поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
11.12.2010 Дин

Зәен Маһир – ислам музыкасының яңа суперйолдызы

Халкыбызның музыкаль сферага битараф түгеллеге бөтенебезгә мәгълүм. Хәзер исә музыка өлкәсендә динебез белән бәйле сегмент та калыпланып килә. Татар мохитендә инде шул юнәлештә эшләргә тырышкан, һич югында максат куйган профессионаллар да хасил булды. Әмма аларның иҗат җимешләре әлегә бармак белән генә санарлык. Мондый ситуациядә ирексездән башка халыкларның тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү табигый.

Укучыларга без Зәен Маһир исемле башкаручының иҗатын тәкъдим итәргә булдык. Аның турында шундый мәгълүмат җиткерә алабыз: ул 1981 елгы, чыгышы белән Ливанның Триполи шәһәреннән, бүген исә Швециянең башкаласы – Стокгольмда яши һәм иҗат итә. Аның беренче альбомына 13 композиция кергән. Альбом исеме үк – “Рәхмәт Сиңа, Аллаһ!” – аның иҗат программасын чагылдыра. Альбом 2009 елның 1 ноябрендә тәкъдим ителгән. Аның җырлы клипларын интернетта карарга була, алар бик популяр, үткән арада, мәсәлән, YouTube та миллионлап караучылар булган.

Биографиясенә килгәндә исә, аның әтисе Мостафа Маһир Ливанның Триполи шәһәрендә җырчы булып эшләгән. Швециягә күченгәндә Зәенгә 8 яшь генә була. Университетта белем ала, белгечлеге буенча – авиацион техник. Үсмер чактан ук үзешчән рәвештә дуслары белән музыкаль группаларда шөгыльләнергә ярата. Беренче музыкаль инструментны аңа 10 яшендә алып бирәләр.

Эшчәнлеген ул башта музыкаль продюсер буларак башлый, Ню-Йоркта да хезмәт итә. Әмма шушы сферадагы гадәтләр, әхлаксызлык белән килешә алмый. Аннары ул дингә ныклап мөрәҗәгать итә һәм Швециягә кире кайтып 2009 январеннән үзенең альбомын чыгаруга тырышлык куя.

Альбомы уңышны казана, җырчы Якын Көнчыгышта, АКШта һәм башка бик күп илләрдә гастрольләрдә була. Әмма иң зур популярлыкны Малайзиядә казана. Малайзиядә альбомы платиналы булуга ирешә. “Иң яхшы дини җыр” номинациядә Зәен берничә музыкаль конкурста җиңүче дип табыла. Аның уңышын шуннан да күзгә китерергә була: фейсбукта бер ел эчендә фанатлары саны бер миллионнан ашкан.

Безнең өчен Зәен иҗаты гыйбрәтле булырга бик мөмкин. Күпчелек җырлары инглиз телендә, җиңел аңлашылалар. Видеоклипларда инглизчә юллары ук куелган. Клиплары тәрбияви яктан да бик файдалы: гөнаһтан арыну, яхшылыкка омтылуга чакыручан. Һәм эшләнеш сыйфаты да бик бгары, заманави. Җырчының аудио-видеоларын бик җиңел табырга мөмкин: Maher Zain исеме буенча интернетның күп сайтларында алар урынлашкан, контактта һәм фейсбукта да бөтенесе бар. Зәенне хәзер ислам музыкасында яшь суперйолдыз дияргә була.

Без, татарларда да, якын арада шундый мәгънәле, хәләл музыка әйберләре хасил булыр дип ышанасы кала. Бездә дә үтүче музыкаль конкурс-бәйгеләрдә дистәләгән номинацияләр арасында “дини җыр” исемлесен дә күрергә насыйп булсын иде.

Мөхсин ВАХИТОВ
Musulman.su
№ --- | 11.12.2010
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы