поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.02.2022 Шоу-бизнес

Рината Тэй: "Иремне ташлап китә алмыйм"

Җырчы Рината Тэй иренең ни хәлдә булуы, бу хактагы уй-кичерешләре турында сөйләде. Хәтерлисездер, аның ире юл фаҗигасендә могҗиза белән исән калды.

- Таныла башладым дигәндә генә гаиләңдә коточкыч фаҗига булды...
 
- 2019 елның 25 октябрендә Сагир юл һәлакәтенә эләкте. Ике айга якын комада булды. Комадан чыккач, ярты ел сөйләшмәде. Сөйләшү түгел, аваз да чыгара алмады. Март аенда гына "а" дия башлады. Хәзер дә сөйләме сакау, "р" хәрефен әйтми. Табиблар кызганмаска, таләпчән булырга куша. Мин шулай эшләргә тырышам да. Без яңадан яшәргә өйрәнәбез. Кайвакыт кычкырып елыйсым килә, әмма күздән яшь акмый. Әйтерсең, бөтен яшьләрем түгелеп беткән. Шулай да тамакта төер тора. Элек гел елый идем. Үзе янында еларга ярамагач, коридорга чыгып елый идем. Аны мондый хәлдә күрү бик авыр иде миңа. Бу хәлләр аркасында депрессиягә бирелдем, чәчем агарды. Хәзер шуны уйлыйм: һәр башкара торган җырым язмышыма охшаш икән бит. Чынлап та, бу тормыш бер каралы, бер аклы. “Язмышларым мине көчле итә, ялгышларым мине яшәтә” сүзләре кергән “Мин яшим” җырын Сагир аеруча яратты.
 
- Гаиләгезгә күз тигән дип уйламыйсыңмы?
 
- Бәлки күз тигәндер. Яшермим, бер күрәзәчегә бардым. Бу хәлнең ни өчен безнең белән булганын беләсем килде. Чарасызлыктан күрәзәчегә барырга мәҗбүр булдым. Кызганыч, ул минем сорауларыма җавап таба алмады.
 
- “Авыру ир нигә кирәк сиңа?” диючеләр бармы?
 
- Билгеле, бар андыйлар. Ләкин мин аны ташлап китә алмыйм. Беренчедән, ярату хисе әле дә бар. Уртак балабыз үсеп килә. Икенчедән, кызгану хисе бар. Өченчедән, мин аны ташласам, үзем дә яши алмаячакмын. Дүртенчедән, ул да миннән башка яши алмаячак. Мин аны аягына бастыру өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен.
 
- Сагирның хәтере ничек?
 
- Никахны, туйны бөтенләй хәтерләми. Хәтере начар. Бүген иртән сөйләшкән сүзләрне төшкә оныта, кабат сорый. "Әйттем бит инде", - дигәч үпкәли. Үзенә дә кыен инде.
 
- Иреңне дәвалауга халыктан ике тапкыр акча җыйдың...
 
- Бу миңа бик авыр бирелде. Беренчесендә елый-елый видео төшердем. Аны социаль челтәргә куя алмыйча йөрдем. Халык алдында бик уңайсыз иде. Нәтиҗәдә ул видеоны иҗатташ дустым Гөлназ Асаева чыгарды. Беренче комментарийларны укырга курыктым. Негатив булмады түгел, йөрәккә тигән сүзләр күп булды. Ә икенче тапкыр акча җыйганда, тискәре фикер язучылар азрак иде. Шул акчага без 1,5 ай Мәскәүдә тернәкләндерү үзәгендә дәваландык. Барлыгы 1,5 миллион сум акча китте. Әле бу безнең илдә. Чит илдә дәвалану бөтенләй кыйммәт. Аннан соң хәйрия концерты оештырган идек. Анда 180 мең сум акча җыелды. Ярдәм кулы сузган артистларга зур рәхмәтемне белдерәм. Шуңа инандым: мине татар эстрадасында хөрмәт итәләр икән.
 
- Сагирны аякка бастыру өчен күпме вакыт кирәк?
 
- Бернинди фаразлар да юк. Хәзер менә тазына операция кирәк. Казанда андый операциягә алынырга куркалар. Мәскәүгә барып карарга исәп. Сентябрь аенда Курган шәһәренә хат язган идем. Аларның җавабы гыйнвар аенда килде. Курган табиблары Сагирның терсәк буынын алыштырырга ризалык бирде. Операциянең бәясен төгәл әйтә алмыйм, әмма бик кыйммәт. Хәзер ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына квота сорап мөрәҗәгать иттем, чөнки кабат халыктан акча җыярга теләмим.
 
- Авариядә Сагир гаепле дип танылды. Ул зыян күрүчегә күпме түләргә тиеш?
 
- Сагир каршы як полосасына чыгып, фурага килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә фурага ут капкан. Суд чыгарган карар буенча, Сагир зыян күрүчегә 2 миллион сум тирәсе акча түләргә тиеш. Без ул акчаны түләүдән баш тартмыйбыз. Әмма бүгенге көндә аны түләргә мөмкинлегебез юк. Алай гына да түгел, операциягә кайдан акча табарга икән дип баш ватам. Сагирның әти-әнисе пенсиядә. Үзем дә очып очка ялгап яшим. Сатыр әйберем дә юк. Без әле дә улым белән арендага алынган фатирда яшибез. Сагир Чаллыда әниләрендә яши. Аны карарга бертуган абыйсы ярдәм итә.

- Улың әтисен сагынамы?
 
- Бик нык. Соңгы арада бигрәк тә сагына. Беркөнне әтисен төштә күргән. Имеш, гаиләбез белән машинада барабыз. Рульдә - Сагир, ләкин машинаның педальләре юк икән. Бу - инвалидлар өчен машина. Бала андый машиналар барлыгын белми дә. Мин бу төшне хәерлегә юрадым. Миндә сизү-тою хисе көчле. Бу кадәр тырышуым юкка түгелдер дип ышанам. Сагир максималь рәвештә тернәкләнер дип өметләнәм.
 
- Рината, сиңа 34 кенә яшь. Хатын-кызга ир назы кирәк чак...
 
- Миңа бу хакта гел әйтәләр. Беләсеңме, тормышта зур авырлыклар булгач, ул хакта уйларга вакыт та, теләк тә юк. Кеше мине сулга йөри дип уйлыйдыр. Мин беркемгә дә берни дә исбатларга теләмим. Минем ирем бар һәм мин аңа тугры булачакмын. Сүз дә юк, кайвакыт аның җылысы җитми миңа. Ләкин бар да вакытлыча...
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.02.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»