поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.02.2022 Шоу-бизнес

Азат Фазлыев: «Мин Алсуга ышанган кадәр беркемгә дә ышанмыйм»

Татар эстрадасының танылган җырчысы, җор телле Азат Фазлыевны кемнәр генә белми инде? Бүген ул – «Ни хәл» сәхифәсе кунагы.

Блиц сораштыру
– Светофорның кызыл утына узып киткәнең бармы?
 
– Күрмәдем (елмая).
 
– Ресторанда официант өстеңә кайнар аш түкте, ди. Беренче реакцияң?
 
– Ачуланмыйм, кем белән ни булмас. Минем машинада запас кием һәрвакыт бар.
 
– Елаганың бармы?
 
– Әйтмим…
 
– Йокыдан торышка Азат Фазлыев иң беренче эш итеп…
 
– Гаиләмне кочаклыйм.
 
– Азат, нихәл?
 
– Аллага шөкер! Кремльдән чыгып киләбез. Алсуым белән кызым Зифаны тарихи фильмда төшәргә чакырдылар – менә бергәләп машинага атлыйбыз.
 
– Тормышыңның көне-сәгате планлаштырылган. Уф, арыдым, туйдым, дигән чакларың буламы?
 
– Арыдым, дигән сүздән куркам. Сәламәт ир-ат ничек арысын ди?! Ул сүзне әйтми генә ял итеп алырга, ял оештырырга тырышам. Әмма мин озаклап ял итә торган кеше түгел – эшсезлек, хәрәкәт булмаудан да күңелсез нәрсә юк.
 
– Ә менә Алсу белән гаиләдә дә, иҗатта да, бизнесыгызда да гел янәшә булу арытмыймы? Арадагы тансыклык, сагыну кебек хисләрне кысрыклап чыгармыймы ул?
 
– Без бер-беребезгә ир белән хатын гына түгел бит, без – дуслар да, хезмәттәшләр дә, киңәшчеләр дә. Иң якын, иң ышанган кешем – Алсу. Ул – гомумән, глобаль масштабтагы кеше: кайнап яши торган, батырып эшли белүче, кирәктә канатландырып җибәрүче. Мин аңа ышанган кадәр беркемгә дә ышанмыйм.
 
– Бер сүзеңә бәйләнәм инде менә хәзер. Ир белән хатын-кыз арасында дуслык була аламыни ул?
 
– Ничек инде гаилә булып яшәгәндә ир белән хатын-кыз арасында дуслык булмасын! Бу сүз белән килешмим. Бер-береңә тартылуны, химияне бетермәс өчен дә тырышырга кирәк – алайса көндәлек мәшәкатьләр баштанаяк күмеп китәргә күп сорамый.
 
– «Ир кешенең бәхете – хатыннан» дигән сүз белән килешми булдыра алмыйсың инде…
 
– Килешәм. Хатын-кыздан күп әйбер тора. Нәфис кенә булсагыз да, җилкәгезгә күп йөк өелә инде – өйне дә, ирне дә, балаларны да гөл итеп тотарга, ресурста булырга, үз-үзеңне карарга… Шул арада ял итәргә дә өлгерергә кирәк, туганнарны да җыеп торасы. Әнием исән чакта ук (Азатның әнисе 2019 елда яман шештән бакыйлыкка күчте. – Г.Җ.) киленнәрен мактап туймый иде, Алсуны да бик үз итте. Хәзер дә Алсу, минем әти булсынмы ул, үзенең әнисеме, абыем Маратлар гаиләсе килеп керәме, апам Розалармы – шат елмаеп, мул өстәл белән каршы ала. Ничек менә шул хатынны мактамыйча була ди?!
 
– Карантин күп җырчыларның көймәсен комга терәгәндә, сез челтәрле бизнес белән калкып чыктыгыз. Аны һәркем дә булдыра  алмый.
 
– Челтәрле бизнес ул – безнең тормыштагы яңа һөнәр. Тотынмас борын, мин моны белмим, миннән булмый, диючеләр бар. Аны кем белеп туган инде? Әллә мин һөнәрем буенча сатучы ди? Челтәрле бизнеска да өйрәнергә була – теләк кенә булсын. Без әлеге бизнеска карантинга кадәр үк килгән идек, бүген заказ бар, иртәгә юк булган эстрадага гына ышанып ятып булмый бит. Балалар бар, ипотека, әнине алып калабыз дип җыелган бурычлар тау кадәр иде – шундый карарга килдек тә өйрәнергә керештек. Эшләп булмаслык һөнәр түгел икән, өйрәндек, өйрәнәбез һаман да.

 – Кара пиар, хайп дигән нәрсәләрне кашыклап түгел, чүмечләп өстәп торалар – сындырмыймы? Тез астына китереп сукканда, тормышка җавабың нинди?
 
– Кара пиар ул – безнең үсешнең бер баскычы гына: мин аларны түгел, алар бит мине сөйли. Ә минем беркемне каралтканым юк – бизнесыбыз хәләл, беркемне алдаганыбыз, хәрам акчага омтылганыбыз юк. Сәхнәдә чыгыш ясый гына башлаган елларда бер легендар артистыбыз миңа кыска гына итеп: «Энем, сәхнәдә җырлыйсың килә икән, агына да, карасына да әзер бул – шул синең үсешең турында сөйләр. Тик торган атны камчыламыйлар, эшләгән атны гына», – дигән иде. Кайбер кешеләр үзләре дә эшләми, уңышка ирешкәнне дә күрергә теләми. Ә мин аларга ихластан бәхет телим!
 
– Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр нилектән катлаулана дип уйлыйсың?
 
– Бүген көнчелек – кешеләрне талаштыра торган сыйфат. Күршенең тавыгы күркә булып күренә дә… Юкса һәркем үз тормышын яхшырта ала – теләмәгән, яратмаган эшне алыштырып, явыз кешеләр белән аралашуны да туктатып була, матди якны яхшырту өчен генә дә күпме мөмкинлек бар. Элеккеге завод-фабрикалар чоры гына түгел бит, нинди генә эш һәм яңа һөнәрләр юк хәзер! Тормышның матурлыгын күрергә, янәшәдәге кешеләргә явызлык кылмый, әшәке сүзләр әйтми генә дә яшәп була юкса. Иман ныгытырга, хәләл тормыш алып барырга да һәммәбезнең мөмкинлегебез бар. Башларга гына кирәк.
 
– Азат Фазлыевның күп балалы әти икәнен беләбез. Усал әтиме икән ул? Балаларына игътибары җитә дип уйлыйсыңмы?
 
– Искитмәле әти ул (көлә)! Алсу әйтүе буенча да, мин – яхшы әти, балалар да аңа кушыла… Зифа – көтеп алынган кызым тугач, мин бөтенләй үзгәрдем инде. Эреп беттем дисәм дә була. «Җитте күлмәк алып кайтырга!» – дип шелтәләп тә алды әле Алсу. Миңа шуңа кызлар киеме сатыла торган кибеткә керергә ярамый. Егетләр белән кайвакыт усал да булгалыйм, анысы да – тәрбия өчен кирәкле нәрсә.
 
– Планнар белән яши торган кешеме син?
 
– Мин хыял белән яшимендер. Хыял планга әверелә. Планнар уңышларга илтә. Шуның өчен үз-үзеңне жәлләмичә тырышып эшләргә кирәк.
 
– Иҗатың икенче планга күчмәгәндер бит? Син аңа үзең нинди бәя бирер идең – тулы канлымы ул яисә нәрсәгә дә булса кытлык кичерәме?
 
– Безнең үзебезнең тамашачы бар. Иҗат итәбез, туктаган юк – яңа җырлар туып тора. Аны тамашачыга илтеп җиткерү өчен шактый матди әзерлек кирәк булган юлны үтәргә кирәк. Иҗатка бервакытта та көчне дә, егәрне дә жәлләгән юк. Ә бәяне тамашачы бирсен.
 
– Күзне йомып, хыялларга чумганда, киләчәгеңне – ак сакаллы карт булган Азатны – ничек итеп күрәсең?
 
– Йортыбызны матур итеп эшләп бетереп, мунчалар, террассаларны җиткезеп, шимбә-якшәмбегә мунча-бәлешкә балаларыбыз-оныкларыбызны көтеп алган нигез хуҗасы итеп күз алдыма китерәм. Янәшәдә – Алсуым. Артыгы кирәкми дә. Ә матди якны башы эшләгән, тырышлыгы булган һәркем кайгыртып яши ала ул…

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.02.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»