|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2022 Фаҗига
Бәкегә чумып һәлак булган хатынны таптылар. Аның ике баласы ятим калды19 гыйнварда Кач ману бәйрәме көнендә бәкегә төшеп батып үлгән хатынның мәетен 9 көннән соң тапканнар. Бу хакта SHOT Телеграм-каналы хәбәр итә. Мәрхүмәне бәкедән бер километр чамасы ераклыкта тапканнар. Фаҗига булган көнне хатын гаиләсе һәм танышлары белән Выра авылында дача арендага алган була. Мунчадан соң алар бәкедә су коенып алырга ниятлиләр. Хатын кинәт суга сикерә һәм кире чыкмый, аны көчле агым боз астына алып китә. Аның ике баласы ятим кала.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|