поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.12.2010 Җәмгыять

“Су вакыйгасы”

Мин бу юлларны язганда урамда мамык кар ява. Безне коргаксыткан, дымга тәмам сусаткан эссе җәйдән соң җиргә ятучы кар юрганы җанга рәхәтлек бирә. Киләсе язда дымга әйләнәчәк бу кар бөртекләренең чын кыйммәтен авыл кешесеннән дә яхшырак аңлаган тагын кем бар икән?

Бүген сыйфаты бик әлләни булмаган кечкенә генә бер төргәк саламны 1000 сум акчасын түләп тә кыенлыклар белән генә таба алган терлек асраучылар кышның матур башлануына сөенеп туя алмыйлар. Киләсе җәйгә өметләр уяна, чөнки беләбез: җиргә кар түгел, икмәк ява, язын тишеләчәк бөртекләргә дәрман һәм куәт бирәчәк дым ява. Кыш карлы килгәндә, гадәттә, җәй дә яңгырларга мул була. Яңгыр суы исә үзе Аллаһы Тәгаләнең хикмәт белән яраткан бәрәкәте, кадерен аңлаганнарга һәм шөкер иткәннәргә рәхмәте бит ул. Моның хакыйкатьтә шулай икәнлеген фикерли белгәннәргә үткән җәй төшендерде: кешелек җәмгыяте нинди генә технологияләргә ия булмасын, күктән бер тамчы яңгыр тартып алу мөмкин түгел. Калын-калын болытлар авыл өстендә ымсындырып эленеп тордылар да таралып юкка чыктылар. Ә бит ул болытларда бер җыелганда өч йөз мең тоннага кадәр су җыела. Дәһшәтле шушы авырлыкны җилләр меңләгән чакрымнарга җиңел генә күчереп йөртәләр, Аллаһ теләгән урыннарда үлчәп кенә яудыралар. Күк йөзендәге шушы гигант су массаларының берьюлы җиргә ишелүе корылыкка караганда да зуррак афәт, монысын да беләбез.

 

Үткән җәй су басуларның географиясе белән дә шаккатырды: әле Франциядә моңарчы күрелмәгән туфан калыкты, әле Бразилия күктән ишелгән су ташкыны астында калып интекте, Австралия һәм Кытай, Вьетнам, Индонезия һәм Таиландлар да суга байтак тончыктылар, су астында калган Пакыстанның фаҗигасен барыбыз да телеэкраннардан күзәтеп утырдык. Алланың һәр бирмеш секундында җир һәм океаннар өслегеннән уналты миллион тонна су парга әйләнеп күккә күтәрелә һәм болытларга җыела, парга әйләнгән суның күләме елга 505 триллион тоннага җитә. Диңгезләр һәм океаннар өслегендәге микрокатламнарда тупланган бәһасе булмаган микроэлементларны һәм тозларны үзендә эретеп күккә күтәргән су парлары аларны әле дөньяның бер почмагына, әле икенче почмагына илтеп, яңгыр итеп яудыралар, бер елга яңгыр һәм кар сулары белән җиргә 150 миллион тонна ашлама ява. Шуңа да нинди генә кыйммәтле сугару системалары корып, нинди генә ашламалар кертсәк тә, коры җәйләр берсе икенчесен алыштыра башласа, җир үзенең уңдырышлылыгын берничә ел эчендә югалтачак, монысы да бәхәссез.

 

Елгалар саеккан, чишмәләр кипкән җәй су кадерен безгә әйбәт төшендерде. Әле дә көн саен матбугат су проблемасын күтәрми калмый, әллә каян чыккан белгечләр безгә киләсе җәйләрнең ничек булачагын фаразлап баш катыралар, үзенең иртәгесе көнен белә алмаган бу хәсрәт күрәзәчеләр бары тик галәмнәр хуҗасы гына ия булган гыйлемне үзләрендә бар дип күрсәтергә телиләр. Һава торышына иң төгәл фаразны әле Хуҗа Насретдиннан да уңышлырак итеп бирә алган беркем дә юк: иртәгә яңгыр йә ява, йә юк, җәйләр йә коры килә, йә юк. Шуннан артыгы адәм балаларына мәгълүм түгел.

 

Аллаһы Тәгалә исә афәтләрне безгә сынау һәм гыйбрәт өчен җибәрә, кайвакыт чиктән үткән адәм балалары өчен котылгысыз җәза да итә. Суга кагылышлы бу язманы мин безнең як авыллары тарихына гыйбрәт булып кереп калган вакыйгага багышларга ниятләгән идем. Мәрҗани аны “су вакыйгасы” дип атый. Бу вакыйганың миңа ике версиясе таныш. Беренчесе – халык телендә риваять булып йөргәне – хәзер онытыла төшкән, “В контакте” һәм “сабын опералары” белән мавыккан яшьләр аны белмиләр һәм кызыксынмыйлар да.

 

Халык телендә йөргән риваятькә ышансак, моннан ике йөз еллап элек (төгәле 1816 елда) байлыгы белән тирә-юньдә дан тоткан Оры авылында эссе җәй көнендә ап-ак сакаллы бер карт өйдән-өйгә кереп, эчәргә су сорап йөргән. Вәләкин авыл кешеләре картка бер чүмеч су бирергә вакыт тапмаганнар, безнең татар-мөселман халкына хас булмаган бер миһербансызлык белән ачуланып, аны капкадан куганнар. Әлеге әүлия кыяфәтле бабай, имештер, үзенең сусавын авыл читендәге фәкыйрь тормышлы бер ятимә карчык өендә генә баса алган, бер чүмеч суны кызганмаган бер генә Алла колы табылган авылда. Шуннан карт күздән гаип булган. Озак та үтми, чалт аяз күк йөзендә әллә каян гына ашъяулык кадәр бер болыт пәйда булган, шул болыттан авыл өстенә яңгыр ишелгән. Урамнар буйлап аккан су шулкадәр куәтле булган ки, йортлар йомычка урынына йөзеп йөргәннәр, бик күп кеше кырылган. Бары тик ятимә карчыкның фәкыйрь өе генә торып калган. Бу, чынлап та, нәкъ шулай булганмы, әллә халыкның бетмәс-төкәнмәс фантазиясе вакыйгага үзеннән бизәкләрне артык мул сипкәнме – бар кадәресен бер Алла белә. Тик су вакыйгасы – тарихи факт. Аны кәгазьгә мәшһүр Мәрҗани хәзрәтләре теркәп калдырган.

 

Шиһабетдин хәзрәт сөйләвендә вакыйга болайрак тасвирлана. Элек-электән байлар авылы саналган Арчаның Оры авылында унтугызынчы гасырның башларында даны тирә-юньгә таралган, татар-мишәр дөньясында исеме билгеле булган Хәбибулла ишан дөнья сөргән. Хәбибулла ишанны аеруча мишәрләр хөрмәт иткәннәр. Ишан шәкертләренә “Танбиһел-гафилин” китабыннан дәресләр биргән, дингә һәм әхлакка өйрәткән. Казан арты Орыга белем алу өчен мишәрләр яши торган төбәкләрдән байтак шәкерт йөргән. Шәкертләрнең ишанга хөрмәте шулкадәр зур булган ки, алар аның чана табаны, арба көпчәге эзен ятып үбә торган булганнар. Авыл байлары белән Хәбибулла ишан арасында бик еш низаглар чыккан, бу низаглар еш кына авыл байларының хезмәтчеләре һәм фабрика эшчеләре – бер яктан, ишанның мөридләре һәм шәкертләре икенче яктан торып сугыша торган күсәк сугышлары белән тәмамланган. Казан тарафына барып укып кайткан шәкертләрдән мишәрләр: “Оры-шәрифкә бардыңмы, “Танбиһел-гафилин”не укыдыңмы?” – дип сорарга һәвәс булганнар (сүз уңаеннан: Әбү Ләйс Сәмаркандиның “Танбиһел-гафилин” китабын мин чәчләрем агарырлык яшькә җиткәч укып чыктым, ике томлык хезмәт, чынлап та, бик тәэсирле). Менә шул данга-шәрәфәткә ирешкән Хәбибулла хәзрәт бервакыт дөнья кууга артык бирелеп, төрле низагларда артык катнашып, халык арасында үзенә булган хөрмәтнең байтагын югалтып та өлгергән. Мәрҗанида бу хакта: “Күркәмлеге югалды”, – дип әйтелгән. 1816 елның җәендә байлары белән танылган Оры авылында бик көчле яңгыр явып, йортларны агызган, Хәбибулла ишанның ике йортының берсе аккан, ишан үзе вакыйгадан бик нык куркып, авырып та киткән. Шиһабетдин хәзрәт сиксән икеләп кешенең үлүе турында мәгълүмат теркәп калдырган.

 

Ике йөз елга якын инде безнең як халкының дәһшәте мондый дәрәҗәгә җиткән су басуны яисә башка төрле табигый бәла-каза, афәтләрне күргәне юк. Ташкичүнең Мәрҗаниләр нәселеннән булган имамнарыннан берсе, имештер, безнең якларың иминлеген искәртеп: “Ташкичүдә ут чыкмас, ут чыкса да үрчемәс”, – дип әйтеп калдырган. Әмма әхлак бозылган, Ислам әхлагы онытылган заманда яшибез. Алланың ниндидер сынавы яки җәзасы килмәс дип, без болардан имин дип, һичкем әйтә алмас. Ике гасыр элек булган “су вакыйгасы” безгә шуларны искәртә.


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ 66 | 02.12.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»