поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.02.2022 Язмыш

Кызының исән булуына өметен өзгән иде инде

Дулый буран. Котыра җил. Кар ишелеп явамы, әллә басудагы булган карны себереп йорт яннарына, ишегалдына ташыймы, белмәссең! Йортның әллә кайсы тишекләреннән сызгырып-сызгырып җил кергән кебек. Болай булгач, тәрәзәләрне дә, ишекләрне дә күмә инде.

Сәгадәт ихаталарының авыл читендә булганына тагын бер уфтанып куйды. Бураннарның да төрлесе була. Төрле еллар баштан узган. Басу чите белән өй түбәләре бер төрлегә әйләндереп тау ясалган вакытлар да хәтердән чыкмый. Ул чакта күрше Хәйрулла абый көне буе казыды аларны. Аңа булышырга башкалар килмәсә, өч баласы, сукыр карты белән язга кадәр утырырлар иде шулай.
 
Хәзер Хәйри карт та юк. Сәгадәтбану әйтерсең үзе генә йортта. Барысы да таралышып бетте. Карты намаз иясе, аңа кар басты ни, яңгыр яуды ни, барыбер! Сәгадәтбану карчык котырганнан-котыра барган буранның тавышын күптәннән тыңлый. Тавыкларына җимне күп итеп сипкән, алларына кар ыргыткан. Казларының да тамаклары тук. Атна-ун көнсез ачтан үлмәячәкләр. Тик кызы Миңсылу кайтырга тиеш иде бу ялларга, шуңа бик тә эче поша. Сәгадәт кызына буран булса, кайтма дип әйтеп куймаганына да үкенде.
 
Үкенеп ни файда, буранның үз көе бит. Кичтән дулар-дулар да иртән ап-аяз көн булыр. Тик бу буранның тиз генә тынмаячагын чамалавы кыен түгел иде. Ананың тыныч кына уйлары буран белән бергә кайный башлады. Юлда калса, адашса, барасы юлын табалмыйча басуда калса. Их, бала. Юк-юк, ике малайга бердәнбер булып үскән кызын югалтырга теләми иде ул.
 
...Бу вакытта Миңсылу чыннан да буранда адашам ахырсы диеп, курка-курка басу юлыннан атлый иде. Кар каплаган сукмактан атлавы кыенлашканнан-кыенлаша бара. Күз алларына ашыгып тулай торактан чыгып киткәне килде. Югыйсә, күрә торып буранда чыгарга уйламаган иде дә.
– Сылушка, бүген сиңа кайтып китәргә туры килә инде. Минем янга Вилдан киләчәк. Зинһар ачулана күрмә!
– Кар ява, җиле дә зәһәр! Белмим, китеп булмас. Әни дә кайгырыр. Кеше этен дә чыгармый торган көнгә әйләнеп бара.
– Сылушка, мин шаяртмыйм. Син кайтканчы буран көчәймәс әле. Бүлмәдә икебез генә калыр идек.
– Сиңа нәрсә – бер белмәгән егетме, әллә минме кадерле?
– Ярар инде дустым, атна саен авылыңа йөгерәсең. Үзеңне дә көтеп тора торганнардыр әле, – дип Миләүшә өзми дә куймый, Миңсылуны ишектән үк озатты.
Эшчеләр бистәсеннән басу кырына чыгуга, кызның бер сәбәпсез елыйсы килә башлады. “Шул киребеткән Миләүшәне тыңлап, менә басу уртасында катып үл инде хәзер”, – кызның үз-үзенә үртәлүеннән ачуы килә башлады. Каерылып беткән тукталыш будкасының төрле ягыннан җил сызгыра. Монда ниндидер машина киләчәген көтсәң, туңып-өшеп бетәргә мөмкинсең. Авыл ягына таба хәрәкәтләнергә кирәк. Олы юлдан аларның авылларына кадәр 9 чакрым. Турыдан җәен шуның яртысы гына. Әйләнгечтән юл яхшы, диләр. Бүген кая карарга да белмәссең. Олы юлдан машина яисә атлы берәү очрарга мөмкин. Миңсылу үзендә бөтен көчне җыеп буран эченә таба атлады. Моны шулкадәр бушлыкка бару икәнен ачык тойган мәлдә, атлады да атлады ул. Җилнең сызгыруына, карның явуына карамастан үзенең дөрес юлда бару уеннан тайпыласы килмәде. Өйгә кадәр ничек тә кайтып җитәргә кирәк дигән уй аның җанын өшетте. Бу шулкадәр ерак ара иде. Юлның чиге юк кебек тоелды Миңсылуга.
 
“Үзең белә торып, үз аңыңда булып мондый хатаны эшләп буламы икән – ник чыктым бу юлга!.. Миләш куып чыгаргач та, Сәҗидәгә кереп кунасы калган”, – дип өзгәләнгәндә ул кулларының өшегәнен тойды. Үзе басу буйлап ыҗгырган җилгә каршы атлый, үзе кайнар бер рәхәтлектән эри кебек тоела башлады. Бераз бара да, аннан ятып тора ул хәзер. Кыз шактый газапланып барганнан соң, утырып торырга булды. Хәл керсен өчен әллә йокымсырап алыргамы, дигән уйларны башыннан куып та карады. Тагын кузгалып, буран эченә кереп китте. Бара-бара, әйләнеп карый торгач, ялгыш басу эченә кергәнен абайлады. Тагын зур юлга чыгып, баруын дәвам итте. Ничә еллар йөргән юллар да үзгә кебек тоелды аңа. Тәмам нуҗарды кыз. Барырлык көче калмады. Күз ачкысыз буранда кая барганын да чамаламый иде.
 
Ничек тә булса, бу сукмактан тайпылмаска. Әгәр бу таш юлдан читкә китсә, басуда өшеп үләчәк ул. Миңсылуга бу чарасызлыктан, хәлсезлектән бик нык авыр булып китте. Аптырагач, сумкасындагы әйберләрне берәм-берәм ташлый башлады ул. Юылган чиста банкалар, киемнәрен дә атып калдырды. Күчтәнәчкә дип алган ак күмәчне генә ташлый алмады.
 
Котыра буран, исә җил, алда берни күренми. Юлның яртысы үтелгәндер үтелүен. Шактый барды бит. Тик кая барганын гына аңламады. Миңсылу үзен адашты дип уйлады. Адашмаса, якын тирәдә берәр авыл булыр иде дигән уйлар аның җанын ашады. Уйлар да арды, кыз да тәмам изрәде. Бу озын һәм газаплы билгесезлектән аның котыласы килә иде. Булмас, кайтып җитеп, сау бул, әнкәй – бу сүзләрдән кул-битләре тәмам күшеккән, салкын үзәгенә үткән кыз карга тезләнде дә елап җибәрде. Шуның белән дөнья бетте кебек тоелды аңа. Бетте, бар да бетте. Тезләнгән җирдән, Миңсылу башка тора алмады. “Йә Аллаһым, бир бер ярдәм!” – диде ул әтисенең сүзләрен кабатлап. Үзе шушы сүзләргә эреп тә китте.
– Ядкәр, ат өректе, туктап тор!
Нияз ат каршына чыгып, кара җәймәне алып атмакчы булды. Карланып беткән җирдә нәрсәдер ятканын күреп, туктап калды. Нәрсә соң бу, җанвармы, чүпрәкме? Кеше, ахырсы? Нияз аны ат каршысыннан читкә тартып алып, чанага таба күтәреп алып килде.
– Абый, атны гына тот, хәзер салам, белмим, әллә исән-әллә юк. Буран тагы да котырганчы авылга кайтып җитәргә кирәк, – дидед Нияз Миңсылуны күтәреп. – Адәм баласы бигрәк авыр, чаптырдык.
Ядкәр белән Ниязның күрше авылдан кайтып килешләре иде. Турыдан юлга кар салгач, ерак юлдан китәргә булдылар. Басуда буранның тагы да хәтәррәк икәнен күреп тизрәк юырттылар. Байтал әйбәт, карлы юлларны юыртып кына уза. Арттан буранлы кар очып кына кала. Тигез юлдан атларының бер адым кырыйга сикергәнен күреп, Нияз үзе дә әздән генә очып төшмәде шул чак.
– Менә бит, кемнедер коткардык. Әнә теге әбинең шәленә төр үзен. Бәлки терелтербез. Әни янына гына кайтып җитик, – диде Ядкәр үзе дә аны-моны абайламыйча.
Улларының кайтканын көтеп арган Нурия апа, ятып торган иде. Ишектән нәрсәдер күтәреп керүләрен күреп аптырап та калды.
– Әни, ул исән әле, терелтик, моны басудан таптык
– Йә, Аллам, урынга салыгыз үзен. Хәзер үзем карыйм. Мич каршында аш бар, алып ашагыз. Әйттем түтигә, бүген бездә генә кал дип. Анысы да кире беткән, тизрәк өенә кайтырга ашыкты. Үзегез дә шушы бала кебек басуда калыр идегез.
 
Нурия әллә кайларга яшергән яшел еланнарын, каз майларын да эшкә җикте. Өч көнгә кадәр урыннан тора алмады Миңсылу. Өч көннән буран да тынды, кыз да аягына басты. Сораша торгач, Миңсылу буранда бөтенләй икенче якка киткән булып чыкты. Күрше районның бер авылында кыз терелгәнче тагын берничә көн торды. Аннан Ядкәр аны әнисе янына илтте. Сәгадәт апаның Миңсылуны күргәч кулыннан табасы төшеп китте. Ул кызының исән булуына өметен өзгән иде инде.
Буран хәлләренең, заманча итеп әйтсәк “Буран” операциясенең азагы да бар. Ядкәр белән Миңсылу шулай танышып-кавышып гаилә кора. Бүген дә улы белән килененә оныклар карашып, бергәләп матур итеп яшиләр. Тик буранга гына беркем тыныч күңел белән карый алмый. Улый буран, дулый бурай, бураны шундый көчле...
 
Фото: https://pixabay.com
 

Рәсимә ГАЛИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»