поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.01.2022 Язмыш

20 бала миңа "Әнием" дип эндәшә

Башкортстанның Краснокама районы Саузбаш авылында яшәүче 53 яшьлек Зоя Гыйниятова белән танышкач, аның никадәр олы йөрәкле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булуына исем китте. Хәзерге көндә аның белән әти-әнисез калган 17 бала гомер кичерә. Тол хатын булса да, шулкадәр сабыйны үз канаты астына сыендырудан курыкмаган.

“БАЛА АЛАМ, ДИП НӘЗЕР ӘЙТКӘН ИДЕМ”
— Ирем Нәрис белән ике кыз үстердек, — дип сөйләде Зоя ханым, тормышы турында сорашкач. — Бала алу нияте очраклы түгел. Төпчек кызыбыз Альбина 9 яшьлек вакытта чак кына үлемнән калды. “Кызыбыз исән калса, тәрбиягә бала алыр идем”, — дип нәзер әйттем. Аллаһы Тәгалә кызымны исән калдырды һәм 2011 елда шул нәзерне үтәргә дип, Дүртөйледәге балалар йортына киттек. Директорны ничек табарга икән, дип аптырап торганда, бер кыз яныбызга килеп, безне озатып куярга булды. Ошаттым шул баланы. “Моны үзебезгә алыр идем”, — дидем һәм шулай булып чыкты да. Тома ятим Гүзәл VII сыйныфта укый иде. Аны үз балабыз кебек яраттык, кызыбыз Альбина белән дә тиз дуслаштылар. Гүзәл хәзер Уфада яши, безгә кунакка кайтып йөри. Үзем тапкан кызларым инде тормышлы, Нефтекамада яшиләр, бер оныгым бар.
 
2015 елда Зоя апаның ире яман шештән үлгән.
— Ирем бик ипле, яхшы кеше иде, 54 яшендә вафат булды, — диде Зоя апа, уфтанып. — Кызларыбыз үсеп читкә киткәч, янәшәбездә сабыйлар булсын дип теләдек, анда да бала алу теләге зур иде. Ирем исән чагында, 2014 елда Яңа Кабан авылындагы приюттан өч бертуганны алып кайттык. Диана I сыйныфта укый, Дениска — 6, Луизага 4 кенә яшь иде. Аларның әти-әниләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Өч бертуганны аерырга ярамый бит. Луиза инвалид булса да, куркып калмадык. Безгә кайтканда, ул бәдрәфкә дә йөри белми иде. “Мондый авыр баланы карый алырмынмы?” — дип борчылдым. Аллага шөкер, булдырдым, аннан соң алганнар арасында да физик мөмкинлеге чикләнгән балалар бар. Ирем вафатыннан соң да сабыйлар алдым һәм хәзер минем белән 17 бала яши. Аларның өчесе — инвалид, дүртесенең сәламәтлеге какшау.
 
“БЕР АВЫЗ СҮЗ ТАТАРЧА БЕЛМӘГӘННӘРЕ ДӘ ТАТАРЧАГА ӨЙРӘНДЕ”
Зоя апаның йорты балалар тавышыннан гөрләп тора. Олыраклары мәктәпкә киткәч кенә, шау-шу бераз басыла.
— Иң кечкенәсенә 3 яшь, — дип сөйләде әңгәмәдәшем. — Ул, 5 һәм 6 яшьлек сабыйлар өйдә тора, авылда балалар бакчасы юк. Иң олы балага 18 яшь. “Бу кадәр кешене ничек ашатып бетерәсең?” — дип аптырыйлар, бер ияләнгәч, авыр түгел (көлә). Иртә белән ботка пешерәм, табынны балалар әзерләшә. Кызларым кул арасына керә хәзер, булышчыларым күп. 14 кызым бар, өчесе генә малай. Өй эшләрен чиратлашып башкаралар, әйтеп тә торасы юк. Йортыбыз зур, ирем исән чагында бөтен шартларны тудырдык. Балалардан зарланмыйм, мәктәптә дә йөземә кызыллык китергәннәре юк. Безгә кайтканда бер авыз сүз татарча белмәгәннәре дә рәхәтләнеп татарча җырлап йөри (көлә).
 
Әлбәттә, төрле балаларны тәрбияләү җиңел түгел. Һәрберсенә аерым игътибар кирәк. Олылар белән — зурларча, кечеләре яки акыл ягыннан зәгыйфьлеге булганнары белән сабыйлар теленә күчәм. Аларның бер-берсенә ярдәм итешүенә, күз-колак булуына сөенәм. Бер гаиләдә яшәгәч, мөнәсәбәтләре туганнарча. Олы тормыш юлына аяк баскач та шулай булсын, дип телим. Бер-берсенә терәк булырлык итеп үстерәсем килә. Миңа да игелек күрсәтсеннәр иде. Минем канат астыннан чыгып киткәч тә, гаилә учагына тартылсыннар, тәүфыйклы, җәмгыятькә файдалы кешеләр булсыннар иде. Барысы да үз балаларым кебек якын. Санап карасак, миңа 20 бала “әнием” дип дәшә. Иң кечкенәсе, 3 яшьлек Альбина “әннә” ди.
 
“БАРЫСЫ ДА ҮЗЕМНЕКЕЛӘР”
Зоя апа тәрбиясендә бертуганнар тагын бар: Азиза, Аделина һәм Арина бер гаиләдән. Дүрт бертуган: Аделина, Амелия, Александра, Альбина бер әнидән туган.
— Олырак балалар элек ничек яшәүләрен сөйләп шаккатыра, — ди Зоя апа. — Аңлыйсыздыр, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр юньле юлда йөрмәгән, баласына рәтле тормыш күрсәтмәгән. Берсе дөге боткасын сусыз пешерергә азаплануын сөйләп аптыратты. Ачтан үләсе килмичә, үзе ашарга әзерләмәкче булган, мескен. Приютта яшәгәндә ниләр булганын ачыргаланып сөйләүчеләр бар. Бу балалар күпне күргән, аларның йөрәге гомерлек яралы. Тыштан шат күренсәләр дә, эчләреннән күп уйлыйлардыр. Аларны бик кызганам, шуңа да назымны жәлләмим. Ана назын тоеп, гаилә җылысы белән үссеннәр, дим.
 
Балаларның әти-әниләре исән булганнары да бар икән. Әмма бер ата-ананың да сабыен эзләп килгәне булмаган.
— Әгәр килеп, аралашырга телиләр икән, мин каршы түгел, — диде олы йөрәкле әни. — Бәлки, дөрес юлга басып, яңача яши башлаганнары да бардыр. Аларны тапкан, күпмедер баккан аналары бит! Әмма баланың күңелен эретү авыр. Мәсәлән, 2014 елда алган өч бертуганның әниләре үлде. Бездән 7 чакрым читтә яшәде, тик балалары янына бер дә килмәде. Вафаты турында ишеткәч, балаларын аны җирләргә барырга дәштем. Әмма алар “бармыйбыз” дип кырт кисте.
2014 елда тәрбиягә алынган тома ятим Виолеттадан беренче гаилә баш тарткан булган. Баланы урлашуда гаепләгәннәр. Шулай булса да, Зоя апа бу кызны үзенә алырга курыкмаган.
— Виолеттаның бер тапкыр урлашканы, алдашканы булмады, — диде әңгәмәдәшем. — Ни өчен бала күңелен яралап, аннан баш тартканнар, белмим. Ул — зур булышчым, аңа 17 яшь тулды. 10 яшьлек Луизадан берничә гаилә баш тарткан. Аны җәен генә алып кайттым, ул да безгә килгәч, икенче төрле фикерли башлады. Бала алып, аннары аннан гаеп табып, кире китерүчеләр дә бар бит. Ә мин сабыйны ничек бар — шулай кабул итәргә кирәк дип саныйм. Тора-бара алар синең гаиләгә яраклаша, тәрбиясе үзгәрә. Әлбәттә, бала-чага шук була. Минекеләр берәр ширлек эшләсә, “Әни, гафу ит”, — дип хат яза. Шунда ук рәсемен дә ясыйлар, күңелендәгесен җиткерәләр. Мин аларга карата катгый түгел, ипләп сөйләшәм, җайларына торам.
 
Зоя апа үзе тәрбияләгән балаларга якты киләчәк тели. Тәрбиягә алган балаларның өчесе генә Аскын районыныкы, калганнары үз районнарыннан икән.
— Краснокама районының опека бүлеге булышлык күрсәтә, теләсә нинди мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәргә була, — диде Зоя апа. — Мин шушы балалар белән бәхетле, йорт тулы бала-чага булуына, өем шаулап торуына сөенәм. Үз канатым астына алган балаларны беркайчан да ташламам, гомерем буе сердәшчеләрем, якын кешеләрем булырлар дип ышанам. Минем өчен балаларның “үземнеке” һәм “үземнеке түгелләр” юк. Барысы да бертигез, бөтенесе дә үземнекеләр!
 

 


Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 14.01.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»