|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2022 Хәвеф-хәтәр
2 яшьлек малай әти-әнисен һәм туганнарын үлемнән коткарганТехаста 2 яшьлек малай гаиләсен янгыннан коткарган. 7 кешелек гаиләдә ул гына янгын чыгуын сизеп калган. Ирле-хатынлы Натан һәм Кайла Дал сөйләүләренчә, 15 гыйнвар төнендә ул һәм аларның 5 баласы иыныч йоклап яткан. Йортта кайсыдыр моментта янгын чыккан, әмма COVID-19 вакытында ис тою сәләтен югалткан ир белән хатын көек исен сизмәгәннәр. Иртәнге 4.30 сәгатьтә әти-әниләренең йокы бүлмәсенә ике яшьлек Брендон кергән һәм аларның кроватена аягы белән тибеп, “миңа эссе” дигән. Сикереп торган хатын ишектә ялкын күргән һәм шунда ук ирен уяткан. Алар тиз генә балаларны тышка алып чыккан.
Пожардан котылган гаилә тышта чакта янгын сигнализациясе эшли башлаган. Янгын гаиләне йортлары һәм ике машиналарыннан мәхрүм иткән. Шулай да ике яшьлек нәни малай аларның гомерләрен саклап калу – зур бәхет.
Фото:Decatur Fire Department
Әлфи ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|