поиск новостей
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
  • 15.04 Нәзер. Тинчурин театры, 18:30
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Март
  • Рәшит Имашев (1939-2007) - рәссам
  • Рөстәм Килдебәков - рәссам
  • Фатих Кәрими (1870-1937) - язучы
  • Рәдиф Гаташ - шагыйрь
  • Альбина Шакирова - стендка атучы
  • Идрис Кәлимуллин - җырчы
  • Светлана Гөлтәева - язучы
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.02.2022 Медицина

Хастаханәләр шыплап тулган, «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шалтыратулар тынып тормый

Соңгы бер тәүлектә – 698 очрак! Татарстанда бер көн эчендә коронавирус йоктыручылар саны буенча әнә шундый антирекорд куелды. Республикада бер атна эчендә коронавирус йоктыручылар саны өч тапкыр арткан дигән сүз бу. Россия күләмендә бер тәүлек эчендә ковид йоктыручылар саны 98 меңнән арткан. Мондый хәлнең пандемия башланганнан бирле күзәтелгәне булмаган.

Коронавирусның яңа «омикрон» штаммы пәйда булу белән коронавирус әнә шундый зур тизлектә тарала башлады.

Тавыш карлыгу сагайтсын

Хәзерге вакытта республикада 37 кеше коронавирусның «омикрон» штаммын йоктырган. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, аларның 31ендә бу чир ОРВИ рәвешендә узса, калганнары аны бернинди билгеләрсез генә үткәргән. Атна азагында Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдагы ике атнаның бик киеренке булачагын искәртте. «Бер атна эчендә Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны өч тапкыр артты. Бу «омикрон» штаммы таралу белән бәйле. Алдагы ике атна шактый киеренке булачак. Без моңа әзер булырга тиеш», – диде Президент.
 
Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты, Республика клиник хастаханәсенең тера- пия клиникасы башлыгы Диана Габделганиева сүзләренә караганда, коронавирусның яңа «омикрон» штаммы ал- дагыларыннан шактый аерыла.
 
– Гадәттә, коронавирус йоктырган кеше ис, тәм сизми башлый. Ләкин «омикрон» штаммы вакытында бу сирәк күзәтелә. Аның тагын бер үзгә билгесе бар. Ул да булса – тавыш карлыгу. Кеше кисәк кенә тавышы карлыгуны күп сөйләү яки салкында озак итеп сөйләшеп тору нәтиҗәсе дип уйларга мөмкин. Чынлыкта исә ул шушы җитди авыруның бер билгесе булып чыга. Тора-бара кешенең тамагы да авырта башлый. «Омикрон» штаммы, нигездә, өске сулыш юлларына зыян сала, – дип сөйләде табиб.
 
Коронавирусның яңа штаммы бик зур тизлектә тара- луы, йогышлы булуы белән дә аерыла. «Вектор» вирусоло- гия һәм биотехнологияләр фәнни үзәгенең Екатеринбург филиалы җитәкчесе Александр Семенов берничә көн элек шундый белдерү белән чыкты. Белгеч сүзләренә караган- да, аны эләктергән кеше инфекцияне берничә сәгатьтән соңук башкаларгада йоктыра. Коронавирусның башка штаммнарына моның өчен өч-дүрт көн вакыт кирәк. Шуңа күрә соңгы бер атна эчендә хастаханәләрнең авырулар белән шыплап тулуына, «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шалтыратуларның тынып тормавына да аптырарлык түгел.
 
«Үзлегеңнән генә дәваланырга ярамый. Ике көн дәвамында 38,5 температура сакланса, кеше авырдан суласа, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк», – ди Диана Габделганиева. Тән температурасы 37 тирәсендә генә тирбәлсә, чаң сугарга кирәкми, билгеле. Хәзерге вакытта даруханәләрдә кеше коронавирус белән авырыймы-юкмы икәнлекне бер мизгелдә ачыкларга ярдәм итүче экспресс-тестлар сатыла. Татарстанның баш терапевты ул һәр гаиләдә запаста торырга тиеш дигән фикердә. Әлеге экспресс-тест уңай нәтиҗә күрсәтсә, бу хакта теркәлү урыны буенча хастаханәгә хәбәр итәргә кирәк. «Шундый чорда яшибез: борынга сала, температура- ны төшерә торган дарулар һәрчак кул астында торырга тиеш», – ди Диана Габделганиева. Көн дәвамында чиста су эчеп, бүлмәләрне җилләтеп торырга да онытмаска кирәк. Антибиотикларны фәкать табиб кушуы буенча гына эчәргә кирәк.
 
Бала да авыр кичерә
Соңгы арада балалар да коронавирусны авыррак кичерә башлаган. Гыйнварның соңгы ункөнлегендә республикада коронавирус йоктырган балалар саны 11 тапкыр (!) арткан. Белгечләр моны әлеге дә баягы «омикрон» штаммы таралу белән бәйләп аңлата.
 
Республика клиник балалар хастаханәсе табиб-пульмонологы Илнур Закиров сүзләренә караганда, бүген биредәге ковид госпиталендә 80ләп бала дәвалана. Алар арасында ИВЛ аппаратына тоташтырылганнары юк. Әмам кислород маскасы киеп дәваланырга мәҗбүр булган балалар шактый икән. «Коронавирусның «омикрон» штаммы пәйда булу белән балалар ешрак авырый башлады. Бер яшькә кадәрге балалар арасында хастаханәгә эләгүче сабыйлар аеруча күп. Бала тудыру йортыннан турыдан-туры безгә китерелгән нарасыйлар да бар», – ди Илнур Закиров.
 
Белгеч сүзләренә караганда, тән температурасы 39 градустан да югарырак күтәрелгән сабыйлар кичекмәстән хастаханәгә салына. Үсмерләрне исә температурасы өч көннән соң да төшмәгән очракта шундый язмыш көтә. Моннан тыш, тәнен көзән җыерган, авырдан сулаган, бугазы тарайган балалар да иң беренче чиратта хастаханәгә салына. «Баштарак коронавирус вакытында балалар эч китүдән тилмерә иде. Хәзер исә аларның тән температурасы күтәрелеп аптырата. Аны тиз генә төшерерлек тә түгел. «Омикрон» штаммы йоктырган балаларда үпкә җәрәхәтләнү очраклары да азрак. Ул күзәтелгән очракта да зарарлану дәрәҗәсе 25 проценттан да артмый», – ди Илнур Закиров. Табиб ата-аналарга беренче 3 тәүлектә балада күзәтелгән билгеләргә аеруча игътибар итәргә куша. «Омикрон» котырган чорда артык авырлыктан интеккән, йөрәгенә операция кичергән, ДЦП диагнозлы, бавыры авырткан балалар сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк, ди белгеч.
 
Дистантка күчмибез
Игътибарлы булу, димәктән, атна азагында Хөкүмәт йор- тында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ата-аналарны бу көннәрдә аеруча уяу булырга чакырды. Президент, авырып, мәктәпкә бара алмаган ба- ла җәмәгать урыннарында да йөрмәскә – өйдә генә утырырга тиеш дигән фикердә. «Мәктәпләрне дистанцион рәвештә укуга күчерергә җыенмыйбыз. Әмма мәктәпләрдә иртәнге фильтрлар эшләргә тиеш. ОРВИ ачыкланган класслар карантинга ябылырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
 
Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Татарстанда 12–17 яшьлек балаларга коронавируска каршы вакцина ясый башладылар. Хәтерләсәгез, узган ялларда республикага 2880 доза «Спут- ник М» вакцинасы кайтарылды. Ел дәвамында республикага барлыгы шундый 200 меңнән артык доза вакцина кайтыр дип көтелә. Хәзерге вакытта 193 үсмер ковидка каршы при- вивка ясаткан инде. Вакцина ясату – ирекле.
 
«Прививка ясатканнан соң баланың тәне авыртырга, температурасы күтәрелергә мөмкин. Хәлсезлек, сүлпәнлек кебек билгеләр дә күзәтелә ала. Мондый күренеш өч көн дәвамында күзәтелә ала. Моннан куркырга кирәкми», – дип искәртте Илнур Закиров. Хәзерге вакытта Татарстанда 2389942 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан.
 
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.02.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»