|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2022 Җәмгыять
"Сәхнәдә балкыган кеше инвалидка әйләнде"Саба районы Килдебәк авылында яшәүче 41 яшьлек Диләрә Осипова бүген инвалид коляскасында утырырга мәҗбүр. Әкренләп кенә үзен сиздергән чир тора-бара азып, аны аяктан еккан. — Диләрәбез күп еллар клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләде, сәхнәдә балкыган йолдыз иде. Аның авыруы башта атлап йөрешендә сизелде, тора-бара аяклары эшләми башлап, эштән китәргә туры килде. Чәчәктәй яшь хатын әнә шулай инвалидка әйләнде, — дип сөйләделәр Килдебәк авыл җирлегендә.
Табиблар Диләрәгә соңгы тапкыр “мускуллар дистрофиясе” дигән диагноз куйса да, авыру ханым: “Әллә диагноз дөрес түгелме икән?” — дип шикләнә һәм чит илдә тикшеренү үтә. Элемтәгә чыкканда, ул Төркиядә иде. Райондашлары ярдәме белән акча җыеп, аңа тикшеренү узуны башлау насыйп булган.
— Чир үзен 21 яшемдә сиздерде, — дип сөйләде Диләрә. — Башта аякларым тиз арый иде, баскычтан менү авырлашты. Табибларга күрендем, 2005 елда “невральная амиотрофия Шарко-Мари-Тута” дигән диагноз куйдылар. Бу чир нәселдән күчә икән. 2009 елда эштән китәргә туры килде. Чөнки йөрергә авыр була башлады, егыла идем. 2007 елда мине III төркем инвалиды итеп таныдылар, аннары — II төркем, 2014 елда исә I төркем бирделәр. Хәзер бөтенләй йөри алмыйм, кулларым да күтәрелми. Табиблар куйган мускуллар зәгыйфьлеге диагнозы белән килешеп бетмим. Шуңа чит илдә яңадан тикшеренү үтәсем килде. Әмма үзебезнең генә ул кадәр чыгымны күтәрергә мөмкинлегебез юк. Ирем Игорь — бик әйбәт кеше, кая барсак та, күтәреп кенә йөртә. Ике улыбыз бар: олысына 18 яшь, Казан федераль университетында белем ала, кечесенә 15 яшь, мәктәптә укый. Үземнең аякка басачагыма өметем зур түгел, кулларны гына булса да саклап калырга иде. Соңгы вакытта алар да зәгыйфьләнә башлады. Чирнең нәселдәнлек белән бәйле булуы да бик мөмкин, чөнки иң олы апабыз да (без — 7 бала) шулай авырый.
Диләрәгә хәзер Төркиянең Истанбул шәһәре табиблары диагноз куймакчы була. Моның өчен генетик анализлар, биопсия, МРТ һ.б. тикшеренүләр билгеләнгән. Безнең илдә андый чирне дәвалау мөмкин булмагач, Осиповларның бөтен ышанычы чит ил табибларында. Алар дәвалану билгеләп, чирне туктатып булмасмы дип өметләнә. Әлеге гаилә башкалар ярдәменә өмет итә.
Булышырга теләүчеләр өчен “Сбербанк” картасы номеры:
5336 6902 1091 2764 (Осипов Игорь Аркадьевич исемендә, 8-939-311-42-03 номерына тоташкан).
Счет номеры: 40817810562002093335.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|