поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.01.2022 Авыл

93 яшьлек Нурия әби: “Пенсиягә чыккач эшләмәдем, шуңа озак яшәдем”

Кайбер язмаларның геройлары белән очрашканнан соң күңелдә әле озак вакыт ниндидер җылылык, якты, матур хисләр яши. Аеруча да ак яулыклы татар әбиләребез белән сөйләшеп утырулар әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә.

Бүгенге героебыз – Нурия әби. Ул тумышы белән Зәй районы Кәрәкәс авылыннан. Күрше Бигеш авылы егете Фәйзигә кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
 
Бабае инде вафат. Хәзер ул балалары, оныклары белән Казанда яши. Нурия әбигә күптән түгел генә 93 яшь тулды. Зиһене дә, төскә-биткә дә шактый ук яшь күренә әле! Гомерен ул колхозда хисапчы булып эшләргә багышлаган. 35 ел бер урында хезмәт куйган.
 
– Мин 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, укытучыларны сугышка алдылар да, авылда мәктәп бетте. Соңгы елны Чаллыга барып, Вахитов мәктәбенә укыдым. Мәктәпне тәмамлагач та, Сабага килеп, бер еллык курслар бетердем.Ул чагында сайланып йөри торган заман түгел. Кайда укый аласың, кайда керә аласың, шунда керәсең, – дип искә ала Нурия әби.
 
Бу вакытта Нурия әбинең апасы колхозда хисапчы булып эшли. Сеңлесе курсларны тәмамлап, авылга кайтканнан соң, үзенең эш урынын Нурия әбигә тапшырып калдыра. Үзе сөт җыю белән шөгыльләнә башлый. Бу гаиләдә туганлыкның ни дәрәҗәдә ныклы икәнен шул гамәлдән дә аңлап буладыр, мөгаен.
 
Заманасы да җиңел булмый. Һәр колхозчыга икмәкне санап кына бирә торган чор. Урып-җыю вакытлары җитсә, ул икмәкне дә бирергә ярамаган. Рөхсәтсез икмәк өләшсәң, шунда ук судка бирә торган булганнар. Икмәк җитешеп тә халык ач иде, ди элеккеге хисапчы.
 
Нурия әби үзе 9 балалы гаиләдә үсә. Әти-әнисе бөтен баласына да белем бирә, аларның дүртесе хисапчы һөнәрен сайлый. Мондый һөнәрне белемле, башлы нәсел вәкилләре генә үз итәдер. Нурия апаның әтисе сату эшенә хирыс була. Күрәсең, саннар белән дуслык аңардан да күчкәндер. Әнисе дә зиһенле кеше булган. Юкса, ачлык вакытында, күрше-тирәдә балалар көн саен диярлек ачлыктан шешенеп үлгәндә, тугыз баланың барысын да саклап кала алырлар идеме икән?!
 
...Фәйзи ага белән гаилә кору тарихы да кызыклы гына – Нурия әбине булачак ире урлап кайта.
 
– Фәйзигә кадәр артымнан йөргән егетләрем булды, булмады түгел. Ә Фәйзи тәвәккәл иде, урлады да кайтты. Өйгә кунарга кайтмагач, мине алырга апа килеп җиткән. Әйдә кайт, кем рөхсәте белән килдең, дип әй дулатты инде! Аннан дуслаштык үзе. Кияүне дә яраттылар. Мин килгәндә, ирем әнисе белән өч тәрәзәле кечкенә генә йортта тора иде. Өстебезгә ябынырга юрган да юк – кеше толыбы ябынып яттык. Аннан Ташкенттан кайтучыга заказ биреп, юрган алдык. Аны Фәйзи күтәреп кайткач, шатлыктан нишләргә белмәдек инде! Авылда бер юрган иде!
 
“Урлап кайтканга риза булдыгызмы?” – дип кызыксынам Нурия әбидән. Фәйзи ярата да, яраттыра да белде, ди ул.
 
Соңрак Фәйзи абыйның энесе дә авылга кайта. Яшь гаилә үзенә йорт салып, башка чыга. Каенанасы да алар белән күченә, төп йортта калмый.
 
– Безгә декрет яллары да бирмәделәр. Бер баламны эшләп утырган җирдән авырта башлап, өйгә кайтып, өйдә таптым. Бер атнадан балаларны каенанама калдырып, эшкә чыктым. Ул чакта уйланылмаган инде. Хәзер уйлыйм менә, каенанам ничек түзде икән? Ике баламның яшь аермасы бер яшьтән артыграк кына. Төшке ашка да, кичен дә җылы ризык пешереп куя иде. Балаларны идарәгә арба белән тартып, имезергә алып килә иде. Бианам балаларны карарга бик булышты. 30 елга якын бергә тордык. Талашсак, тавыш булса да, озакка сузмый идек. Хәзер киленнәр каенаналар белән алай яшәми дә. Үзара тату торыйк дисәң, бер-береңне санлый белергә кирәк, – дип киңәш бирә Нурия әби.
 
Фәйзи ага белән бергә Нурия әби 56 ел гомер кичерә! Ике ул, бер кыз үстерәләр. Кызлары да икътисадчы һөнәрен сайлый. Кыскасы, саннарны бик ярата бу гаилә!
 
...Нурия әби Казанга 2012 елда күченеп килә. Ул вакытта балалары Җиңү Проспекты тирәсендә яши. Ә анда һәрвакыт олы яшьтәге апалар, әбиләр сату итә. Болар шәһәрнекеләр дип тормый, Нурия әби алар белән дә дуслашып бетә. Берничә елга яшьрәк булсам, сатарга чыгар идем, дип шаярта.
 
Һәрвакыт балалары, оныклары янәшәсендә булгангамы, авылны сагынып, боегып утырырга вакыты да юк аның. “Сагына башласам, шунда ук кайтып киләбез”, – ди әби елмаеп.
 
Әби авылын юксынмасын өчен йортта ул тора торган бүлмәне тулысынча “авылча” ясаганнар. Нурия апа авылдан паласларын, сандыгын, хәтта кайчандыр карты белән бергә йоклаган караватын да алып килгән.
“Безнең әби бик заманча ул. Бар да якында гына, монда шундый рәхәт, дип сөенә”, – ди Нурия әбинең оныгы Венера. Сүз уңаеннан, Венера Аитова “Яңа гасыр” телеканалында “Таяну ноктасы” тапшыруында алып баручы булып эшләде. Хәзер бала ялында – улларын тәрбияли. Аңа бу эштә әбисе дә зур ярдәмче. Нурия апаның яше 90нан узса да, балалар белән урамга чыгып та утыра, өйдә дә күз-колак булып тора.
Хисапчы булуы Нурия әбинең канына сеңгән. Ул һәр көнен расписание буенча яши.
 
– Иртән торгач та 20 минут җәяүләп йөрим. Узган ел күкрәгем кысыла башлады. Теннис тубы белән массаж ясый башлаган идем. Шундый җиңел, рәхәт! Тыннарым ачылып китте! Массажны да калдырмыйм, – ди Нурия әби.
 
Даруларны 55 яшеннән кабул итә башлаган. Шул вакыттан алып, һәр көнне сәгать ничәдә, нинди дару эчкәненә кадәр язып бара ул. Гаиләдә бөтен кешенең телефон номерларын да, догаларны да яттан сөйләп бирә әбекәй.
 
“Пенсиягә чыккач, бер көн дә эшләмәдем. Озак яшәүнең сере шунда”, – ди шаяртып Нурия әби! Матур томышка сөенеп, әле озак еллар якыннарын сөендерергә язсын үзенә! 
 
Нурия әбидән 90га җитү серләре

“Яшь вакытта бик яратып мунча керә идем. Чабынып, мунчадан чыккач үләннәр белән күп итеп чәй эчтем”.
“Бер кешедән көнләшмәдем, кешегә ярдәм итәргә тырыштым”.
“Кеше рәнҗетмәдем”.
“Бер вакыт эшсез тормадым”
“Яраткан кешем белән, аны үз итеп, хөрмәт итеп яшәдем”.
“Үземне һәрвакыт тыныч тотарга тырыштым”.
“Пенсиягә чыккач бер көн дә эшләмәдем. Эшләгәндә бөтен көчемне куеп, соңгы көнгә кадәр тырышып башкардым”.
“Үземә көндәлек алып бардым, сәламәтлегемне һәрвакыт барлап тордым”.
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.01.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»