|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2022 Матбугат
«Татмедиа» агентлыгының коллегия утырышында милли кадрларга ихтыяҗ проблемасы күтәрелдеБүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышы уза. Әлеге тармак өчен мөһим сорауларның берсе — милли кадрлар әзерләү. Бу хакта агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2018-2019 елларда „татар журналистикасы“ белгечлеге буенча белем алу өчен абитуриентларны максатчан кабул итү оештырылды. КФУда республика бюджеты хисабына белем алучы беренче сигез студент быел диплом алып, республика һәм район редакцияләренә эшкә урнаштырыла», — диде Сәлимгәрәев. Ул 2019 елдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ел саен журналист квалификациясенә белгечләр әзерләнгәнен искәртте, дип яза "Татар-Информ" МА. «Редакцияләрнең югары уку йортлары белән багланышларын дәвам иттерү, укыту процессында катнашу, редакцияләрдә стажировка мәйданнарын булдыру, максатчан укытуны дәвам иттерү зарур», — дип белдерде Айдар Сәлимгәрәев. Ул бүген журналистларны бары тик «Татмедиа» һәм «Яңа гасыр» ТРК укытуын искәртте. «Республика масштабларында бу аз. Кадрлар инде бүген кирәк», — диде.
--- |
Иң күп укылган
|