поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
29.01.2022 Җәмгыять

Картлар йортында яшәүче Салихҗан бабай: «Мине зиратка алып кайт…»

Картлар йортында яшәүче Салихҗан абый авылдашы Алсуга шулай дип шалтыраткан. Көненә әллә ничә шалтырата. Сүзе бер – мине зиратка алып кайтыгыз! Бабайның ни әйткәнен аңламаган Алсу ханым,аптырап, картлар йортына шалтырата. Алар аңлата: бабайның авылга кайтасы килә…

Гыйниятуллиннарның бик мәшәкатьле чагы була.  Бер ел элек йортлары, каралты-куралары янып көлгә әйләнгәч, кеше өендә торып, йорт җиткереп бетергән мәлләре. Әле ярый авылдашлары, райондашлары ярдәм итә үзләренә. Өсләренә кияргә бер алмаш киемнәре дә булмый. Гаиләдә дүрт бала, иң кечкенәсенә 1,5 яшь була.
 
– Аллаһы Тәгалә безне янгында исән калдырып, аннары безгә бабай җибәреп сынап карагандыр, мөгаен. Йорт-җире янган кешене бик аңлыйм мин. Иң кыен чаклар иде ул. Балаларым үз киемен сорап елый, кешенекен кимиләр. Үземнең дә кияр киемем юк иде. Шөкер, авырлыкны күтәрә алдык. Ә инде бабайга килгәндә, без аны тәрәзәсендә – челтәре, утырырга урындыгы булмаган йортка алып кайттык. Хәлен генә белергә барган кешеләр идек бит, югыйсә, – ди Алсу ханым.
 
Салих абый Сарман районында туа. 18 яше тулгач, армиягә китәм дип йөргәндә, комбайнга  кулын кыстыра. Шуннан гариплегеннән читенсенеп кала, өйләнергә дә уйламый. Гомере буе электрик булып эшли.  Язмыш аны Зәй районының Сармашбаш авылына китерә. Ул шунда яши башлый. Алсу апалар белән шунда якыная. Бервакыт Салих абый бармакларын өшетә. Табиблар аларны саклап кала алмый. Шуннан соң ялгыз яшәү тагын да кыенлаша. Ашарына пешерә алмагач, үз теләге белән картлар йортына китә.  Анда ун ел яшәгәч, туган җирен сагыну җиңә…
 
– Картлар йортыннан безгә бабайны 1 айга бирделәр, – дип сөйли Алсу Гыйниятуллина. Янәсе, кунакка кайта. «Калдырмагыз мине!» – дигәненә түзәрлек түгел иде. Йөрәгемне тыңлап, алып чыгып киттем. Бер айга гына бит, аннары илтеп куярбыз, дибез. Сарман районына кергәч, Салих абый җырлап җибәрде. Аннан үксеп елый башлады. Шулкадәр сагынган иде ул үз җирен. Ул елый, мин елыйм. Әнә шулай өйгә кайтып җиткәнне сизмәдек тә…
 
Салих абый үзе сорап кайтса да, беренче атналарда гаиләгә ияләшә алмый. Алсу апага да, үзенә дә кыен була. Китәр вакыты җиткәч,алар бер-берләренә якынайганын аңлый. Бабайның китәсе килми, гаиләнең –җибәрәсе. Инде нишләргә? Алсу ханым районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләреннән  республикада өлкәннәрне тәрбиягә алу программасы эшләвен белә. Шулай итеп, бабай аларда яшәп кала. Биш елдан артык бергә инде алар.
 
–  Олы кешегә бер җылы сүз җитә бит! Һәрнәрсәнең хикмәте бар. Тавык ите пешергәч, мин аңа ботын бирәм. Сөенә инде шуңа. Бәрәңгене бик ярата. Йомырканы көндә ашый. Хәзер инде Салих абый үз кешебезгә әйләнде. Балаларым да аның өчен нишләргә белмиләр. Ирем дә, әйдә, бабай, чәй эчик дип кенә тора,– ди Алсу ханым.
 
 
Балалар дигәннән, өч малай янына бик соңлап кына кыз да алып кайта алар. Әнә шул кызчык бабай өчен аеруча үлеп тора. Улларының икесе гаилә корырга өлгергән инде. Өченчесе Әлмәттә медицина көллиятендә белем ала. Атна саен бабайны мунча кертү – малайлар өстендә. Алсу ханымның да, өйдә олы кеше булгач, күңеле тыныч.
 
– Мәдәният йортында эшләгәч, гел өйдә утырып булмый. Кайчак ипи пешерергә куям да, фәлән минуттан сүндерерсең дип әйтеп калдырам. Бабаем, мин әйтүгә, урындыгын күтәреп, газ янына килеп утыра. Вакыты җиткәч, сүндереп куя. Әле мин кайткач, зарланган да була. Көнозын ипи пешердем, дип шаярта. Камыр күперә башласа да, эченә уклау куям да, бабаемны сакка калдырам. Кабаргансаен, төртеп төшер дим. Рәхәт аның белән. Шулай бергәләп гомер итәбез инде, – ди. – Салих абыйның – үз бүлмәсе, үз телевизоры. Рәхәтләнеп ял итә. Шөкер, үз аягында. Беркемгә комачау итми. Аның өчен күп итеп газеталар алдырабыз. «ВТ»ны бер хәрефен калдырмый укып бара. Укыганнарын безгә дә сөйли. Күңелле яшибез.
 
Салих абыйның хәлен районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә белеп тора. Әле менә туган көне белән котлап киткәннәр. Бабайга 77 яшь тулган.
 
– Бабай тәрбияләү– кешегә сөйләп мактанырлык әйбер түгел инде ул. Күңел эше. Без дә бит бабай алыйк дип бармадык. Димәк, шулай язган булган. Әмма алып кайтуыбызга бер дә үкенмибез. Кеше рәхмәтләре йөртә бит безне. Ә Салих абый ул сүзне кызганмый, – ди Алсу ханым. – Йөрәгегез куша икән, күңелегездә кемнедер бәхетле итү хисе яши икән, өлкәннәрне сөендерегез. Аларга үз туган ягы, торган җире, аның туфрагы, суы бик газиз. Әнә шул хистән мәхрүм итмәскә иде үзләрен.
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы