|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2022 Дин
“Хозур” нәшрият йорты “Тимергали хәзрәт вәгазьләре” китабын нәшер иттеДинебездә башкаларны күркәм сүз белән нәсыйхәтләүгә, аларга Коръәни Кәримебез аятьләрен, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрен искә төшерүгә зур әһәмият бирелә. Нәсыйхәт, вәгазь күңелләрне нур белән тутыра, кешенең Аллаһыга якынаюына, әхлагын камилләштерүенә сәбәпче булып тора. Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителгән “Тимергали хәзрәт вәгазьләре” китабы да әлеге максатларны күз алдында тотып әзерләнде. Биредә хәзрәт Тимергали Юлдашевның төрле темаларга кагылышлы вәгазьләре урын алган. Китапта Рамазан ае, корбан чалу фазыйләтләре, ата-ана хакы, гыйлем алу мөһимлеге, төрле кыйссалар, һәм гомумән, кешене рухи яктан баета торган вәгазьләр белән танышырга мөмкин. «Тимергали хәзрәт вәгазьләре» китабы киң катлау укучылары өчен тәкъдим ителә. Китап һәркем өчен дә файдалы булыр дигән өметтә калабыз. Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә, "Сәлах" мәчетендә дә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.
Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;
Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;
Интернет-кибет: huzurshop.ru
--- |
Иң күп укылган
|