поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.01.2022 Язмыш

"Елак бала карап арыдым. Ирем аерылышу турында гына әйтмәсен дип куркып яшим..."

Кияүгә 18 яшем тулуга чыктым. Мәктәп тәмамлаган елны апаларга кунакка килгән идем. Авылда эшләп үскән кыз буларак, кул кушырып утыра алмыйм. Апа бе­лән җизни эштә вакытта өйләрен ялт иттереп җыештырып куям, ашарга әзерлим. Боларны апаның үкчәле түфлиләрен киеп эшлим — яшь чагым бит, миңа шулай кызык. Тик астагы катта яшәүчеләргә бер дә кызык булмаган, берничә көннән, түземлекләре төкәнгәч, ишеккә звонок бирделәр.

Хәят апа, мине күргәч, бик гаҗәпләнде. Апаның шундый яшь сеңлесе бар дип аның башына да килмәгән. Әни мине 45 яшендә тапкан шул. Аннан Хәят апа аякларыма карады да, көлеп җибәреп: “Акыллым, бу түфли­ләрне сал инде син, алайса башымда тукран утырган кебек”, — диде. Икенче көнне ул мине үзләренә кунакка дәште. Аларныкы кебек фатирны киноларда гына күргәнем бар иде. “Зиннәтле” дигән сүзнең мәгъ­нәсен Хәят апалар өендәге картиналарны күргәч, алардагы канә­фи­ләргә утырып карагач аңладым.

Хәят апаның миннән 15 яшькә олы улы бар икән. Менә шуңа димләделәр мине. Апам да: “Ризалаш, балда-майда йөзәрсең”, — диде.

Шулай итеп, һич уйламаганда, Казан килене булдым да куйдым. Каенанам мине ипләп кенә һәр нәрсәгә өйрәтте: ничек киенергә, табын яны­­нда, чит кеше­ләр янында үземне ничек тотарга. Бик яратты ул мине. Үзем дә аңа өзелеп “әни” дип кенә тордым. Әле аның ярдәме белән бер вузда тү­ләп укып, югары белем алдым. Тик каенанамның гомере генә кыска булды, мин балага узганымны белгән айда аны мәңгелек йортына озаттык. “Әни оныгы туасын белмичә дә китеп барды”, — дип еладым да еладым. Әллә шуңамы икән, кызым елак булды. Кулдан төш­мәде диярлек. Өстәге катта гына яшәүче апам ярдәм итәргә күпме теләсә дә, ирем риза булмады.
 
Елак бала карап арыдым. Җитмәсә соңгы вакытта юанаеп та киткән идем, шуңа күрә көзгегә карарга да курка башладым. Бу кыяфәтем иремә дә ошамады. “Ничек инде шулкадәр үзгәреп була?” — дип, йөзен җы­ерды. Элек өйгә Зөлфәт исемле хезмәттәшен алып кайтып, сыра эчеп, сөйләшеп утыралар иде. Аны инде күптән күргән юк, ирем мине аңа күрсәтергә ояла бугай. Дустының соңгы килүендә халаттан идем. Кич бе­лән ирем: “Аннан бүлтәйгәнсең, моннан бүлтәйгәнсең, кем өйдә шулай киенеп йөри инде?” — дип сүкте. Ул көннән-көн үзгәрде, дорфаланды. Мәхәббәт булмагач, шулай инде: без бит бер-беребезгә гашыйк булып өйләнешмәдек. Инде ирем аерылышу турында гына әйтмәсен дип куркып яшим...
 
Сәрия.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.01.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»