поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.01.2022 Шоу-бизнес

Лэйна: Бөтен кеше дә артык тәртипле һәм дөрес булып бетә алмый

«Ни хәл?» сәхифәсенең бүгенге кунагы кыю һәм үзенчәлекле образы белән күпләрнең мәхәббәтен яулаган һәм шул ук вакытта еш кына тәнкыйть сүзләре ишеткән ЛЭЙНА. Җырчының нинди яңалыклары бар? «Йолдыз чире» йоктырганнарга ул нинди киңәш бирә? Үзен «маймыл» дип атаучыларга кыз ни дип җавап бирә? Әлеге сорауларга аның белән җавап эзләдек.

– Ни хәл?
 
– Бар да яхшы, рәхмәт! Әле менә ике җыр әзерлибез, клиплары белән бергә гыйнвар аенда дөнья күрер дип ниятләп торабыз. Шуларның берсенә ике төрле клип әзерлибез. Минем Төркиядә белем алучы, режиссер һөнәрен үзләштерүче бер дустым бар. Клипларның берсен ул төшерәчәк.  Төркия сериалларына мөкиббән мин, шуңа да үз клибымда әлеге ил кешеләре булу – минем өчен зур шатлык булды.
 
– 2022 елга нинди кәеф белән аяк бастың?
 
– Кәеф шәп! Яңа елны Казанда каршы алдым. Әти-әнием дә янымда иде. Рәхәтләнеп авыл ите ашадым (көлә). Ялларда эш турында бик уйламадым. Якыннарым, дусларым белән очраштым, кыскасы, рәхәтләнеп ял иттем. Хәзер менә ныгытып эшкә тотынырга кирәк. Әйткәнемчә, яңа җырлар әзерлибез, концертлар да көттермәс, тиздән башланыр.
 
– Яңа ел төнендә «ТНВ» каналында син төп рольне башкарган мюзикл күрсәттеләр. Әлеге проект үзеңә ошадымы?
 
– Театр юнәлеше буенча белем алгач, үземне актер буларак та күрсәтү турында хыяллана идем. Дөрес, клипларда да син нинди дә булса роль башкарасың, әмма фильмда уйнау, бигрәк тә төп рольне башкару – башка нәрсә.
 
Дөресен генә әйткәндә, төшерү процессы башланганчы, бу эшне тиз генә башкарып чыгарбыз дип уйлаган идем. Нибары ике сәгатьлек фильм, имеш. Ләкин съемкалар бик озакка сузылды, әллә ничә дубль ясадык. Мактанып әйтүем түгел, әмма кисәтүләрнең иң азы миңа эләкте. Бәлки, тормышка якын итеп уйнарга тырышуымның нәтиҗәсе булгандыр. Артыгын кыланасым килмәде. Ләйләнең хис-кичерешләре – ул минем дә хис-кичерешләр.
 
– Ул мюзикл турында фикерләр күп һәм төрле булды.
 
– Әйе, әнием дә шулай диде. Мин аларны үзем укымыйм, ә ул бик борчыла. Игътибар итмә, дип күпме әйттем югыйсә. Һәр кешенең үз фикере булырга тиеш. Ошатырга яки ошатмаска хакы бар. Минем эш үз ролемне башкарып чыгу иде һәм мин аны 100 процентка башкарып чыктым дип саныйм, ә калганы мөһим түгел.
 
Шулай да, фикерләр арасында бик кызыклары да очрады. Мәсәлән, берәү «Барлык клипларда да бөтен игътибарны үзеңә алып бетергәнсең», – дигән. Төп рольне башкаргач, мине төшермичә, кемне төшерсеннәр соң инде? Фильмда роль башкаргач, аның сценариен да мин яза дип уйлаучылар бар, ахры. Сценарийны бераз үзгәртергә ярый иде дә, ләкин аның авторы мин түгел шул.
 
– Син ике телдә дә җырлыйсың. Шулай да, үзеңә татарча җырлар якынракмы, әллә русчамы?
 
– Татарча җырларга яратмыйм, дип әйтүем түгел, ләкин урысча җырларымның күбесен үзем язгач, миңа алар якынрак кебек. Татарча язу миңа авыррак бирелә. Бердәнбер «Нигә?» дип аталучы җырым бар – шундый яратам мин аны! Татарчалы-урысчалы «Малай на белом барсе»ны да исәпкә алырга буладыр. Үзем урысча җырлар күбрәк тыңлыйм, тормышта та күбрәк рус телендә сөйләшәм. Татарстанда яшәп, татар эстрадасында «кайнагач», үзебезнең җырларны да башкармый булдыра алмыйм, билгеле.
 
– Сәхнәгә чыкканда, синең образың бүгенгесенең капма-каршысы иде. Кап-кара чәч, караңгы төсләрдәге киемнәр, кыю характер. Хәзер үзгәрдең. Күңел кушуымы, әллә образны үзгәртеп торырга кирәк дип уйлыйсыңмы?
 
– Мин Казанга күченгәнче чәчемне гел сарыга буяп йөри идем. Кечкенә чактагы бер хыял иде инде ул – зәп-зәңгәр күзле, сап-сары чәчле кыз булу. Чәчемне беренче тапкыр тугыз яшьләрдә әниемә буяттым. Ул чакта аның нечкәлекләрен уйлап тору юк бит инде, шуңа да чәчләрем сары буласы урынга җирән төстә була иде. Вакыт узу белән, кире үз төсемә кайттым. Тик миңа кап-кара чәчле һәм ап-ак йөзле булу ошамый иде. Ә минем йөзем, чыннан да, зомбиныкы кебек ак.
 
«Малай на белом барсе» җырының иң популяр чагында, тормышта менә син әйткән образда, ә клипта ал чәчле кыз идем. Шуңа да урамда мине танучылар булмады да диярлек, үземнең дә  кара чәчне тизрәк буятасым килә иде. Ә җырчы өчен имиджны еш алыштыру бик үк яхшы нәрсә түгел. Продюсерымнан ялварып диярлек сорап, чәчләремне ал төскә буяттым. Бер ел үтте, бу төстән дә туйдым. Җитмәсә, мәшәкате  күп. Продюсерны яңадан ышандырырга туры килде. Аны да аңлыйм, тамашачылар танымас, дип борчыла бит. Ә мин – үзгәрешләр ярата торган кеше. Менә хәзер тагын ничек үзгәрергә икән, дип уйлап утырам (көлә). Ләкин бүгенге образым үземә бик ошый. Миллионлаган кеше: «Юк, килешми», – дисә дә, тыңламаячакмын.
 
– Бер интервьюда «йолдыз чире» йогудан куркам, дигәнсең. Хәзер дә шулаймы бу? Әллә популярлык арткан саен, фикер үзгәрәме?
 
– Үзгәрмәде. Мин, гомумән, «йолдыз чире» кагылган кешеләр белән аралашмаска тырышам. Андый кешедән: «Син шулкадәр кем булдың соң?» – дип сорыйсы килә. Үзем дә инде ул кадәр нәрсә эшләгән?! Әйе, җырларым бар. Ләкин хәзер теләсә кем җырлый ала.
 
Борын күтәрүчеләр арасында әтисенең малае булганы өчен генә тормышта нәрсәгәдер ирешә алганнар да бар бит. Аларга бит кемдер зур тырышлык белән тапкан әйбер учлап бирелә. Тормышта гаделсезлекләр болай да күп, алар да «йолдыз» булып йөри. Юк, бер дә дөрес түгел бу. Андый кешеләргә җиргә төшәргә киңәш итәр идем, дөнья бу!

– Үзең турындагы имеш-мимешләрне ничек кабул итәсең?
 
– Тыныч кабул итәм. Үземне читтән күрсәм, мин дә бер-бер нәрсә язмый калмас идем (көлә). Кечкенәрәк чакта үзем дә кайбер кешеләргә төрле эчтәлектәге комментарийлар калдыргалый идем. Ләкин шунысы кызык: миңа күбесенчә олы яшьтәге апалар яза бит. Гомумән алсак, Лэйна турында сөйлиләр икән, мин шат кына. «Синең әтиең бай бит», «мондый клипларны бай кызы гына төшерә ала», «бигрәк ачык киенәсең» кебек сүзләр шундый ошый миңа. Чөнки аларның берсе дә дөреслеккә туры килми! Әти-әнием – урта хәллеләр, кайбер артистларныкы кебек «арттан этүчем»нең булганы да юк.
 
Элегрәк мондый фикерләрне күрү минем өчен сәер иде. Бигрәк тә «маймыл бит син» кебек сүзләрне уку кызык иде. Әле дә ярый минем шикелле «маймыл»лар бар! Сикереп йөреп, сезнең кәефегезне күтәрә торган. Бөтен кеше артык тәртипле, артык дөрес булып бетә алмый инде. Аларны күзәтү дә кызык түгел бит.

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.01.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»