поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.01.2022 Бәйге

«Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы ничек узды (ФОТО, ВИДЕО)

Кичә Казанда «Блогер.Татар» республикакүләм бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Авыллар темасына багышланган Икенче бәйге һәм гаилә темасына багышланган Өченче бәйге җиңүчеләре тантанага Татарстанның төрле районнарыннан килгән иде. Һәр бәйгенең унар җиңүчесе егермешәр мең сум премиягә ия булды.

Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Зәлия Зиннурова “Лайк” дигән өр-яңа җырын башкарды. Әтисе Зөлфәт Зиннуров та музыкаль күчтәнәч белән килгән. Рус егете Андрей Кошкин башына түбәтәй киеп саксофонда “Әпипә”, “Туган як” һәм башка популяр татар җырларыннан попурри башкарды. Айсылу Габдинова үзенең көчле тавышы белән “Тантана” залын яңгыратты. 
 
Бәйгенең символы – җиңүченең исеме язылган истәлекле телефонтоткыч. Җиңүчеләргә аны диплом һәм чәчәк белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов тапшырды. Исегезгә төшерәбез, «Блогер.Татар» бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештырды. Комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов кинәт килеп чыккан эшлекле сәбәпләр аркасында, кызганыч, бәйрәм тантанасында катнаша алмады. Аның каравы, Беренче «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ул мөхтәрәм кунак булган иде. Тантананың шушындый форматта узуы буенча үзенең җылы хисләрен белдергән иде шулчак.
 
Бу юлы үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр арасында Төркиядән Алсу Нургатина һәм Бишкек каласыннан Нурия Шәрәфетдинова да бар иде. Нурия ханым ерак Кыргызстаннан бәйрәм тантанасында катнашучыларга видеосәламен яздырып җибәргән.
 
Диплом һәм акчалата бүләк алучылар арасында танылган медиашәхесләр дә бар. Гөлүсә Батталова, Эльмира Сираҗи, Айваз Садыйров һ.б. Айваз үз бүләген алганда сүзсез калмады, рәхмәтләрен әйткәннән соң 20 мең сум бүләген ничек сарыф иткәнен дә сөйләде. Өенә микродулкынлы мич алган икән. “Бик кыйммәт булган ул”, – дигән төрттерүгә “встраиваемый ул, шуңа кыйммәт”, – диде җиңүче. Шулай ук Айваз бәйрәм тантанасының 5 минутын “урлап”, “Татар блогерлары кодексын” тәкъдим итте. Аны экранга чыгарып һәр 6 пунктын тәфсилләп аңлатты. Файдалы тәкъдим булды бу. Һәм  аның «Блогер.Татар» бәйгесендә яңгыравы бик урынлы һәм символик булды. 
 
20 мең сум бүләкне ничек файдаланачагы турында Айгөл Тимер дә серен чиште. Ул бу акчаны үзенең блогын үстерергә тотачак. “Мин әле бу бүләктән тыш иремнән “спор” да оттым, чөнки ул минем җиңәчәгемә ышанмады, карале син аны!” – ди Айгөл Тимер.
 
Әбисенә “Нәнәй” аккаунтын алып барырга ярдәм итүче Альбина Исмаева 20 мең сум акчаны әбисенә алып кайтып, кулына тоттырган. 86 яшьлек Фәния әби оештыручыларга күз яшьләре аша рәхмәт әйтә. Түбән Камада яшәп ятучы Ак әбине бүген 8 мең кеше укый. «Блогер.Татар» бәйгесендә җиңгәннән соң укучылары саны тагын да арткан.
 
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының рәсми өлеше тәмамлангач, кечкенә генә чәй эчү мәҗлесе булды. Аралашу, танышу, селфи-мелфи һ.б. Ә без, оештыручылар, телефоныбызга һәм инстаграмнарыбызга кич буе рәхмәт сүзләре кабул иттек.

  
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
“Татар-Информ” фотолары.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»