабул итәм кебек. Ләкин моның кайда һәм кайчан булганын сизмим, белмим. Шул вакыт әллә кайдан бер тавыш ишетелә: “Сиңа киләсе елның 26 декабренә кадәр гөмбә ашарга ярамый, ярамый. Ярамый!”, - ди ул тавыш.
Шунда Айсылу куркып уянып китә. “Бүлмә шактый салкын булса да шабыр тиргә батып уяндым, уяндым да бик каты курыктым, аннары озак кына вакыт дәвамында йокыга да китә алмыйча яттым әле”, - диде иптәш кызым. Менә шул көннән бирле инде бер ел дәвамында Айсылу гөмбә ашамый, түземсезлек белән 26 декабрьне көтә.
“Миңа гөмбәсез тору, татарга бәрәңгесез тору белән бер инде ул. Ләкин, нишлисең, күндем инде. Югарыдан килгән кисәтүне аяк астына салып таптый алмыйм. Иң авыры җәй көне булды. Бер дустыбызның туена бардык, өч төрле кайнар ризык та гөмбә белән ясалган иде, үземне көчкә тыйдым”, - ди Айсылу.
Кеше тормышында менә шундый кисәтүләр бик еш булгалый, күрәсең, безне һәрвакыт кемдер кисәтеп торырга ашыга.
Йолдыз НУРИЕВА |
Иң күп укылган
|