|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2022 Мәдәният
Ришат Әхмәдуллин: Бөтенләй дә көтмәгән идемТатарстан Президенты Указы нигезендә, театр сәнгатен үстерүгә өлеш кертүләре өчен Камал театры артисты Ришат Ринат улы Әхмәдуллинга «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» исеме бирелде. «ВТ» хәбәрчесе аның белән элемтәгә чыккан. — Дөрес хәбәрме бу? Бөтенләй дә көтмәгән идем. Минем иҗатымны, эшемне шулай бәяләгәннәре өчен мең рәхмәт! Бик тә сөендердегез, сүзсез калдым, — диде ул безгә. — Мондый дәрәҗәле исемгә лаек булгач, яраткан тамашачым алдында җаваплылык хисе тагын да артты. Һәм мин моңа гаять шатмын.
--- |
Иң күп укылган
|