поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.12.2010 Мәдәният

Театрдан аерылмаска!

Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Әнәс Галиуллин Әлки районының Чуваш Кичүе авылында туган. Алабуга мәдәният-агарту училищесын, соңрак Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Быел театр аның 70 яшьлек юбилеен зурлап уздырды.

Театрның ял көне. Тынлык. «Әйдә, сәхнә аша үтик, – диде Әнәс ага серле итеп. – Театрның «җеннәрен» тоярсың». «Кайчагында сәхнә уртасына басып, озаклап залга карап торам, – ди ул. – Монда бит бөек шәхесләр уйнаган, дим. Без дә шушында халкыбызга хезмәт итәбез бит, дип горурланам. Театрның аның тузаны да газиз. Сәхнәсе, «кесә»се, кулисалары, декорацияләре, бутафориясе – барысы да безнең белән бергә картая…»

 

Әнәс абый шушы театрда илле елга якын эшли. Алабуга мәдәният-агарту училищесында диплом спектакле куеп йөргән япь-яшь авыл малаен, диплом алганын да көтмичә, моннан 49 ел элек ашыгыч кына Күчмә театрга чакыртып алганнар да гастрольләргә озатканнар. Шулай итеп, аның язмышы хәл ителгән дә куйган: артист тормышы, күчмә тормыш башланган. «Урта Азиягә Арчага барган кебек кенә барып кайта идек. Күпләр юл газабына түзмәде – киттеләр. Эш алыштырып йөрү егетлек түгел, мин сугыш чоры баласы, түзәргә өйрәнгән, – ди Әнәс ага. – Театр чире бер йокса, арына алмыйсың икән». Түзә адәм баласы: елдагы 365 көннең 300ен авылларга йөреп үткәр инде! Ул елларда артистны, мөгаен, авыл халкының миһербанлылыгы, театр сәнгатенә гашыйклыгы коткаргандыр. «Рәхмәт, апа» – артистлар лексиконындагы канатлы сүз. Чөнки аны барлы-юклы «суточные» түгел, ә фатирга керткән «Рәхмәт, апа»лар туендырган. Гаҗәп, Әнәс ага «Театрдан туйдым», дигәнен хәтерләми. Күрәсең, булмагандыр андый чагы, булса да, хәтергә уелырлык әйтелмәгәндер.

 

Илле ел эчендә йөзгә якын роль уйналган. Азмы бу, күпме? Әнәс аганың соңгы еллардагы образларын күз алдыннан үткәрәм: Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ендә – Ахун, Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән, давай!» спектаклендә – Саттар, И.Юзеевның «Сандугачлар килгән безгә» спектаклендә – Зыя, К.Тинчуринның «Сакла, шартламасын!» комедиясендә – Пристав, «Американ»ында – Шәехмирза Юкабашев…

 

– Артист буларак ачылып беттем дип уйлыйсызмы, Әнәс ага?

 

– Исемнәре дә булды, рольләре дә, – ди ул уйланып. – Әмма беренче режиссерым Гали Хөсәенов белән озаграк эшләсәм, барысы да иртәрәк килер иде. Их, тагын бер ун ел эшләп калалган булсам! Булмады шул. Артистның бәхете режиссердан бит аның. Үз гомеремдә 10-15 режиссер белән эшләгәнмендер. Бик талантлы режиссерлар белән эшләргә туры килде. Аларның һәрберсенең үз стиле бар. Артист белән режиссер фикердәшләр булып эшли алса – бик яхшы. Син аны аңламасаң, ул синең эчке дөньяңны күрмәсә – харап инде. Рәшит Заһидуллин белән дә аңлашып эшлибез.

 

Артист рольләре турында сәгатьләр буе сөйли ала. Әнәс ага да искәрмә түгел. Аңа да һәр тудырган образы баласы кебек кадерле. Әмма хәтеремдә әңгәмәбезнең башка бер өлеше нык уелып калды. Гаиләсе турында сүз кузгалгач, шулкадәр җылы итеп, якын итеп «Асиям» дип әйтте ул. «Быел Асиямә инсульт булды. Урын өстендә ята. Шуңа күрә баш режиссер белән шулай килештек: әлегә яңа рольләргә алынмый торсам, яхшырак. Мин Асиямә кирәгрәк», – диде ул. Алар 30 ел бергә гомер итәләр. «Тормыш иптәшең синең эшеңне аңлап яшәсә, ул үзе бәхет. Кайбер иптәшләрнең хатыннары аларның эшен аңламыйча, бәйләнешеп, гаиләләр бозылган чакларны да хәтерлибез. Ул зәхмәт минем беренче гаиләмнән дә ерак йөрмәде, аерылышу сәбәбе дә, бәлки, шул булгандыр», – ди Әнәс ага. Асия ханым гомере буе балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан. Шунысы кызык: алар бер-берсен үз һөнәрләре белән кызыксындыра алган парлар. Асия ханым берара ире янында театрда да эшләп алгач, хәтта спектакльләрдә дә катнашкач: «Сезнең арада йөреп карамасам, хезмәтегезнең авырлыгына ышанмас идем», – дигән. Әнәс ага исә унбиш еллап Казанның берничә мәктәбендә драмтүгәрәк алып барган. «Балаларга театр сәнгате серләрен өйрәттем. Ул эшне шулчаклы яратып эшләдем. Балалар тәртипсез, диләр – дөрес түгел, заманы нинди, баласы шундый. Сәләтле балалар күп, алар белән эшләргә генә кирәк», – ди Әнәс ага.

 

«Әле уйныйсы киләме?» – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. Нигә сорыймдыр инде, югыйсә җавабын да беләм ләбаса. Әлбәттә ул: «Театрсыз яшәп булмый, – диячәк. – Артист аягында басып торалганда сәхнәдән китәргә тиеш түгел. Соңгы юлга да ул театрдан китәргә тиеш…», диячәк. Театрга килеп бер пыр-пыр килеп йөрмәсә, артистның йоклый да алмавын күреп, белеп тора бит ул. Сәхнәдән иртәрәк киткән артистның авырый башлавын театрның профсоюз комитеты рәисе буларак та бик яхшы белә. Ә профсоюз – аның егерме ел буе башкара торган җәмәгать эше. «Өстәмә эшләр, әлбәттә, артистның вакытын ала инде ул. Әмма, әгәр син ул эшне яратып башкарасың икән, коллектив сиңа ышана икән, җитәкчеләр инициативаңны күтәреп ала икән, нигә эшләмәскә?!» Театрның профсоюз комитетын хаклы рәвештә театрның социаль бүлекчәсе дияргә мөмкин. «Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белүче» дә – шушы оешма.

 

Әйе, уйныйсы килә әле аның. Вакытлыча яңа рольләрсез торырга туры килсә дә, сакал-мыек, грим салынган кечкенә генә тартмасын: «И җаным, минем белән картаясың бит», – дип чәбәкләп куя да, яңа рольләр турында хыяллана. «Әлбәттә, алга таба эшли алу-алмавымны сәламәтлек хәл итәчәк. Әмма әле уйныйсы килә», – ди елмаеп…


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»