|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2022 Шоу-бизнес
Juna төркеме Казан, Чаллы, Уфада концерт бирәчәкТатарстанның алдынгы инди-төркемнәренең берсе, “Елның локаль музыкаль проекты” (2020), “Ел альбомы” (2020), G8 фестиваленең 5 төрле номинация җиңүчеләре — Juna — өч шәһәр буенча кечкенә музыкаль сәяхәткә чыга. Беренче концертын Juna 28 гыйнварда казанның MOÑ театраль мәйдәнчыгында бирәчәк.
29 гыйнвар төркемне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы драма театрында, 30 гыйнвар — Уфада, MusicHall27 музыкаль ресторанында ишетеп булачак.
Соңгы еллар эчендә Juna “Сүнгән йолдызлар”, “Карурман”, “Моң”, “Сәйдәш. Йокысызлык”, “Алтынчәч” спектакльләренең көйләре өстендә эшләргә, Борис Гребенщиков һәм Сергей Летов белән бер сәхнәдә чыгыш ясарага һәм ярты илне гизеп, төрле фестивальләрдә катнашырга өлгерде.
12+
--- |
Иң күп укылган
|