поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.01.2022 Ана теле

Туган телгә мондый "реформа ясау" кирәкме?

Һәр телнең дә сүзлек составында күпмедер кү­ләмдә чит тел сүзләре дә урын алып тора. Телгә алынма сүзләр кабул итү­­дә һәм аларны куллануда билгеле бер принцип сакланырга тиеш. Чит телдән сүз, тиешле төшенчәне белдерү өчен, туган телнең моңа ярак­лы үз сүзе булмаганда һәм аны телнең үз хәзи­нәсе җирлегендә ясау мөмкинлеге дә булмаган очракта гына алына. Теге яки бу тө­шенчәне, мәгъ­нәне телнең үз чарасы ярдәмендә тәгъбир итәргә мөмкин була торып та, башка тел сүзе куллану туган телнең сөйләм ка­гыйдә­ләрен (нормаларын) бозу булып санала.

Хәзер телебездә рус алынмаларын, шулар бе­лән бергә халыкара сүзләрне дә, татар теленең искергән яки искерә барган сүзләре, шул исәптән гарәп-фарсы алынмалары белән алмаштыру тенденциясе чагылыш таба.

Бу күренешнең уңай ягы белән бергә тискәре ягы да бар. Уңай ягы шул: татар теленә рус сүзләренең артык күп үтеп керүе­нә саклык, чама хисе бе­лән карый башладылар. Тискәре ягы шунда: туган телне сафландырырга, чит тел сүзләреннән арындырырга дигән изге ният кайбер очракларда чамасызрак гамәлгә ашырыла, ягъни телдә инде күптәннән кулланылып килгән, халык тарафыннан үзләштерелгән рус алынмаларын һәм халыкара сүзләрне тел ияләренә аңлаешсыз, искергән, кайчандыр иске әдәбиятта кулланылса да, хәзер инде халык теленнән төшеп калган сүзләр белән алмаштыру омтылышы хөкем сөрә.

Шул ук вакытта сөйләм телендә һәм әдәби телдә дә — газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында, кайбер китапларда — тиешле төшенчәне белдерерлек үз сүзләребез яки телебездә алар кебек үк нык үзләштерелгән гарәп һәм фарсы сүзләре була торып та, рус сүзләрен урынсыз куллану күренеше бар.
 
Рус алынма сүзләрен ялгыш куллану очракларын карап китик:
 
“Илне катастрофага алып килү” (дөресе — “Илне һәлакәткә алып килү”) .
 
“Күп гаиләләрне свежий һавага чыгара алдык (“...саф һавага чыгара алдык”) .
 
“Ашламаның эффектлылыгына ирешү өчен...” (“Ашламаның нәтиҗәлелегенә ирешү өчен...”) .
 
“Балалар махсус занятиеләр вакытында...” (“Балалар махсус дәресләр вакытында...”) .
 
“Казан шәһәрендәге йортның бер долясы сатыла” (“...бер өлеше сатыла”) .
 
“...5 миллион сумлык продукция реализацияләнә” (“...продукция сатыла”) .
 
“Ул мәктәптә математика кружогы алып бара» (“...математика түгәрәге алып бара”) .
 
Бүгенге татар мәгълүмат чараларында урынсыз (кирәксезгә) кулланылган рус алынма сүзләренең кайберләре:
 
Планлы фальш (планлы ялган, алдау, уйдырма), пленга төшә (әсирлеккә эләгә), милләтара конфликт (милләтара низаглар), регулирлау (җайга салу), халыкара арена (халыкара мәйдан), яшьләр вожагы (яшьләр җи­тәкчесе), офицер званиесе (офицер исеме), җир службасы (җир хезмәте), патронаж (ярдәм), иудачылык дине (яһүд дине), эффектив рәвештә (нәти­җәле рәвештә), алгы позицияләрдә (алда), шок булды (өнсез калды, шаккатты һ.б.), бюджеттан компенсацияләнә (бюджеттан кайтарып бирелә), лицевой счет (шәхси счет), самооблажение акчасы (ирекле җыелган акча), натураль мех (чын мех), функция (вазыйфа), автопоилка (автоэчергеч), травма (имгәнү), ретро (элекке, иске фасон), офи­циаль (рәсми), импортлана (чит илдән алына, кертелә), бутылка (ше­шә), профессия (һө­нәр), газетаның бер номеры (газетаның бер саны), җитештерү сфералары (җитештерү өлкәләре), шул моментта (шул чагында), период (чор, дәвер), бәрәңге плантацияләре (бәрәңге басулары), жнейка (урдыргыч), специалист (белгеч), техник средство (Техник чара), учетка алу ( исәпкә алу), лестничество (урманчылык), кытай кухнясы (кытай ашлары), работник (хезмәткәр), авария (бә­ре­лешү), вывеска (язу), сөйләү манеры (сөйләү рә­веше), реальләшү (гамәлгә ашырылу), гений (даһи), подполье (яшерен оешма), сапоги (итек) һ.б.
 
Мисаллардан күренгәнчә, телебездә урынсыз кулланылган рус сүзләре һәм Европа телләреннән кергән сүзләр шактый зур урын алып тора. Бу күренеш туган телебезнең сафлыгына зыян китерә.
 
Бүгенге көндә халык телендә инде күптән кулланылып килгән һәм үз сүзләребез кебек үк үзләштерелгән рус алынма сүзләрен һәм интернациональ сүзләрне, кайчакта хәтта татарларның үз сүзләрен дә, иске татар әдәбияты телендә гамәлдә булып, күптән кулланылыштан чыккан, ягъни ис­кергән гарәп-фарсы сүзләре белән алмаштыру күренеше дә хөкем сөрә. Бу хәл хәзерге тел сәясәтенә, татар-рус икетеллелеге нык җәелгән шартларга туры килми. Халыкка аңлаешсыз гарәп-фарсы алынмаларын тергезергә омтылышның перспективасы юк. Шуңа күрә хәзерге мәгълүмат чараларында андый сүзләрне куллану татарча сөйләм культурасын бозу күренеше булып санала. Каләм ияләре бу фикерне исәпкә алып эш итсен өчен, без бу язмабызда мәгълүмат чараларында һәм кайбер китапларда урынсыз кулланылган аңлаешсыз, ис­кергән гарәп һәм фарсы алынмаларыннан берникадәр мисаллар күрсәтеп китәбез.
 
Октябрь инкыйлабы (Октябрь революциясе), Татарстан дәүләт шурасы (Татарстан дәүләт советы), мәхкәмә (суд), хө­кем­дар (судья), фирка (партия), шигарь (лозунг), мәсләк (принцип, ысул), тәгъвим (таблица), талиб (укучы), каһвә (кофе), матбага (типография), истирахәт кылу (рә­хәтләнеп ял итү), горбәт (чит җирләр), маддә (статья), фазыйләт (игелек), мәмнүн калу (канәгать булу), низамнәмә (ус­тав), дәфен ителү (күмелү), нәфасәт (эстетика), мәгыйшәт (тереклек, яшәү), гамилият (эш), нәзари (теоретик), тутыя (цинк), дәрелфөнүн (университет), сәрнамә (адрес), мәэмүр (чиновник), мөддәд (вакыт, срок), рәһиб (курку?), мөх­лис (чын?), фәһем (аң), әгълә (дәрә­җәле, яхшы), тәкъдир итү (бәя бирү), фалиҗ (паралич), кыйтга (континент), мөддәт (вакыт, срок), рәһиб (курку), мөхлис (чын?), фәһем (аң), әгълә (дәрә­җәле, яхшы), тәкъдир итү (бәя бирү), фалиҗ (паралич), кыйтга (континент) һ.б.
 
Халыкка аңлашылмый торган элекке гарәп-фарсы алынмаларын хәзерге телгә кертеп маташучы каләм ияләре бу гамәлләре белән туган телебезне баетабыз, дип уйлыйлар, күрәсең. Бу артык һәм хәтта зыянлы эш ке­нә. Телебезне, саклап үс­терү өчен, барыннан да бигрәк аның үзенең бай сүзлек хәзинәсен дөрес һәм иркен кулланырга кирәк.
 
Әле әйтелгәннәр уңаеннан моннан элегрәк механизатор Марат Абдуллинның “Татарстан яшьләре” газетасында басылып чык­кан мәкаләсеннән бер-ике өзек китерү урын­лы булыр: “Үзгәртеп корулар башлангач, телне дә бетерергә тотындылар. Бу урыс сүзе яки башка милләт сүзе дип, аның “чын татарчасын” эзләү китте, бу сүзне ничек итеп языйк дип бәхәсләр куертылды. Нәтиҗәдә, кеше аңламаслык язмалар чыга башлады, күнегелгән сүзләр урынына икенче сүзләр килде. Бу исә халыкның вакытлы матбугат белән кызыксынуын азмы-күпме киметә төште. Миндә Башкортстанда чыккан татарча, башкорт­ча газеталар бар. Алар бездәгечә эшләмиләр, элекке сүзләргә бик кагылмыйлар. Мисал өчен без­дә сәркәтип, басмаханә, санак һ.б., ә башкортта — секретарь, типография, компьютер һ.б. Тел сакланып калсын, кул­лансыннар дисәк, аны кеше аңламаслык хәлгә китермәскә кирәк. Кулланылып килгән терминнар, ясалма сүзләр элеккечә калсын. Менә мондый җөмләләрдән торган язмадан нәрсә аңлап булыр икән? “Баш очыннан гына боралак үтеп китте. Көн болытлый башлады, ә кулчатырны алырга искә дә килмәгән. Басмаханәдә санак янында озак утырып, баш тәмам йончыган. Җитмәсә, сәнәгать бүлеге мөдире дә ялда, аның өчен дә эшлисе бар. Иртәгә мәхкәмә утырышында да катнашасы булыр.
 
Субъект, инстанция, кандидатура, процедура, проблема, вертикаль, легитим, инициатива, фе­дерация, брифинг, рейтинг кебек безнеке булмаган сүзләр­не җиң сызганып ­та­тарчалаштыра­ башласак, нәрсә килеп чыгар?”.
 
Соңгы елларда мәгълүмат чараларында һәм кайбер башка материалларда рус алынмаларының һәм халыкара сүзләрнең (­ин­тер­­на­цио­на-­ лизм­нар­­ның) чыганак телдәгечә әйтелеш һәм язылыш формаларын үзгәртергә омтылу — “татар­чалаштыру” тенденциясе хөкем сөрә.
 
Татар теле фәнендә күренекле тел галимнәре тарафыннан алынма сүзләрнең әдәби телдә кулланылуына карата төптән уйланылган әһәмиятле принциплар, кагыйдәләр төзелгән. Аларның берсе шуннан гыйбарәт: узган гасырның 20-30 нчы елларына кадәр кабул ителгән рус сүзләре һәм интернационализмнар сөйләм телендә үзләштерелгәнчә әйтелә һәм языла (эскәтер, камыт, буразна, өстәл һ.б.), телебезгә соң­рак чорда кергәннәре исә, нигездә, чыганак тел­дәге әйтелеш һәм язылыш фор­мала­рында кулланыла. Бу при­н­цип телебездә күп дистә еллар буена сакланып кил­де, һәм аны үзгәртергә омтылу хәзерге чорның хосусиятенә туры килми.
 
Икетеллелек шартларында республикабызда яшәүчеләр өчен, уртак сүзләрнең татарча әйтелешен һәм язылышын махсус үзгәртеп, рус һәм татар телләренең гомуми лексикалары арасында ясалма рәвештә аерма китереп чыгару телләрне өйрәнүдә һәм алардан файдалануда уңайсызлык, буталчыклык китереп чыгара. Шуңа күрә телебез лексикасында мондый реформа үткәрергә маташуның кирәге юк.
 
Ләкин хәзер татар телен куллануда гомумән, шул исәптән сүзләрне язуда башбаштаклык кү­ренеше хөкем сөрә: кайбер каләм ияләре тел фәнендә күрсәтелгән кагыйдәләр бе­лән исәпләшмичә яки аларны белмичә, күп сүзләрне үзләре те­ләгәнчә язалар, телне куллануда анархия булырга тиеш түгел дигән принципны санга сукмыйлар. Менә соң­гы елларда шундый затлар инициативасы белән бозып язылып, кайбер кечкенә форматлы хосусый газеталарда ялгыш бастырыла торган алынма сүзләрнең кайберләре: тауар (товар), кәнфит (конфет), йогырт (йогурт), шө­калат (шоколад), кәтлит (котлет), кәнияк (коньяк), ке­рәчен (керосин), кәмфәрә (камфора), кәрт (карта), эскрипкә (скрипка), гитар (гитара),курткы (куртка), тиливизор (телевизор), ышкаф (шкаф), кина (кино), кампитр (ком­пью­тер), крәстиән (крестьян), урыс (рус), әлиминт (алимент), мангул (монгол), сәвит (совет), әртис (артист), педагогия (педагогика), гәзит (газета), Әм­рикә (Америка), нимес (немец), плүс (плюс), җәгърәфия (география), фәйләсүф (философ), дискәтүк (дискотека), кантруль (конроль), синтәбер (сентябрь), дикәбер (декабрь), наябер (ноябрь), аугуст (август), кила (кило), градыс (градус), сә­ләр (соляр), гөрәл (горилла), кәнсирләнгән әнәнас (консервланган ананас), маяниз (майонез), памидур (помидор), ыстакан (стакан), әчтерхан чикләвеге (Әстерхан чикләвеге), почты (почта), кәчтрүл (кастрюль), мәкәл (мә­каль), хәким (хаким), шул­кәдәр (шулкадәр), үә (вә), хәтирә (хатирә), кә­һәр (каһәр), мәшәкәт (мә­­шәкать), шәфкәтсез (шәф­­катьсез), җинәят (җи­­наять), шәйтан (шайтан) кәфер (кафер, кяфер), хә­җәт (ха­җәт), һә­ләкәт (һә­ла­кәт), кәдерле (кадерле), иләһи (ила­һи), шәф­кәт (шәф­кать), тәбигый (табигый), һәләл (хәләл), тә­ләп итү (таләп итү), сәлә­мәтлек (сәламәтлек), кә­нәфер (канәфер), хәләт (халәт), кә­ләм (каләм), бәлигъ (балигъ), мәтди (матди), иҗадый (иҗади), кәнәгатьсезлек (канәгатьсезлек), хәйван (хайван), хәүфле (хавефле), мө­ләем (мөлаем), тарихый (тарихи), шәһәдәт (ша­һәдәт), кәдерле (кадерле), Кәмил (Камил), Сәм­гуллин (Сәмигуллин), Вә­һит Галиәкпәрев (Вахит Галиәкбәров),мәгълүмәт (мәгълүмат), фәрмән (фәр­ман), идәрә (идарә), кәдимче (кадимче), җә­һүт (яһүд), җәрәһәт (җә­рә­­хәт), сүрәт (сурәт), мә­сәлә (мәсьәлә), шәфкәт (шәф­кать), кәбер (кабер), ни­һә­ят (ниһаять), фиркә (фир­ка), әдәм (адәм), хәс­­­тә (хаста), ашхәнә (аш­ханә), бәлә (бәла), Зәһитева (Заһитова), Җә­мәшев (Ямашев), Газизев (Газизов) һ.б.
 
Телебезнең сүзлек составына, дөрес язылыш (орфография) кагыйдә­ләренә мондый “реформа ясау” акылга муафыйк гамәл түгел, әлбәттә.
Фото: пиксабай
 
 

Академик Рузәл ЮСУПОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»