|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2010 Җәмгыять
Р.Миңнеханов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының “өй туе”нда булдыБүгенге тантанага китергән вакыйганы республикада урман үстерүчеләргә карата аерым хөрмәт дип кабул итәбез, дип, ТР урман хуҗалыгы министры ТР Президентына рәхмәт белдерде Бүген Татарстан урман хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен истәлекле вакыйга – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының өр-яңа бинасы рәсми ачылды. Шушы шатлыкны уртаклашырга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Идел буе федераль округы буенча урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Андрей Карпилович, Санкт-Петербург дәүләт урман техник академиясе ректоры Андрей Селиховкин һ.б. рәсми кешеләр килде.
ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә әлеге ведомствога караган “Лесничество”, “Лес” дәүләт бюджет учреждениеләре директорлары һәм күп санлы хезмәткәрләр, урманчылар, республика мәктәпләрендә укучы яшь урманчылар вакыйганы тамаша рәвешенә китереп, кунакларны музыкаль чыгышлар белән каршы алды, урман нигъмәт-байлыкларыннан, урман үстерүчеләр һәм умартачыларның эш коралларыннан, шулай ук чыбыктан, мунчала, агач ише материаллардан ясалган көнкүреш товарларыннан торган экспозициягә чакырды. Биш катлы бинаның 2 нче катындагы фойены тулысынча биләгән күргәзмә Саба, Лубян, Арча, Кайбыч, Нурлат, Кама, Шәһәр яны, мәктәп урманчылыкларыннан китерелгән экспонатлардан төзелгән. Республиканың танылган урманчысы Нургали Миңнеханов стенды исә әлеге шәхес хакында шактый мәгълүмат бирә, “Балалар карашыннан урман” экспозициясе яшь буынның караш-фикерләрен, мөнәсәбәтен чагылдыра.
Бу бинаны урман хезмәткәрләре сарае дияргә була – министрлык элек Павлюхин урамында, аннары Космонавтлар урамында тар бина-бүлмәләрдә эшләде, инде менә XXI гасыр таләпләренә туры килгән шартларга күченде, дип канәгатьлек белдерде Татарстан Президенты. “Балаларны, бөтен республика халкын җәлеп итәчәк комплекслы бина бу, чөнки урман хуҗалыгы тарихын яктырткан музей оештырылачак, урман продукциясе белән сәүдә итәчәк кибет, урманның шифалы сыйлары тәкъдим ителә торган кафены сыендырачак һәм, гомумән, тарту көченә ия булачак урын бу”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Шулай ук А.Карпилов та, эшчәнлектә яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын, хәерле юл сезгә, дип теләде һәм, бүгенге вакыйга республиканың урман хуҗалыгы тармагына мөнәсәбәтен күрсәтә, дигән фикер белдерде.
“Җәннәткә беренче булып укытучылар һәм урманчылар кертелә, диләр, чөнки Җир йөзендәге иң изге һөнәрләр алар. Татарстан урман хуҗалыгына бик шәп бина төзеп тапшырылды, республикабыз Президенты да эшчәнлегебездә таләп-бурычларны югары куйды, бүгенге тантанага китергән вакыйганы урман үстерүчеләргә карата аерым хөрмәт дип кабул итәбез”, - дип, министр Н.Мәһдиев Президентка рәхмәт белдерде һәм хезмәттәшләрен тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә өндәде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен Казанның Ямашев проспекты, 37а адресы буенча салынган 5 катлы мәһабәт бинаның гомуми мәйданы – 6327, 47 кв.м. (ул республика милке). Шунда ук федераль структураларның барлык территориаль органнары, республика ведомстволары урнаша. Бу исә урманда эшләр оештыру һәм башкару өчен рөхсәт язуларын “бер тәрәзә” рәвешендә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки хәзергәчә алар Казанның төрле районнарында, Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан иде, дип белдерде министр. Министрлыкның 2 нче катында 1265,5 кв.м мәйданга ТР Урман музее урын алачак. “Урман” дәүләт бюджет учреждениесе хуҗалыгы җитештергән продукцияне исә “Урман бүләкләре”/”Дары леса” сәүдә галереясыннан умартачылык һәм көнкүреш товарларын, сувенир продукцияне теләгән теләсә кем килеп алачак.
Гомумән, министр Наил Мәһдиев сүзләренчә, хәзерге вакытта республика урман хуҗалыгында төрле инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, 2018 елга кадәр урман хуҗалыгы үсеше стратегиясе әлеге тармакның инновацион үсешен күздә тота.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|