поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.02.2022 Мәдәният

Илгиз Мөхетдинов: «Җырчы тәмле ашарга тиеш!»

Яшь җырчы Илгиз Мөхетдинов татарның җыр сәнгатенә әзерлекле булып, ныклы адымнар белән килеп керде. Аны гади концертларда да, академик кичәләрдә дә, төрле музыкаль проектларда, яшьләр чараларында да еш күрәбез. «Идел»нең Ютубтагы «Яңа дулкын» проектында ул «Эзләдем, бәгырем, сине» җырын башкарды. Әхмәт Ерикәй сүзләренә Сәяр Хәбибуллин иҗат иткән әсәр халык арасында шактый популяр. Ретро җыр яңа яңгырашта беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Илгиз – Казан егете, Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятеннән соң, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең академик вокал бүлеген тәмамлаган. Сәхнәгә, иҗатка мәхәббәте кечкенәдән үк килә. Соңгы араларда ул үзен композитор буларак та сыный.
 
Көллияттә композиция бүлегенә йөрсәм дә,  үземне композитор дип әйтә алмыйм, ләкин автор-башкаручы дияргә була. Кызыклы тоелган жырлар таба алмаганга, үзем яза башладым. Шулай өстәл астында ятты инде алар. Соңыннан, белем алып, акыл җыеп, барлык язылган җырларымны яңадан карап, үзгәртеп, төзәтеп чыгарга булдым. Аннан ретро һәм халык җырларын яңача эшкәртә башладым. Шулай итеп, репертуарымда «Сәрвиназ», «Идел буе каеннары», «Чулпан» h.б. әсәрләр барлыкка килде.
 
Яңа җырлар язасы килә, ләкин халык моңнары hәм ретро җырларны да калдыра алмыйм. Җырларны өйрәнергә тырышам, кайберләрен табасы да бик кыен. Төрле композиторлар белән дә эшләргә омтылам: Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Ләйсән Абдуллина, Гөлнара Тимербулатова, Миләүшә Хәйруллина җырларын яратып башкарам. Җырчының репертуары төрле булырга тиеш.
 
Бүген популяр җырчыларның күбесе махсус белемсез. Һәркемнең үз юлы: кемдер тумыштан талантлы була, кемдер бөтен уку йортларын тәмамлагач кына кына үзен таба. Нәрсәгәдер тотынасың килә икән, барыбер белем алу зарур, дигән фикердәмен.  
 
Җыр белән мавыгуым, сәнгать, иҗатка тартылуым мәктәптән башланды. Беренче мөгаллимәм Зөлфия Хәкимовнага рәхмәтлемен. Ул булмаса, бәлки бүгенге тормышым башкачарак язылыр иде. Шулай бер көн сыйныфка баянчы абый керде, «Туган тел»нең бер куплетын җырлатып чыкты һәм утыз бала арасыннан алтыбызны үзенең җыр ансамбленә сайлап алды. Бу – минем беренче җыр укытучым Рамил Ибәтуллин иде. Барысына да ул өйрәтте.
 
Яшь иҗатчылар бердәм
 
Казан консерваториясендә укыганда да төрле зур проектларда катнашырга насыйп булды. Хәзер дә «Калеб», Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган чараларга еш чакыралар. Мин бүген дә үземне төрле юнәлештә сыныйм, яңалык эзлим. Ялгышсам да, киләчәктә үкенмәс өчен. «Болай, тегеләй итәргә кирәк булган икән лә аны» дип калмас өчен...
 
Җырның сүзләре бик мөhим, ләкин ул шигырьне кем язган соң? Анысы тагын да мөһимрәк, чөнки шигырь ул кешедән, аның эчке дөньясыннан, тормышка карашыннан тора. Күңелемә шагыйрә Эльмира Җәлилова иҗаты якын. Ул тыңлаучыга нәрсә әйтергә теләвемне бик яхшы яңлый. Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова кебек шагыйрәләр белән дә иҗат итәсем килә. Талантлы каләм ияләрен “Яңа җыр” проектында шактый барладым, күрдем, аралаштым. Шагыйрә Гүзәлем (Гүзәл Закирова) исә минем өчен ачыш булды.
 
Җырчы күңелендә моңның ничек яралуын аңлату җиңел түгел. Гади сүзләр генә җитми. Ул – хис. Мәхәббәтне дә сүзләр белән аңлатып бетереп булмый бит, моңны да, нинди генә сүзләр әйтсәң дә, төшендерә алмыйсың. Күңел тула да җыр сузасың...
 
Җырчы тәмле ашарга тиеш!
 
Җырчылар тавышларын даими сакларга тырыша. Дөресен әйткәндә, әлеге уңайдан үзенчәлекле лайфхак әйтә алмыйм. Җырчыга яхшы йокы кирәк, арыган, йокы туймаган чакта җырлавы авыр. Ә-ә-ә, онытып торам икән – ашарга да кирәк, тәмле ашау бик мөhим. Тавыш тулырак тембр белән яңгырый башлый...
 
Гастрольләргә йөрергә яратам. Гомумән, иҗади сәфәр җырчыны чыныктыра. Төрле төбәкләрдә булып, кешеләр ничек яшәгәнен, аларның тормышын, иҗатын күреп кайту бик кызыклы. Беренче гастрольләр әле дә истә. Танылган җырчы Филүс Каhиров үзенең төркеменә гастрольгә чакырды. Мин Филүскә, хәләл җефете Эльмирага, «Мирас» инструменталь ансамбленә рәхмәтле! Алар җылы каршы алды, үз итте, миңа ышанды. Чын профессионаллар эшләгәнен шунда белдем.
 
Сәфәрләр вакытында кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә күп юлыгасың... Берсендә шулай тәгәрмәч тишелде. Концерт башланырга санаулы минутлар калып бара. Борчыла башладым: концерт алдыннан бөтен сәхнәне әзерләргә, тавышны көйләргә дә кирәк бит әле! Ләкин күпне күргән артистлар бу күңелсез вакыйганы бик тиз генә хәл итеп куйды, кәефләрен төшермәде. Концерт уңышлы узды. Юл йөргән кеше белә инде: иҗади сәфәрләр вакытында әллә нинди көтелмәгән маҗараларга юлыгасың. Иң мөһиме – паникага берилми генә хәл итәргә һәм Аллаһка  тапшырырга кирәк...
 
Вакыт сынавын узгач, яңа сулыш
 
Яшь иҗатчылар еш кына халык җырларын үзгәртеп җырлый. Мин үзем халык әсәрләрен, ретро җырларны яңа сулыш бирү яклы. Ул әсәрләр вакыт сынавын узган, асылташ кебек шомарган, халык күңеленә юл ярган. Аларны яшь буын да ишетергә тиеш. Кемгәдер ошар, үзгәрткән вариантын тыңлар, ә  кемдер ул җырның беренче вариантын табып тыңлар да шунысы күңеленә якынрак тоелыр. Җырны саклау мөһимрәк. Ә инде ничек үзгәртәләр? Анысы – бүтән мәсьәлә. Төрле жанрлар кулланып, тәҗрибә ясарга мөмкин, иҗатның бу юнәлешеннән куркырга кирәкми. Төрле халыклар – азәрбайҗан, казакъ, төрекләр h.б. үз көйләренә яңа сулыш биреп, бүгенге көн белән атлый. Без дә тырышыйк, ул бит үзебезгә кирәк.
 
Яңа елга өметләр күп! Иҗатчы буларак яңа әсәрләр иҗат итәсем килә. Татар милләтен күтәрә, таныта торган проектларда катнашырга язсын иде... Һәрберебезгә күңел тынычлыгы килсен иде. Якыннарның, туганнарның, дусларның сау-сәламәт булуын телим. Җылы җилләр генә исеп торсын.
 

Мөршидә КЫЯМОВА
Идел
№ --- | 03.02.2022
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»