поиск новостей
-----
Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
07.07.2008 Җәмгыять

"ХӘЕРЧЕ БАЗАРЫ"ННАН ФОТОРЕПОРТАЖ

“Хәерче базары”нда булмаган кеше Казанның бөтен “матурлыкларын” да белми. Бу базар якшәмбе көнне иртә таңнан җыела да, обедлар тирәсендә юкка чыга. Совет заманында ул Челюскин урамында җыела иде, ә хәзер Жилплощадкада. Кемнең нинди “хәерчелеге” бар - шушында ташый. Базарда сатучы һәм алучы төп халык – пенсионерлар, борыннары “кояшта кызган” сәрхүшләр, ташка үлчим хезмәт хакы алучы завод хезмәтчәннәре... Тотылган тарак, кассета тышлыклары, иске комганнар, тузып беткән кием-салым – бар нәрсә сатыла монда.

 

Сатучылар бу базардан һәрвакыт шатланып кайтып китә: әйберләре сатылса – акча булды дип, ә сатылмаса – ярый әле сатылмады дип. Чөнки күп кеше үзенең иң кадерле, хуҗасына бик күп еллар хезмәт иткән нәрсәләрен сатарга чыга, ә алар белән аерылу җиңел түгел. Бер караганда, бик көлке хәл. Әмма руслар: “Было бы смешно, если бы не было так грустно”, - дияр иде. Чыннан да, фотоларга күз салсаң, көләргә дә, еларга да белмәссең...

 

6 июнь көнне “Хәерче базары”нда “Кәеф ничек?” газетасы дизайнеры һәм фотохәбәрчесе Наил Зыятдинов булды. Аңа әлеге фотолар өчен зур рәхмәт. “Кәрәзле телефонга гына төшердем, әгәр фотоаппаратымны чыгарган булсам, мине череп баегандыр бу дип кыйнап ташларлар иде дип курыктым”, - ди Наил көлеп.

  

"Хәерче базары" иртә таңнан эшли башлый

 

"Хәерче-Медиа" тәкъдим итә!..

 

Шәп диск тышлыклары

 

Товары да күгәргән, сатучысы да...

 

 

"Дембель альбомы"

 

Уенчыкларның икенче тормыш көтеп ятулары...

 

Аэрофлотка эшкә урнашасыгыз булса, кирәкле документларны табып бирәчәкләр

 

Кемнең товары зуррак? 

 

Бу (б/у дисәң дөресрәк булыр) лифчик кирәкмиме?

 

80нче еллар аудиокассеталары

 

Мондый китап "Книжный двор"да юк!

 

"Пентиум" һәм программист ботинкалары

 

Иске сәгать, "Мафия" китабы, автомобиль тәгәрмәченә бер (!) колпак - кемгә ни кирәк?

 

Эх, Арча читекләре!..

 

"Хәерче базары" - сату-алу мәйданы гына түгел, ә дуслар белән "аралашу" урыны да

 

Авылдан каймак алып килергә - банкалар

 

Банкасына күрә капкачы. Рәсеменә карап сайла! 

 

Ассортименттан күзләр камаша

 

Аппаратура "отделы"

 

Памперс һәм пеленкалар - шалкан бәясенә! Кемнеңдер нарасые шушы шикле нәрсәләрне кияргә мәҗбүр булачак...........

 

"Тетрис", тузан суыргыч шлангы һәм тагын әллә ниләр

 

Ди-джей хыялы - винил пластинкалар!

 

Кемдер хатынының гөлләрен урлап сата

 

Әллә сатучысы чишенеп, су коенырга киткән, әллә бу киемнәр үзләре үк сатыла - аңламассың... 

 

Кошелеклар "бутигы"

 

Совет чоры "сабвуферлары"

 

Оргтехника һәм көнкүреш җиһазлары

 

Бу абзый тәрәзәләре караңгылатылган текә машинада килгән иде

 

Наил Зыятдинов фотолары.

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.07.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы