поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.01.2022 Милләт

Изге эше калды (Илдар хәзрәт Малаховны искә алып)

Илдар Малахов 1968 елда Ленинградта туа. Әти – әнисе тумышлары белән Мордовия ягыннан була. Ул язмышын Уфа белән бәйли.
Илдар Малахов Башкортостан Республикасы Мөселманнар диния назәрәтендә билгеле шәхес иде. Аны Казанда да ихтирам иттеләр.
Бүген сезнең игътибарга Илдар Малаховны искә алып язмабызны тәкъдим итәбез.

Уфа… Егерменче еллар. Башкортостан башкаласының Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә — колледжы бәйрәмчә бизәлгән. Көн матур, җылы һәм кояшлы. Ишегалдында һәм залларда кулларына Коран тоткан мөселманча киенгән үсмер кызлар һәм кызчыклар күренә.

Биредә Коран уку буенча бәйге оештырылды. Русиянең төрле төбәгеннән килгән үсмер кызлар һәм кызчыклар изге китап серләрен төшенү һәм дөрес уку буенча үзара ярышты. Тиздән Коран уку ярышында җиңүчеләр һәм анда катнашучылар барысы да бүләк алды. Аннары олысы — кечесе бай мәҗлес табынына чакырылды.

Чәй өстәле артында узган ярыш буенча фикер алышулар дәвам итте. Ешрак бер җөмлә яңгырый: Мондый зур бүләкләрне Илдар хәзрәт Малахов оештырган инде. Бүләкләр чынлап та зурдан. Кемгә ноутбук, кемгә велосипед, кемгә Коран китабы, кемгә телефон һәм башкалар.

«…Кичә Мәскәүдә күренекле мөселман эшлеклесе Башкортостан Республикасы Мөселманнар Диния нәзарәте рәисе мөфти урынбасары, Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә — колледж директоры Илдар Малахов вафат булды», дигән күңелсез хәбәрне ишеткән көйгә күңелемә кылт итеп Уфада шушы Коран уку буенча оештырылган бәйге күз алдыма килде.

Илдар Малахов авыр онкология чиренә каршы Мәскәүнең Н.Н. Блохин исемендәге Милли медицина тикшерү үзәгендә дәваланды. Аңа 20 мартта 53 яшь тулар иде. Милләттәшебез Илдар Малахов Башкортостан Республикасы Мөселманнар Диния идарәсен оештыруда башлап йөрде һәм аның беренче урынбасары булды. Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә директоры буларак зур эшләр башкарды. Моннан тыш, 1998 елдан башлап ул мөселман — мәгърифәти гәҗите «Рисәлят»нең алыштыргысыз баш мөхәррире булды. Гәҗит Русия һәм мөселман илләре илчелегендә зур популярлык казанды. «Башкортостанда ислам» сайтына да нигез салучы ул иде. Дини темага багышланган уннарча китап нәшер итте, фәнни язмалар бастырды.

Илдар Заһидулла улы тумышы белән Башкортостанга бәйләнмәгән. Малахов 1968 елда Ленинградта туган. 1989 елда тәүге төркем белән тыңлаучы сыйфатында Ризаэтдин Фәхретдинов исемендәге Уфа мәдрәсәсенә укырга килә. Тәлгать Таҗетдин аны арытаба белем алу өчен «Гарәп дөньясы» мәдрәсәсенә һәм «Әлъ — Әзхар» ислам университетына укырга җибәрә. 1997 елда Уфага әйләнеп кайтканнан соң Малахов Башкортостан Диния назәрәтен оештыру эшенә ныклап тотына. Илдар хәзрәт лаеклы ата, картатай һәм гаилә җанлы кеше була. Һәр башлаган эшен уңышлы итеп азагына кадәр җиткерә иде, дип искә ала туганнары.

Илдар хәзрәт Малахов Русиянең һәм Башкортостанның абруйлы һәм хөрмәтле дини эшлеклеләреннән иде. Яхшы дини белемле булуы белән аерылып торды.

Югары мөфти Тәлгать Таҗетдинда укый, Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында, «Мири Араб» мәдрәсәсендә, Р. Фәхретдин исемендәге (хәзерге вакытта Русия Үзәк диния нәзарәте университеты) ислам институтында, Халыкара «Әлъ — Әзһәр» (Каир, Мисыр) ислам университетында, Русия Фәннәр академиясе каршындагы Уфа федераль тикшерү үзәгендә белем ала. Этнологик тема буенча диссертация яклый. Илдар хәзрәт Болгар ислам академиясендә докторантурада укыды, ислам фәннәре докторы исеме алырга тиеш иде.

Илдар Малахов Башкортостан Республикасы Мөселманнар диния назәрәтендә билгеле шәхес иде. Татар, фарсы, гарәп телләрендә иркен сөйләште, язды һәм укыды. Ул ислам мәгърифәтенә зур өлеш кертте. Ел саен Малахов җитәкләгән Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә укучылар төрле Бөтенрусия бәйге — ярышларында призлы урыннар алды.

— Ул һәрчак хөр күңелле булды, алдына куйган максатларга иреште. Бу безнең өчен зур югалту. Ул тәвәккәл кеше иде. Мине Башкортостан Республикасы Мөселманнар диния назәрәтенә мөфти итеп сайлаганда, ышанычын эш белән күрсәтте. Шунлыктан мин һәм командам башкарган изге эшләр аның исәбенә язылачак. Аллаһы Тәгалә аңардан риза булсын һәм аны чын мөслим итеп кабул итсен. Мәрхүмнең атнакичтән җомгага каршы мәңгелеккә күчүе — яхшы билге. Аның рухына дога кылыйк һәм үлемнең көтмәгәндә килүен онытмыйк. Тормыш искиткеч кыска һәм аны лаеклы яшәргә, изге һәм мәрхәмәтле эшләр башкарырга ашыгыйк, киләчәккә калдырмыйк,- дип яза мөфти Айнур хәзрәт Биргалин.

Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә — колледжда белем алучылар Русиянең төрле төбәгендә имамнар, мөфтиләр, ислам фәнен укытучылар булып эшли. Шулар исәбендә Башкортостан Республикасы Мөселманнар диния назәрәте рәисе Айнур Биргалин да бар.

Илдар Малахов Башкортостанның Иглин районы Акбирде авылында җирләнде.

Уфа… Матур, җылы һәм кояшлы көннәр тагын килер. Мәрьям Солтанова исемендәге колледж бәйрәмчә бизәлер. Мөселманча киенгән үсмер кызлар һәм кызчыклар кулларына Коран алып тагын изге бәйгедә катнашыр. Алар, һичшиксез, Ленинградта туган һәм гомерен Башкортостанга багышлаган Илдар Малахов турында хәбәрдәр дә булырлар.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 19.01.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»