поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Ноябрь
  • Нияз Вәлиев - җырчы
  • Наилә Гәрәева (1940-2023) - актриса
  • Тимергали Зиннуров (1949-2017) - актер
  • Данил Ибраһимов (1949-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Резидә Хәсәнова - журналист
  • Рәшит Заһидуллин - режиссер
  • Гөлшат Гыймадиева - журналист
  • Гөлнара Абаева - продюсер
  • Исхак-Хан - җырчы
  • Айваз Садыйров - журналист
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
24.01.2022 Язмыш

"Хәзер соң инде. Балалар хакына яшәрмен"

Кеше сүзе кеше үтерә, дигән мәкальне белмичә әйтмәгәннәрдер, мөгаен. Менә бу язмада да бу сүз күп тапкыр кабатлана.

Сугыштан соңгы еллар. Ул чакларда авылларга атнага бер мәртәбә кино китерәләр иде. Яшьләр аны сагынып көткәннәр, күрше авыллардан да егетләр-кызлар килгән. Кинодан соң - танцы. Шунда яшьләр танышканнар, мәхәббәтләрен тапканнар.
 
Күрше авылдан килеп йөрүче Сәүбән генә никтер биергә чыкмыйча, читтән генә күзәтеп тора икән. Галия исемле чая-үткен кыз аны сөйрәп чыгара да биетә. Аңа күз атып йөргән Хәйдәр бүген никтер килмәгән.
 
Галия танцыдан күрше кызы белән кайта. Капка төбенә килеп җитүе була, кемдер беләгеннән тотып туктата. Борылып караса - Сәүбән. Куркуыннан чак кычкырып җибәрми кыз. Ул да төшеп калганнардан түгел икән, кыз күңеленә ачкычны бик тиз таба.
 
- Галия, мин сине җәй буе күзәтеп йөрим, гел өең турыннан әйләнеп узам, сизмисең генә. Хәйдәр белән дус булуыңны, ай яктысында серләшеп утырганыгызны да беләм. Ул синең дустың гына, ә мин сине шундый яратам, торган саен сиңа ныграк гашыйк булам. Сине гел күрәсем килүемне нинди сүзләр белән аңлатыйм икән? Әйдә, бер йөреп килик әле, - дип кулыннан ала. Кыз каршы килми. Чөнки мондый матур сүзләрне аның моңа кадәр ишеткәне юк иде әле. Шуннан соң Сәүбән көн дә килә башлый, өзелеп яратуын еш кабатлый.
 
- Синсез үткән сәгатьләремне кызганам, синсез яши алмам төсле тоям үземне. Ике ай йөрибез инде, әйдә бергә булыйк, өйләнешик. Әниләр риза, сөйләштем. Син дә, бәлки, әйтеп карарсың? Хәйдәрне оныт инде. Ул сине чын, ихлас күңелдән яратса, әллә кайчан тәкъдим ясаган булыр иде. Аның да безнең авылда күз төшереп йөргән кызы бар. Сиңа әйтергә кыюлыгы гына җитми, оялчан, тиз ышанучан шул. Без өйләнешсәк, бәлки, ул да өйләнер. Син ничек уйлыйсың, Галия? - ди Сәүбән.
 
Галия, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, саубуллашып кереп китә. Мендәренә капланып, төн буе елап чыга. Никтер аның күңел түрендә Хәйдәр урын алган, Сәүбәнгә караганда якынрак тоела ул. Хәйдәрнең үзен күреп сөйләшәсе, аңлашасы килә. Тик Хәйдәр күренми дә, килми дә. Галия бик нык үпкәли. Ачу алдан - акыл арттан, диләр. Хәйдәргә үч итеп, ул Сәүбәнгә җавабын әзерләп куя.
 
Бер атна үтә - Хәйдәр һаман юк. Кичке якта туганнар никах мәҗлесенә җыелалар. Галиянең күңеле тыныч түгел. Бәлки, Хәйдәр килер дә: "Чыкма аңа, мин сине өзелеп яратам", - дип әйтер. Бу сүзләрне Галия күптән көтә инде. Кыз капка төбенә чыгып карап та керә. Менә никах укыла. Алар Сәүбәннәргә кайтып китәләр. "Мин ник болай эшләдем соң", - дип үз-үзенә сорау бирә ул. Җавабын, билгеле, кыз үзе генә белә.
 
Тормыш җайлана. Сәүбән районга эшкә урнаша:
 
- Квартира бирергә тиешләр. Аннан сине дә яныма алырмын. Сиңа эш тә таптым, - дип ышандыра хатынын.
 
Ул вакытта машиналар сирәк йөри торган чак. Эштә соңгарак калырга туры килсә, кунып та калгалый. Өйләнешкәндә мәхәббәт булмаса да, кавышкач, бер-береңә ияләшү, ярату барлыкка килә икән. Матур гына яшәп китәләр. Галия йөккә уза. Сәүбән бик шатланып, аңа тәм-томнар алып кайта, ничектер күңелен күрергә тырыша. Тик бу бәхетле мизгелләр озакка бармый. Бераздан Сәүбән үзен ничектер сәер тота башлый, салгалап та кайткалый, куна калулар да ешая. Төрле хәйләләр табып, үзен акларга тырыша. Әмма Галия аның ялганын сизә. Эшендәге бер кыз белән чуалганын да белә.
 
Кызлары тугач, мөнәсәбәтләре яхшырып китә. Сәүбән эштән дә һәркөнне кайта, кызын үлеп ярата, уенчыклар, күчтәнәчләр кызганмый. Ләкин тиздән тагын сүрелә, элеккеге хәлләр кабатлана башлый. Галия: "Баланы алып, әниләргә китәм", - дип куркытып та, тавыш та чыгарып карый. Юк, тормышлары берничек тә җайга килми.
 
Шулай, Сәүбән кайтмаган бер көнне, Галия баласын ала да әниләренә кайтып китә. Ире бер ай буе килми, рәхәтләнеп типтереп, гыйшык-мыйшык уйнап йөри. Ә Галиянең күңелен үкенү хисләре биләп ала, баласының ятим үсүеннән курка, Сәүбәнне көтә. Ниһаять, ул килә, ялынып гафу үтенә...
 
Әнисе янында яшәгән вакытта Галия аңа эч серләрен сөйләп, бушана. Хәйдәрне әле дә яратуын, аны көткәнен, килмәгәч, ачу итеп Сәүбәнгә кияүгә чыгуын, ә Хәйдәрне оныта алмавын елый-елый әнисенә сөйләп бирә.
 
- Кызым! Сезгә никах укыган көнне Хәйдәр капка төбенә килгән, синең чыгып карап торуыңны да күргән. Тик сүз катарга курыккан. Аны Сәүбән ялган юл белән ышандырып, арагызга кергән. Гел кунакка дәшеп, күрше кызы белән таныштырырга тырышкан. Хәйдәр: "Мин Галиягә гомерем буе гашыйк идем. Аны ничек яратуымны, эчемдәге серләремне бүлешә алмавымны соң аңладым. Хәзер үкенүдән файда юк. Бәхетле булсыннар", - дип өзелеп елаган.
 
Шәһәргә эшкә китеп, эш белән мавыгып, онытырга теләгән сине, тик булдыра алмаган. Мин сиңа боларны сөйләмәдем, кызым. Чөнки, син аны ничек яратуыңны белә идем, - ди әнисе.
 
Утка ялкын өстәп торучылар да табыла. Ирнең читкә йөрүен күрүчеләр, кайтып сөйләүчеләр булса да, Галия сабыр итә, түзә.
 
Кызына өч яшь тулган көндә, әзерләнеп, Сәүбәннең кайтканын көтәләр. Тик ул кайтмый. Галия күрше абыйның люлькалы мотоциклына утыра да районга китә. Кеше сүзенә ышанганчы, үзенең күреп-белеп кайтасы килә...
 
Акрын гына ишек шакый Галия, сизә - Сәүбән анда. Тонык кына ут яна. Ишекне юан гына, кып-кызыл иренле, тузган чәчле, Сәүбәннән күпкә олырак бер хатын ача, кулында рюмка. Галия баштан рюмкасын алып бәрә, аннары тузган чәчләреннән эләктереп, бар көченә эчкә сөйрәп кертә. Ире, төнге ябалак сыман, рюмкасын тотып, диванда утыра. Яңагына сугып җибәрүгә, сикереп тора, башта ни булганын аңламый, теле тотлыга. “Син, син... Галия, ничек килеп эләктең монда?” - дип әйтүе була, хатыны: "Кызыңның туган көнен шушы карчык белән үткәрәсеңме? - дип, уңлы-суңлы яңагына салып җибәрә дә, - барысы да бетте", - дип чыгып чаба. Кайткач, әнисе үгетләвенә дә карамастан, кызын алып, туган йортына кайтып китә. Анда кайтып керсә, Хәйдәр утыра. Әйтерсең лә сөйләшеп куелган. Галияне күрүгә сикереп тора да, ни әйтергә белмичә, каушап кала. Галия аңа берни сөйләми, хисләрен белгертми. Ә ул аның турында барысын да белеп торган икән. Менә Хәйдәр кыюлыгын күрсәтергә булды. Яшьләр тулы күзләрен хатынга төбәп, кулларын тота да:
 
- Галиям, мине синнән Сәүбән аерды, ялган юл белән тартып алды. Минем беркемем дә юк, сине оныта алмыйм. Әйдә, шәһәргә китик, квартирам бар. Кызыңны үземнеке итеп кабул итәм, - дип, баланы күтәреп кочагына кыса. Аның күзләрендә өмет яши иде... Шул вакытта, "юк" дигәндәй, Галиянең карынындагы икенче сабые тибеп куя.
 
- Юк, Хәйдәр. Мин сине өзелеп көткәндә, син килмәдең. Хәзер соң инде. Мин икенчегә йөкле. Балалар хакына яшәрмен. Уңай якка да, тискәре якка да сөйләүчеләр күп булыр. Элгәрегечә дус булып калыйк. Рәхмәт, соңга калып булса да, аңлаштык.
 
Икенче көнне Галия, берни дә булмагандай, ире йортына кайта. Сәүбән кочагын җәеп хатынын каршы ала. Ул, нидер аңлагандай, яхшы якка үзгәрә. Тормышларына кызыгып караучылар күбәя, әти-әниләре дә аларның бәхетле булуларына сөенеп туя алмыйлар. Сәүбән үзенә авылда эш таба. Малай тугач, дөньялары тагын да түгәрәкләнеп, тормышлары гел уңай якка бара.
 
Түзгән - түш ите җыйган, диләр. Түзем, сабыр булганнар, әлбәттә, мәхәббәт дөньясына ныклы адым ясый. Күпләрнең тормышы менә бу парлардан гыйбрәт алырлык. Кеше сүзенә карама - хисләреңә хуҗа бул! Ачу алдан - акыл арттан, үткәннәргә дога кыл!
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.

Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 24.01.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы