поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.01.2022 Ана теле

Тел һәм җыр. Кушавазлар - мәгънә һәм көй бердәмлеге. Шулар белән сөйләмебезне баетабызмы?

Соңгы язмабыз болай тәмамланган иде: Сиземләп барасыз бугай: татар авазларын фәнни анализлаганда без аларның сөйләмдә озынаю юнәлешендә үзгәрүен тоябыз --кушавазлар (дифтонглар) барлыкка килә: ай, йа, ә-ә, әй, йә, ый, эй, и-и һ.б. Болар бит фәндә дә танылган, яшәеш гамәлендә дә әһәмиятле мөстәкыйль берәмлекләр.

Әңгәмәбезгә һәрвакыттагыча баштук кисәтеп керешик: без лингвистика фәненең сөйләмият юнәлеше тарафдарлары. Татар тел фәне аралашу коралы телнең башлыча төзелешен өйрәнә. Сөйләмдә исә аның мәгънәви асылы беренче урында. Шуңа күрә бу кыйбладагы төшенчәләрнең фәнни термины  берникадәр аерыла да – мәгънә белдерә торган авазлар фонема дип, иҗек, кушымча, кушавазлар морфема дип, сүзләр исә лексема дип тә атала.    
 
Кушмалык турында фәндә ни әйтелгән? Безгә ике юнәлештәге фикергә дә диккать итәргә кирәк: тел һәм сөйләм юнәлешләрендәгеләргә. Тел төзелешенә караган хезмәтләрдән профессор В.А.Богородицкийныкында менә кайбер  күзәтүләр: (“О корневом вокализме и его изменениях в Казанско-татарском диалекте” 1925 елда сөйләгән “Фонетика татарского языка в связи с другими тюркскими языками” дигән зур докладыннан кыскача резюме (Вестник научного общества татароведения, Казань, 1928,№8, 112-122 б.).
   
И урысныкы белән охшаш кыска сузык түгел (янәшә сузыкларның йомшак әйтелүдә охшашлыгын искә алмаганда –җил, җир, кич, кит, кил. Бу урында бит асты искәрмәсендә мондый текст: Татар теленең йомшак тартыклары йомшаклыгы дәрәҗәсе ягыннан урысныкыларныкына җитмәгән. Өстәвенә, татар тартыкларының йомшаклыгы тулаем сузыкларның йомшаклыгы -- палятальлегенә бәйле. Ә рыста ул алай түгел: воз – вез. Лад –ладь.Татарчада, киресенчә, азаккы тартык т йомшак була алмый. Иттә ул калын була алмый.
   
Кайбер очракта и озын була: Эшли, йөкли, сөйли. Кайберәүләр моны да ялгыш дифтонг диләр, дифтонг ясаучы сузык диясе урынга.
     
Ы /кыска түгел/ башлыча флектициядә (ирен сингармонизмына буйсынмый). гадәттәгедән озынрак (моны ул “этимология белән бәйле рәвештә” ди, ягъни татарлык димәкче). Мәсәлән, карый . Ябык иҗек булганга сузыкның озынлыгы һәм узкость  берникадәр азрак. Укый, алдый, йоклый. Кайберәүләр моны дифтонг дип  аңлата, мин аны  озын сузык дип ишетәм. азагы гына дифтонг кебек сузыла (114 б.).
 
Бу юнәлештә Г.Алпаровның кушаваз нәзәриясенә  караган, сөйләмгә дә турыдан-туры катнашы булган күзәтүләреннән кайберләрен китерәбез:   “Бездә бервакыт сузык у(ү), и авазлары кушмамы (дифтонгмы), гадиме дигән бер мәсьәлә күтәрелеп үткән иде... Су, бу, алу, ки, ти кебек у, и авазына беткән сүзләрнең азагына э(е), ы белән башланган кушымчалар килгәндә, сувы, алувына, кием (кийем), тиеш (тийеш) кебек берәр в, й авазы арттырып әйтелгән кебек була. Башка авазлардан соң, ә (е)- ы кушымчалары килгәндә мондый яңа аваз арту юк. Мәсәлән, ат – аты, кирәк – кирәге... Моның сәбәбен тикшереп караганда, югарыдагы сүзләрнең борынгы телебездә суб, буг, алгу, тиг  дип  әйтелгәнлеге, соңыннан бу авазларның в, й гә әйләнеп,   андагы у, и авазларының  ы-э(е) авазларына әйләнеп киткәнлеге мәгълүм була. Ябык иҗек булганда бу ы-э(е) авазларының барлыгы ачык сизелми, азагына сузык аваз кушылганда, иҗек ачылу белән, ул ы-э(е)нең барлыгы бик ачык беленә. Шуңа күрә боларның дөрес әйтелеше у(ү)+в, яки и+й белән түгел, бәлки сывы, алывына, тэйэш рәвешендә була. Димәк, су, ти сүзләренең азагындагы у, и асылда тартык в,й дан гыйбарәт, ыв, эй дан кыскарган катлаулы аваз була. Ләкин кул, куй, йук, тик, кил, син кебек сүз уртасындагы у, и авазлары бездә ялгыз авазлар – сузык авазлар (85 б.).
   
Мондый  тарихи күзәтүләр бүгенге сөйләмебезне баету максатында да әһәмиятле. Аны балаларга төшендерү бик мөһим. Моннан байтак еллар элек,—үткән гасыр урталарында,-- Казан сүзенең этимологиясе турында күренекле галимнәр катнашында, югары фәнни даирәләрдә фикер алышулар булган иде. Өч дистә тирәсе вариант телгә алынган иде. Нәкъ шул көннәрдә миңа Уфада университетта профессор Җәлил абый Киекбаевның дәресен тыңларга туры килде. Авазларның тарихи үзгәреше турында сөйләде, фәндә яхшы мәгълүм т-д-з-е үзгәрешен тәфсилләп аңлатты, мисалга  катан-кадан -казан-каен үзгәрешен китерде. “Бүгенге Казан каласы утырган Казан елгасы ярларында башыннан азагына кадәр каен үсә”, диде. Бу төр тарихи үзгәрешкә мисалларны үзегез дә таба аласыз (коток-кодок-козок-кое; атак-адак (адым)-азак-айак һ.б.).
 
Инде килеп сөйләм юнәлешендәге фәнни тезисларга тәфсиллерәк тукталыйк. Сөйләмнең төп коралы – беренчел берәмлеге буларак авазны һәм алар ярдәмендә барлыкка килгән кушавазларны фәнни өйрәнүне тел фәненең фонетика һәм фонология өлкәсенә караган орфоэпия бүлеге дә үз өстенә алган. Татар орфоэпиясенең фәнни нигезләрен күренекле тел галиме Латыйф Җәләй барлый башлаган. Менә аның “Татар теленең орфоэпик нигезләре” (К.Сабиров редакциясендә) дигән хезмәтендә (Таткнигоиздат, 1953) бу юнәлештә фәнни эшчәнлекнең ничек башлануы да барлана: “Татар теленең орфографиясен (орфоэпиясе белән бергә дип күзаллана –И.Н.) юлга салу, аны шушы телнең үзенә хас законлылыкка лаеклы итеп беркетү, фәнни нигезләү кирәклеген беренче башлап күтәрүче Каюм Насыйри була. һәм, әйтергә кирәк, ул кайбер сүзләрнең ничек әйтергә тиешлеге турында да күрсәтмәләр ясый, ягъни орфоэпия мәсьәләсен дә кузгата (К.Насыйри. Әнмүзәҗ. 2-6 битләр. 1895). Ләкин орфоэпия өстендә байтак кына эш күрелсә дә Бөек Октябрь социалитик революциясенә чаклы татарның орфоэпиясе өстендә эшләүче кеше булмый, һәм, шул  рәвешчә, Каюм Насыйри күтәргән мәсьәлә йомылып, капланып кала. Безнең чорда, ягъни совет культурасы шартларында, татар теленең орфоэпиясен эшкәртергә, тәртипкә салырга кирәк дигән мәсьәлә 1939-40 елларда көн тәртибенә куела һәм бу эш Татар теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни тикшеренү институтына тапшырыла. Шуннан башлап, планлы рәвештә, Татар академия театры артистлары һәм, гомумән, халык телендә сүзләрнең әйтелеш нормаларын өйрәнү эше башлана һәм шушы материалга нигезләп, беренче тәҗрибә буларак, доцент  Вәли Хангилдин бер хезмәт тә язып чыкты (Сов.мәктәбе, 1941,№5). “Әдәби телнең сөйләмә нормалары үзләштерелмәгән булу текстны сәнгатьчә, җанлы сөйләмчә укый алуга да комачаулый. (Моннан котылу өчен) орфоэпияне, әдәби телнең җанлы сөйләм нормаларын аныклау һәм алар белән беренче чиратта укытучының үзе таныш булуы шарт. Уку ул – авторның кәгазьгә теркәлгән сүзләрен аваз теле белән сөйләп, әйтеп бирүдән гыйбарәт (10 б.)”.
   
Бу контекстта һәм гомумән бу хезмәттә сүз дигәндә галим телнең барлык лексемаларын, ягъни әйтү берәмлекләрен (шул нисбәттә авазларны да) күз алдында тота. Шуңа күрә орфоэпиянең нигезен тәшкил иткән аваз төшенчәсен белдергән аваз термины бу хезмәттә бөтенләй диярлек кулланылмаган. Әмма контекст агышында моны истән чыгармау зарур. Менә бу тезиста төп фикер бит аваз: “Урта диалект дигәнебез үзе дә бик чуар. Мәсәлән, без монда өй, ү, и (дом); сөйли, сили, сүләй (говорить); миңа, миа, миңарга, мәңа (мне); печән, песчән, песән (сено) кебек күп кенә сүзләрнең төрлечә әйтелеп йөрүләрен беләбез. Урта диалект нигез итеп алына дигән сүзне андагы барлык төр әйтелешләр әдәби булалар икән дип аңларга ярамый. Без әдәби сөйләмгә керми торган диалекталь формаларны күз алдында тотмыйбыз.  ... Күп сүзләрнең берничәшәр формада әйтелешләре яшәвен күрәбез. Берничә мисал: Әни (әнәй, инәй, инәү, анай; сөйләү (сүләү, силәү); аңа, аңар (аңгар,аңгарга, анарга; миңа (миңар, миңгар, миңгарга, мия, мәңа); Әйбер (әйбир, әрбир); Бүген (буген, бөген, беген); быел (боел, биел); һөнәр (үнәр, өнәр, энәр); Гомер (гумер, үмер); Кояш (кыяш, кияш); Мәхәббәт (мехәббәт, мөхәббәт). (Л.Җәләй. Татар теленең орфоэпик нигезләре, 13 б.).
 
Л.Җәләй орфоэпияне сузыклар, тартыклар орфоэпиясе дип аерып өйрәнү ягында. “1. Кушык сузыклар (дифтонглар) орфоэпиясе. Кушык сузык яки дифтонг лип, гадәттә, бер-беренә бик нык кушылып, бер иҗек эчендә килә торган ике сузыкны атыйлар. Татар телендә кушык сузыклар чагыштырмача күп, һәм алар ике төргә бүленәләр: күтәрелмә (восходяшие), (йа-йә, -йү, йо-йө, йы-йэ(е), уа-үә, уы-уэ(е) (тауык, Дәүэш), ый-ий,(йарма, уакыт, уатык),  төшерелмә (нисходяшие) кушыклар. (ай-әй, уй-үй, ой-өй, ый-ий, ау-әү, ыу-эү)... Димәк, татар әдәби  телендә 24ләп кушык бар икән. Болардан кала, татар теле фонетикасында тагын трифтонг, ягъни өч сузык кушмасыннан торган кушык сузыклар да бар. Мәсәлән, йау-йәү,(яүнә); уай-үәй, йәй  (диалект.). Ләкин соңгы төр кушыклар ул чаклы актив кулланылмый. Мәсәлән, йау – яулап алыйк. Яңгыр йау, йау! (Балалар авыз иҗаты); “Ай-уай, җан дустым” (Халык җыры). Ак йәймә көн (диал. җәймә); йәй көне (җәй).
   
Кушык сузыклар һәм трифтонглар, төрле авазлар тирәлегенә керү белән, әйтелешләрен үзгәртәләр. Темабызны тулы ачып биргәнгә, Л.Җәләй нәтиҗәләрен кыскартмыйча күчерәбез:     А) Йа-йә. йар, йарым, йарык; ойа, ойала, оят; йәш, йәшен, йәм, йәмсез;  Б) Йу-йү. Кер йуу – кер йуыу түгел).Йуаткыч, йуаныч – йывату, йыву түгел.   В) Йо-йө кушыклары гадәттә беренче, икенче иҗекләрендә килүчән: йоко, йотом, ойок, койо, бөйөк;   Г) Йы-йэ кушыклары...Йырмак, җәйе, майы, айыр, кайыр, суйыр, төйэр, чөйэр.(18 б.).    Д) Уа-үә (кыска уау).көнбатыш диалектта бу уау ирен-теш авазына күчкән, в лашкан. Яңгыр ява, Вәли карт, әпәй валчыгы. Урта диалект вәкилләре исә йауа, уатык, уалчык, үәли дип у-ү белән әйтәләр. Гарәп теленнән кергән вакыт, рус теленнән кергән вагон, подвал кебек сүзләрне урта диалектта уакыт, уагон, подуал дип әйтәләр.   Е) Уы-үэ кушыклары да көнбатыш диалектта вы-ве дип (тавык, мавыгу, тавыш), урта диалектта исә тауык, сауыт, тауыш, мауыкма, кәүеш дип әлеге уау белән әйтеләләр. Норма: языла в, әйтелә у: ауыл, дауыл тауык, бауы, бауыр. (Л.Җәләй, 19 б.). Басым белән алар да үзгәрә: аулым; март ай-ы, кояш бай-ый, та-йа. җай- җай-ына; чәй эчү-чәйчү, псә-йү-лә-не;   Җ) Ай-әй төшерелмә кушыклар.  Ай – март а-йы, кояш ба-йый; Уй-үй. Сүз –сүйлә-сөйлә; көй-күлә-килә; төй-тү-ти;  И) Ой-өй. Той- то-йу, төй-тө-йү, көй-кө-йү;  К) Ый-ий. Тый-тыйа, сый-сы-йа.кийә.   Л) Ау-әү.  Бау, тау, дәү. Бәйлүеннән ычкынган. Бау-үрә. Ба+үрә”;
   
Милли авазлар үзенчәлеген өйрәнгән фәннең  совет заманында тиешенчә үсә алмавы яхшы аңлашылганга, бу хакта сүзнең кыска булуы да бәхәссез. Шулай да безгә дә латин язуы кайтарылу ихтималы килеп чыгып, бу уңайдан олы бер шау-шу  булып алганда орфоэпия темалары да кузгатылган иде. В.Хаков, Х.Курбатов,  Р. Абдуллина. Х.Сәлимов хезмәтләрендә татар авазлары аерым өйрәнүгә җәлеп ителгәләде. И-и-х, шуларны туплап бер җыентык чыгаручы табылса!
 
Хәзер кушавазларның  җырда ничек катнашуларын  үзебезнең мисалларда күзәтик.   
   
Ай, айы. Айырылабыз. Айыра икән дөнья; Башкайымның ни уйлавын; Кайыш билләрдә; Ай булмаса йолдыз бар;   Ауы. Урал тауы. Мин тауларга гашыйк; ауыл, дауыл, кауышу, тауыш;  Ие. Биек тауга менимме..;  Йа.  Туган йакта; Ялгызың; Йараткан йарларсыз калмагыз. Йалгыштык микән. Йә. Әнкәйем. Йә утка сал; Бөрҗән-Бөрйән; Йәшел чирәм...; Йәш, күз йәшләре. Сийәсеңме дип ник сорыйсың, билгеле бит инде болай да (Ә. Афзалова). Йәшик әле...;   Йо. Йолдыз атылган...; Йө. Сөйү, йөгерү, йөрәк;  Йу. Йул. Йү. Сөйү;   Уа. Йаратуым турында. Туарыла. Йау. Йаулыкмыни, шәлмени; Йө. Алдан йөгердең мәллә, йөрәк,йөзегем;  Йы. Йырак икәнен дә беләм// нигәдер йакын күрәм; Ые.   Җаныем; Ый. Яшь  гомеремне тыйма;  Сайрамый. Гашыйк. Гыйбрәт ал;
 
Җырда рифма, ритм аркасында трифтонг ясау ихтыяҗы да барлыкка килә: зинаһар, йөгөрөп, кайа, йәш, өй- өйенә, койаш, байыш, сыйыр, сыйыш; сәйер
   
Латыйф Җәләй аларны кушыклар рәтендә билгели,  татар орфоэпиясе фәненең нигезләрен ачыклаганда анализ барышында аларны җырда куллану очракларына да мисаллар китерә: Ай-вай, җан дустым (17 б.); Ай югары, ай югары, айга менәсем килә; Басмөстендә балүрдәк...; Син дә әллә кем түгел, мин дә әллә кем түгел...; Безнең урам турурам// Бүлмә бүләрдәй булам;
   
Бу юнәлештә үзебезнең күзәтүләрдән гамәли әһәмиятле кайберләре: Җырда тартыклар кушавазындагы үзгәрешләрне дә очратырга була.. Ике тартыкның берсе әйтелми: Юкка түгелдер (юка); Гөлләр үскән күрәмсең (гөләр); Әллә нигә сине яратам (әлә); Синнән генә никтер хәбәр юк (синән); Үтте китте яшьлегем (Үте ките); Радио сөйләмендә дә   Габбас, Зиннәт сүзләрендә кушавазлар ачык әйтелмәде.
   
Ике тартык арасына сузык өстәү дә күзәтелә: Бер   үк сүзнең бер үк җырда ике төрле әйтелүе сәерсендерми мени. Кайсы йолдызлар өстендә йөрегән (йөргән) юлларыгыз.  Сагыну (сагну).
       
Кушавазларның сөйләмдә кулланылу табигатен өйрәнгәндә аларга карата тел фәнендә бәян ителгәннәрне искә төшерергә кирәк. Иң беренче нәүбәттә иҗек, кушыымча категорияләрендәге тезисларны барларга. Мәсәлән, кушымчаларда кушавазлар да актив кулланыла. Алар ярдәмендә синоним кушымчалар барлыкка килә:   
әрем тәме //әрнетәме;
   
Кушымча “кадерен белүчеләр” бар. Аларның иҗат казанышы нидән гыйбарәт икәнен үзегез анализлап карагыз әле, бәлки сабак та алырсыз: 
Аңлашылмаучанлыкларыгызны бетерегез (ТНВ, 2021); Ирексездәндерме...; Рәхәтләнсеннәр (Т.я., 30 сент., 2021); Менә минем иҗат “җимешләрем”: Сәхнәләштерелгәннәрдән; гаҗәпләндермәгәйләрие, аптыраганнарга; сабырсызланмаскадыр; сокландырганнардан үрнәк алыгыз; мәрхәмәтсезләрнекенә якын килмә; акылсызларныкының акыл сатучылары; сәләмәтлелекнең; Аңа үз гомерендә күрсәткәләгәннәрдер...
 
Шушы сөйләмдә кушымчаның урынлымы-урынсызмы икәнлеген тоярга моны җырда күзәтеп күнегергә була –җырда урынсыз кушымча сәеррәк тоела: горурлык  итсен өстенлек...
   
Иҗек, кушымчаларның дөресме-түгелме кулланылуы язуда юл күчешендә сизелә; соңгы елларда моңа таләпләр нык кимеде (халык кай—наганда; Әни кер элде: Бабай тагын төч-керде;
     
Җырда авазлар, кушавазлар бәйләнеше көйле тавыш белән башкарыла -- йә җырлаучының үзенең чын тавышы  (Әлфи-ә-ә ;    Йәнәшәмдә-ә-ә  әти булганда); йә  музыка коралының мәгънә белдерергә тиешле тавышы.   Кушавазлар.(сузыклар дифтонгы) әйтмә сөйләмнең асылын хасыйл итүгә өстәп җырда әле аның  көй белән бәйле шактый катлаулы төзелешле берәмлек булуын истә тотарга кирәк. Җырны авазны авазга, кушавазны кушавазга, сүзне сүзгә, тезмәне тезмәгә, куплетны куплетка (фраземаны фраземага)  бәйләү (кушу) ул бик катлаулы һәм фикри, һәм физик (кеше тавышы + музыка коралы тавышы) белән бәйле бик үзенчәлекле күренеш. Монда чын һөнәри тәҗрибәле югары белемле осталар күзәтүе сорала. Без инде җырның икенчел хуҗасы  тыңлаучы сыйфатында катнашучы буларак күзәтүләребезне уртаклаша алабыз.   Гомумән алганда да авазлар синтезы, гармониясе барышында уңай йогынты белән бергә тискәре йогынты да булгалый: Аваз, кушаваз буталып, мәгънәгә хилафлык килү очраклары: Менермен үрләргә //Төшәрмен гүрләргә (М.Кәрим). Аваз үзеннән алда килгән аваз тәэсиренә бирелә: е – ә, ө –ә һ.б. Йырак икәнен дә беләм// нигәдер йыкын күрәм; Илһамийә.  Илһамыйа кирәк тә бит. сингармонизм кануны шулай куша да тик җырлаучы Илһамия, дип азаплана;  Пар авазлар урынсыз кыскара: һаваларда очкан ике акош; Яисә сөйләмнең табигый кушмасы аерым әйтелә: Нигә соң бергә була алмый; Ә бит Фәридә апабыз ике мөстәкыйль сүзне бер сулышта, паузасыз бер аһәңле аваз итеп җырлый ала:  Синең күңелен кемнеуйлый (Ф.Кудашева).
   
Мондый очракларда, гомумән дә җыр тыңлаганда көйле кушаваз барлыгына ышанасың. Бу фәнни уйлануларга да сәбәп була. Бу берәмлек тә аваз төшенчәсендә йөри икән, димәк ки, ул мәгънә белдерергә тиеш, Тик бездә еш кына ярты сәгатькә сузылган тавыш яисә музыка сузымының ни аңлатуын белмичә аптырыйсың. Җәй сүзендәге әй кушыгы гади әйтелештә бик табигый ишетелә, ә менә җә-ә-ә-е-е-ендә аны суза башлагач, мәгънә төсмере үзгәрә. Гадәттә мондый “сузымнарда” авазның төп асыл сыйфаты да үзгәрә, әйтик, ә яисә и  ө яисә э (е) булып ишетелә башлый, табигыйлеге югала.  Биек белән бөекнең ничек әйтелүен күзәтегез әле, Яисә “Сине сөйми кемне сөйим”нең ничек төрлечә җырлануын. Заманында мондый кәсәфәткә борчылып, күренекле әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев чаң да суккалаган иде.
   
Җырда ритм, рифма өчен генә, мәгънәсен истә тотмыйча авазларны  кушу яисә кушавазларны аеру җитди хаталарга сәбәп була. Күзал—дымнан китми; Баш –каларга калмасын;
   
Мәгънәсез сузылган аваз: сагну билгесе-е-е-е-е;  А-а-а-ал Зәә-ә-ә-ә-әнә-ә-ә-әбе-е-е-ем ничек кенә сузылмый да ничек кенә өзгәләнми...     Илһам Шакировның “сузымнарын” бизмәнгә салсаң, анда бер генә артык аваз да тоймассың: өче-е-е-ен; эзлә-ә-ә-әде-е-е-ем; ту-у-у-угансы-ы-ы-ың;
йу-у-у-у-ук; Яисә Салаватның “Татарстан” җырындагы кушавазлар гармониясен тыңлыйк: ярата-а-а-ам; Ту-у-у-укайлары-ы-ы-ың; сине-е-е-еке-е-е;
 
 Ә халык үзе мондый “төер”ләрне хәл итү юлларын белә бит. Мәсәлән, кирәкмәс сузуны ул ...        Һай-һәй, шул, ла-лә- лай-ләй кисәкчәсе өстәп, туктата:  ...Түзәр хәлем калмады-ы-ы-ы-ы, шул...; Үзәкләрең өзелсә-ә-ә-ә-ә, һәй...;
   
Аваз әйтелеше кимчелекләрен гадәттә җырның миллилеге белән аңлатырга омтылалар; “акцент” дигән фәнни термин-төшенчә дә бар. Аңа, башлыча, тискәре караш. Юкка. Татарның үзенә генә хас авазы, кушавазы бар дип инанганбыз икән, ул нинди тавыш белән белдерелергә тиеш соң?!
 
Авазлар вә кушавазлар тәлгәшен шушының белән төгәлләп, җырның тел кәүсәсенең төп берәмлеге сүзгә күчәргә дә вакыт җитте бугай.
                                     Илдар Низамов,
                 филология фәннәре докторы
Фото: пиксабай

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 27.01.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»