|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2022 Криминал
Минзәләдә яшәүче ир-ат, өч көн кунак булган өчен, хатынының элеккеге ирен үтергәнМинзәләдә яшәүче 41 яшьлек ир-ат кеше үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәче җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 23 гыйнварда 41 яшьлек ир-ат һәм аның сөеклесе янына шушы хатынның элеккеге ире кунакка килгән. Йорт хуҗасының моңа кәефе кырылган һәм өйдән чыгып киткән.
26 гыйнварда әйләнеп кайткач, ул сөеклесенең элекке ире әле һаман да китмәвен күргән. Ул аны икенче бүлмәгә чакырып чыгарган һәм алар арасында низаг купкан. Нәтиҗәдә, йорт хуҗасы аларда өч көн кунак булган ирне пычак белән кадап үтергән, дип яза Татар-информ.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Якын арада суд аңа карата чик кую чарасын билгеләячәк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|