поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.12.2010 Мәдәният

II Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале, яки Әлмәт театры Казан сәхнәләрендә

13е көнне Камал театрының зур сәхнәсендә II Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Әлмәт театрының “Туган-тумача” спектакле белән ачыла.

Фәрит Бикчәнтәевнең укучысы Әлмәт кызы Лилия Әхмәтова сәхнәләштергән әлеге спектакль режиссерның зур сәхнәдәге беренче эше, былтыргы фестивальдә Лилия курсташлары белән куйган “Дуслар җыелган җирдә” спектакле белән катнашкан иде. “Туган-тумача” вакыйгалары белән үткән социализм дәвере турында. Яшь режиссер кеше нинди шартларда булуына карамастан, тормышны яратуын, яшәүгә өметен югалтмавын, җылы, матурлык эзләүдән туктамавын күрсәтә. Кызылсуга кыз күзләргә килгән Яңа Дума авылы егете Минсабир Шәрифәне урлап китә. Тигез мәхәббәттән өч малай үсә, бар да түгәрәк кебек... Көтмәгәндә агач астында калып Минсабир үлә. Яшь хатын өстенә бер-бер артлы тормыш авырлыклары өелә. Балаларны кеше итү теләге, Минсабирга мәхәббәт аңа авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Өмет һәм мәхәббәт яшәтә аны.

 

Фестиваль программасын  14е көнне дә әлмәтлеләр дәвам итә.  Көндезге 12дә Камал театрының кече сәхнәсендә О.Богаевның  “Ышаныч” спектакле булачак. Яшь режиссер,  театр артисткасы Нәфисә Исмәгыйлова быелгы эшен “Выход-68” режиссура лабораториясе кысаларында тәкъдим итә. Мистик драма жанрында ул йөз яшьлек Машаның тормышын сурәтләп, ирләре сугышта үлгән толларга  һәйкәл куя.

 

Кичен 6 сәгатьтә татар яшь тамашачы театры бинасында (Гладилов урамы, 49 йорт) Петербург режиссеры Искәндәр Сакаев куйган М.Лермонтовның “Гашыйк Кәриб” мәхәббәт легендасы тәкъдим ителә. Мәхәббәт һәр кеше күңелендә яши торган матур әкият ул. Җырчы  Кәриб Тифлиздәге төрек  баеның Майгөл-Маһирә исемле гүзәл кызына гашыйк була. Ата кызы өчен кырык янчык алтын сорый. Кәриб калымлык байлык эзләп сәфәр чыга. Маһирә җиде ел вәгъдәсенә тугры булып сөйгәнен көтә. Режиссер  эчкерсез мәхәббәт тарихын биомеханика ысулына нигезләнеп җан белән тәннең көчле тәэсире аша сурәтли. Тамашачыга яңа чаралар аша тирән кичерешләргә бай мәхәббәт кыйссасы тәкъдим ителә.

 

Фестиваль программасында әлмәтлеләрнең саллы урын алып торуы Казан гастроле алдыннан безнең өчен репетиция булачак.  Ә гастрольләр 19ынчы январьдә Камал театры сәхнәсендә башланачак, әлбәттә, репертуар беркадәр башка булачак. 

 

 

 

"Туган-тумача" спектакленнән күренешләр.

 

 

 

"Гашыйк Кәриб" спектакленнән күренешләр.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»