поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.01.2022 Ана теле

Ана теле: Тел һәм җыр. “Һ”, “Э” авазларын ник оныттык?

Соңгы язмабызда “алга таба кушавазлар тәлгәшенә күчәрбез”, дигән идек. Безне төпле күзәтеп барган укучыларыбыз берникадәр үзгәреш кертте. Әтнә районы мәктәбендә татар теле уукытучысы шылтыратты. Хәтере яхшы икән. “Сез “һ”ны һаман татар авазы түгел дип саныйсыз ахрысы”, диде.

Чыннан  да, тартыклардан чын татар авазы“Һ”   бу тәлгәш кысасыннан төшеп кала язган. Сөйләмебездә башкалардан азрак кулланылуы сәбәп булгандыр, күрәсең. Моннан берничә ел элек иҗтимагый сөйләмдә “һәм инде” калька-калыбы артык ишәеп киткәч, борчылып, чаң сугарга туры килгән иде. Кызып ук кителгән: “татарда һәм сүзе юк, бөтен авылны йөреп чыктым, татар теле укытучысыннан башка беркем әйтмәде”, дигәнмен. Фәндә андый ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый, сөйләмнең аерым катламнарында, төрләрендә кулланылмау әле ул телдә шулай дип нәтиҗә ясарга рөхсәт бирми.  Әлбәттә, “Һ” башка “татар” авазлары кебек үк актив түгел. Бөтенләй юк дип тә әйтергә ярамый. Әйдә, бу авазыбызга да фәнни анализ ясыйк.
   
Кеше исемнәрендә кулланылуыннан  башлыйбыз икән, безнең нәселдә  дә: Гөлҗиһан, Гәүһәр, Таһир. Авылдашлар: Һаварийә, һәдийә, Бәһийә, Җәүһәрийә. Маһирә. Гомумән  алсак та, элекке вә бүгенге хезмәттәшләр, көн  дә ишетеп торган таныш милләттәшләребез исемнәре: һәдийә, һәҗәр, һидийәт, һилал, Илһам, Зөһрә, Заһидә, Заһит, Ваһапов,
   
Инде көндәлек сөйләмебезгә килсәк, нинди генә темага кагылсак та бу авазлы сүз кулланышка җәлеп ителә икән: “Аңлатмалы сүзлек”тә 200 мәгънәдә 180 берәмлек теркәлгән. А.Тимергалин, Р.Әхмәтьянов, “Диалект” сүзлекләрендә янә  100 дән күбрәк сирәк очрый торган берәмлек. Шул исемлектән без әле  көндәлек еш кулланыла торганнарын гына сайлап бирербез.  Аллаһы; Ааһ, аһ-ваһ, аһылдау, аһәң, Әһә, әһәмият; баһадир, бәһа, гаһет (ант), даһый, дәһшәт,  җиһаз, җиһан, җәүһәр, җәһед, җәһел, җәһәннәм, җәһәт, заһир, зәһәр, зәмһәрир, иһаһайлау, каһарман, каһкәһә, каһәр, кәһвә, маһирлык,  миһербан, мәһабәт, мәһәр,  мөһим,  ниһаять, пәһлүан, раһиб (монах),  тәһарәт, уһылдау, фәһем, шаһ,  шаһиншаһ,  шаһит, шәһәр, шәһит, шөбһә, шөһрәт, ыһ, ыһы, ыһылдау, ыһым, эһем, эһелдәү, яһүди, һа, һава, һай, һай ли, һайт, һай-һайлау, һаман,  - һаптчи, һапылдау, һаулау, һа-һа, һе-һе, һем, һеһ,  һи, һибә, һилал, һиммәт, һинд, һинди, һиндустан, һич, һичбер,һичкем, һични, һичшиксез, һиҗри, һиҗрәт, һи-һи, һиһелдәү, һуш, һушсыз,һы, һым, һәвәс,  һәвәскәр,  һәйбәт, һәйкәл,  һәлак, һәлакәт, һәмзә, һәр, һәрбер, һәрвакыт, һәрдаим, һәркем, һәрни, һәс-һәс, һәфтияк, һөҗүм... 
 
Бер генә авазны да без җырдан башка тасвирламадык. аның дәрәҗәсен җ хәл итә  дидек. Бу юлы да көне буе җыр тыңлап, “Һ” не көтеп утырдык. Юк бит! Чү, нәтиҗә ясарга ашыкма! Менә, ниһайәт, “Ай, һилләү-һилләү-һилләү... Яшәгән татарда “Һ”, бүген дә яши, иртәгә дә яшәр, балаларыбыз, оныкларыбыз бу мөһим хакыйкатьнең шаһиты булыр. Моңа безгә остазларыбыз да васыять итеп калдырган:   И мөхәррир... Кертмә бер чит ләһҗәдән “хәреф”  (грамматик чара) ләһҗәбез тәртибенә. Дәрдемәнд.( Ләһҗә. Тел, диалект (шивә).
 
Тәлгәшебезне дәвам иттерү сәбәпчеләребезнең янә берсе – ул иң актив белгеч интернетчыбыз Илгиз. “Фикерләр”дә ул болай дигән: Татарда үзенчәлекле Э/е фонемасы да бар бит әле. Энем дигәндәге Э/е. Татар графикасын латинга күчергән кавемнәр, шул аваз урнына татар телендәге И-га туры килүче i хәрефен кулланалар. Бел дә бил була, бил дә бил була андый язылышта. Гомумән, инглиз теле, инглиз фонетикасы бик ярлы, анда нибары 26 аваз/хәреф.”.. Рәхмәт кардәшебезгә – темабызга турыдан-туры кагылган, фәнни нигезле, кирәкле, яңа мәгълүмат. Моңа махсус тукталмыйча ярамый.                        
   
Татар сөйләмен бу аваздан башка күз алдына да китереп булмаса да без аны ң, җ, ө, ә, ү ләр рәтендә беренчеләрдән анализламадык. Башка телләрдә дә бар бит, татарлыгы “кычкырып” тормый дигәнбездер.
   
Язу мәсьәләсендә үзебездә дә “төер”ләр җитәрлек --шулар да комачаулагандыр. Энем дигәндә ике е дә бер төрле әйтелеп тә ике төрле язылуы шуны расламый мыни. Газетлар да бер сүздәге бер төрле авазларны ике төрле яза, радио, театр да шулай төрлечә әйтә.
   
Башта бу авазның “татарлыгын” ачыклап бетерик. Тагын В.А.Богородицкийга таянабыз: ул аларны кыска сузыклар рәтендә анализлый; сөйләмдә үзгәрүләрен ике сәбәптән күрә: морфологик һәм этнографик. Грамматикага бәйле үзгәрешләрне аңлатканда э/енең сүздә башындамы, уртасындамы, азагындамы булуына карап үзгәрә дип, моны басымның кайсы иҗеккә төшүе хәл  итә дигән дөрес нәтиҗә ясый, ышандыргыч дәлилләр китерә. Сүз башында э/е урыс колагына аның эсы кебек ишетелә, ди: тел, без, кем, эт, эш. Кайвакыт ул аваз урысның ы/и сы кебек тә ишетелә. Сүз уртасында, азагында инде аваз үзгәрә: кеше –кше, без –бзнең, мен –мндем, сикерәм—сикрәм, беләгем—бләгемә, йөгерәм –йөгрәм, килештерделәр –килштрделәр.
   
Э/е нең татар авазы буларак төзелеш хәсиятенең әсәси нигезен Гыйбадулла Алпаров ачып бирә. Ул аларны семантикадан аерып,  шәкли яктан анализлый. Менә аның “Шәкли нигездә татар граматикасы” әсәренең “Телебезнең фонетикасы” бүлегеннән бу авазга карата тезислары: “Телебездәге авазларны, әйтелештәге аермаларына карап, түбәндәге төркемнәргә  аерырга мөмкин: Иякнең ачылуы һәм ябылуына карап, бездә барлык авазлар ике төркем була.1) сузык авазлар: а, ә, ,э, и, ый, у, ү, о, ө. 2) тартык авазлар: һәмзә, һ,х, к, г, къ, гъ, ң, й, ж, җ, ч, р, л, н, з, с, т, д, м, б, п, ф, в; Тавыш коралының калтырау, калтырамавына карап: 1) яңгыравыклы авазлар: а, ә, ы, э, и, у, ү, о,  ө, һәмзә, һ, г, гъ,ң, ж,й, җ, р,л, н, з,д, м, б, в; 20 яңгыравыксыз авазлар: х, к, къ, ш, ч, с, т, п, ф. (79 б.).
   
Э/е авазына караган тезислар: ...нечкә сузыклар: ә, э, и, ү, ө; Авыздан чыккан җире – тел очыннан: ә, э, и, ө, ү. Бөтен төрек телләрендә уртак булганнары: а, э (е), о; О-Ө авазлары төп сүзнең беренче иҗегендә генә булып, үзеннән соң килгән  а, ы, э авазларына да тәэсир итә, аларны “Ө” ләндерә. У, и сузыклары татар һәм башкортлардан башка төрекләрдә о, э авазларына якынрак әйтелә. (Бездә дә алар  ачык у, и гә  караганда, аз гыа о, э гә авышлырак. О-ө, у-ү, и сузыклары кушымчаларда булмыйлар. Кушымчаларда а-э, ы-э авазлары (калын һәм нечкәләре) калмый йөри. Димәк, бездә иң күп йөргән сузыклар а-ә, и-э була. А авазы бездә сүз башында о га авышыбрак әйтелә. У, ү, ә, о, ө авазлары – арткы авазлар,  а, ы – уртангы авазлар, и, э алгы авазлар санала. А, и, у,ү авазлары башкаларга караганда озаграк, сузып әйтелгәнгә күрә, “озын сузык”лардан,о, ө, ы, э  авазлары “кыска авазлар”дан  саналалар. Сузык авазлар иҗекнең азагында килгәндә басымлы урыннарда тагын да  ныграк сузып әйтеләләр. Иҗек уртасында һәм басымсыз булганда , бары да бераз кыскара төшәләр. Бигрәк тә ы-э авазлары ябык иҗектә һәм басымсыз булганда бөтенләй кыскарып, юк диярлек дәрәҗәгә киләләр. (81 б.).
   
Э/е нең  татар сөйләменең барлык тематик вә грамматик  төрләрендә дә бик актив кулланылуы өстенә ул башка сузык һәм тартык авазлар белән дә бәйләнешкә керүе, синтезлана алуы белән дә үзенчәлекле. Г.Алпаров хезмәтеннән янә мисаллар китерик. “Су, бу, алу, ти, ки кебек у, и авазына беткән сүзләрнең азагына э(е), ы белән башланган кушымчалар килгәндә, сувы, алувына, кием (кийэм),тиеш (тийэш) кебек берәр в, й авазы арттырып әйтелгән кебек була.
   
Башка авазлардан соң э(е) –ы кушымчалары килгәндә, мондый яңа аваз  арту юк. Мәсәлән, ат – аты, кирәк – кирәге.
Моның сәбәбен тикшереп караганда, югарыдагы сүзләрнең борынгы телебездз суб, буг, алгу, тиг булып әйтелгәнлеге, соңыннан бу авазларның в, й гә әйләнеп, андагы у, и авазларының  ы-э(е) авазларына әйләнеп киткәнлеге мәгълүм була. Ябык иҗек булганда бу ы—э(е) авазларының барлыгы ачык сизелми, азагына сузык аваз кушылганда, иҗек ачылу белән, ул ы-э(е)нең барлыгы бик ачык беленә. Шуңа күрә боларның дөрес әйтелеше у(ү)+в яки и+й белән түгел, бәлки сывы, алывына, тэйэш рәвешендә була.Димәк, су, ти сүзләренең азагындагы  у, и асылда сузык түгел, бәлки тартык в,й дан кыскарган катлаулы аваз була. Ләкин кул, куй,йук (юк), тик, кил, син кебек сүз уртасындагы у, и авазлары бездә ялгыз авазлар – сузык авазлар. Бу соңгылары башка төрек телләрендә о, э(е) тавышы белән әйтелгән сузык авазлар. Алар татар, башкорт телләрендә дә, рус телендәге кебек, саф у, и белән әйтелмиләр, о,э(е)гә якын әйтеләләр. Чын у, и бездә саннары бик аз гына булган су,бу, ти, ки,и ... кебек сүз азакларында гына, алу, бирү, бирми... кебек кушымчаларда гына очрыйлар. Алар да булса, асылда бәсит у, и булмыйча, ыв-э(е)в, эй-(ей) дигән катлаулы авазлардан гыйбарәт... Димәк, татар телендәге  мый-ми, лый-ли, дый-ди кушымчалары, башка шивәләрдәге  май-мәй, дай-дәй, лай-ләй кушымчаларындагы  а-ә авазы  урынына ы-э(е) белән әйтелгән мый-мей, дый-дей, лый-лей... төреннән, көри, төзи, бирми, эшли  сүзләре, укый, ашый, карый, бармый сүзләре кебек үк көрей, төзей, бирмей, эшлейдән гыйбарәт була.
   
Кыскасы, бездә тулы у-ү, и авазлары юк. Сүз азагында тулы у-ү, и булып ишетелгән авазлар ябык иҗектәге ыв- эв(ев),  эй (ей) дән гыйбарәт. Иҗек ачылганда аларның барлыгы ачык беленә. Әмма төп сүз уртасында у-ү, игә якын  авазлар бездә бар, алар катлаулы түгел, ялгыз сузыклар. (86 б.).
   
О-ө авазының тартуы. Бу о-ө авазы безнең төрек телләренә хас бер аваз дияргә ярый. Ул төбендә сүзләрнең беренче иҗегендә генә була торган аваз. Бездә бу о-ө авазы иреннәрнең тешкә тиеп торган йөзендәге мускулларын бөреп, тышкы йөзен, киресенчә, читкә җәеп, (боргы ясап) әйтелә. У-ү авазы булса бөтенләй моның киресенчә  иренннәргең тышкы йөзен бөреп әйтелә.  Гадәттә,  күп эшләмәгән мускуллар тартылган өчен булса кирәк, о-ө авазы безнең телебездә иң ялкау авазлардан. Аның төп урыны сүзләрнең беренче иҗеге булса да  ул үзеннән соңгы 2 нче, 3 нче иңектәге авазларның да “оланып” яки “өләнеп” әйтелүенә сәбәп була.Үзеннән соңгы иҗекләрдәге ы-э авазларына, хәтта 3-4 буынга җиткәнче тәэсир итә ала. Кыргыз, башкорт телләрендә (ягъъъни безнең шивәләрдә – И.Н.) бу о-өләрнең түбәнге авазларга тәэсире бик көчле. Мәсәлән  бөтөнөсө, томоан, көлөәм, озонлого, төзөлөшө, көлдөрдөмө кебегрәк әйтеләләр.
   
Сузыклар белән бәйләнештә үзгәрүе: Ике сүз арасында сузыклар янәшә килгәндә алар берләшергә, көчссезрәге төшеп калырга якм үзгәрергә мәҗбүр була: төрле әөбер – төрләйбер, бүлмә эче – бүлмәче... Очрашучы авазларның берсе ы-е авазлары булса һәрвакыт үзләре төшеп кала: чөйгә элеп – чөйгәлеп,... сине эзләп – синезләп;  
   
Л.Җәләй күзәтүләре: “ Э,е  басымсыз иҗекләрнең кайберләрендә төшеп кала: килне, җилне, исме, Гаплология күренеше: белем-белме, бөтер-бөдрә, төшер-төшрә”;
   
Бу аваз бәйләнешендәге “төер”ләр сөйләмдә кыенлыклар да китереп чыгара. Менә галимә Р.Абдуллинаның “Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре” китабының (Яр Чаллы, 1997)  “Паронимнар һәм парономаслар” бүлегеннән өзекләр: Урта диалект вәкилләре сөйләшендә э сузыгы урынына и сузыгын әйтү күзәтелә: эре – ире, энә – инә (42 б.). Татар телен уртача дәрәҗәдән түбәнрәк   белүче кешеләр түбәндәге парононмасларны бутарга мөмкиннәр: төз – тез, төймә – тимә, күч – көч. һ.б. Шуңа күрә ә, э, ө, ү  авазларының берсе яки дифтонг һәм сузык аваз белән аерылып торган парономаслар белән таныштыру, аларны дөрес әйтергә өйрәтү һәм мәгънәләрен аңлату эшләре зарур. Э—ө белән бәйле:  төймә—тимә, эт—өт, төз—тез, көлә—келә, бөлү—белү, гөл—гел, турел—терел, төш—теш, бөре—бере, сөрем—серем, көче—кече, э-ә белән бәйле: тере—терә, эче—әче (44-45 б.).
   
Хәзер бүгенге сөйләмдә “э/е” куллану мисалларын китерәбез. Аларны куллану нечкәлекләрен үзегез бәяләгез, уңай дип санаганнарын киләчәктә кулланыр өчен хәтердә калдырыгыз. Бу авазның тавыш белән бәйле мөмкинлекләре җырда  ачык чагыла: Асылъяр гүзәлем, өзеләдер үзәгем; Үлгәненең каберен бел, исәненең каберен бел; Җиде ятлар туган түгел, үз туганыңның кадерен бел; Гармун телләре...; Чиләгенә караганда үзе кура җиләге; Килмә су читенә/ су чәчерәр битеңә; Исемемне чигеп җибәр кулъяулыгым читенә; Кама бүреге; Казан сөлгесе, апасыннан матур сеңлесе; Синең өчен үләрлек; Йөгереп чыктым урамга...; Бүген исеңә төшмәсә иртәгә төшәр әле;
   
Авазлар гармониясендә Э/е нең шигъри аһәңенең хәсиятен, нечкәлекләрен тоеп, кадерен белүчеләр бар иде. Кадыйр Сибгатуллин: илебез, игелекле, билгесезлек;
   
Алынмаларда тәмләп кулланып була: перзидент, перзидиум, коллектив, терискә, террор, переспектива,
   
Авазның сөйләмдә куллану нечкәлекләренә килгәндә безнең күзәтүләрдән күнегү өчен кайбер мисаллар:
   
Иҗтимагый лексика: кеше, тереклек, хезмәт, тел, беренче, белем, белгеч;  Көнкүреш лексикасы: энем, сеңлем, элек, элгеч, Егет,  Себерке, себерелү; Селкетә, Селәгәй; Беркетү, берегү; Бер-беребезне; бер, без, сез, бет, бетмәгән, эч, эчү, эремчек, төер, күсе, мәче, кикерик, Тән әгъзәләре: тире, сеңер, тел, теш, эч, эчәк, бөер, Көн исемнәрендә, сан атамаларында, Табигатьтә: бөре, эт, өер, сәер, хәер, кәкере; Черек;  Туңудан тәненең чеметерлеге дә калмаган;
   
Е кушымчада: яшьлегем, ярдәме, кешенеке -нең, -енә; ны-не, чы-че, лы-ле, ныкы-неке, ның-нең, ыш-еш, бетерешкәннәренең, селкенерлеге дә калмаган; 
   
Е ярдәмлекләрдә (мөнәсәбәтлекләрдә): иде, мени, әйе,
   
Парлы сүздә: кәкре-бөкре.
      Сиземләп барасыз  бугай: татар авазларын фәнни анализлаганда без аларның озынаю юнәлешендә үзгәрүен тоябыз --кушавазлар (дифтонглар) барлыкка килә: ә-ә, әй, ийә, йә,и-и һ.б.
 
 Болар бит фәндә дә танылган, яшәеш гамәлендә дә әһәмиятле мөстәкыйль берәмлекләр, Үзләренә аерым язма сорала.
                           Илдар Низамов,
                  филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 20.01.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»