|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2022 Криминал
Мәскәүдә Җәмигъ мәчете янында эчке киемнән фотосессия ясаучыларга гаепләү белдерелде
Тикшерүчеләр Мәскәүнең Җәмигъ мәчете янында ачыктан-ачык фотосессиядә катнашкан өч кешегә дин тотучыларның хисләрен мыскыл итүдә гаепләү белдерде. Аларның фаразлавынча, фотосессия пиар өчен үткәрелгән. Кичә социаль челтәрләрдә һәм гаммәви мәгълүмат чараларында Мәскәүнең Җәмигъ мәчете фонында фотога төшүче кыз белән видео таралды. Ул эчке киемнән генә, өстенә — пәлтә, башына кара төстәге балаклава кигән.
Иванова шул ук көнне РИА Новости агентлыгына әлеге уңайдан «вөҗдан һәм дин тоту ирегенә хокукны бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында хәбәр итте.
«19, 20 һәм 40 яшьлек өч кешегә карата гаепләү белдерелде», — диде ул.
Иванов әйтүенчә, фигурантларның өендә тентү үткәргәннәр һәм телефоннарын алганнар инде, дип яза Татар-информ.
Ул билгеләп үткәнчә, тикшерүчеләр фотосессиядә катнашкан башка кешеләрне ачыклавын дәвам итә.
Әлеге маддә буенча 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|